Логотип
Хәбәрләр

Зинһар, үпкәләп китмә. Син - мәңге күңелләрдә...

Кичә Азат Фазлыев үзенең интаграм аккаунтында әнисенең вафат булуы турында пост урнаштырды. Фазлыевлар гаиләсе, туганнары, якыннары Зөлфирә ханымның савыгуына ышандылар. Ләкин озак еллар авырганнан со...

Кичә Азат Фазлыев үзенең интаграм аккаунтында әнисенең вафат булуы турында пост урнаштырды. Фазлыевлар гаиләсе, туганнары, якыннары Зөлфирә ханымның савыгуына ышандылар. Ләкин озак еллар авырганнан соң, ул якты дөньядан китеп барды.

«Бик күп еллар барган авыруыннан соң, кичә кич әни вафат булды... Бик көчле рухлы, яшим дип, балалар, оныклар дип яшәде. Без - балалар булдырганча, көчебездән килгәнчә барысын да эшләргә тырыштык... Син бик күпләргә үрнәк булырлык булдың! Зинһар, үпкәләп китмә. Син - мәңге күңелләрдә», - дип язган Алсу Фазлыева.

Җырчының инстаграмдагы язылучылары Фазлыевлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашканнар.

Автор: Александра Иванова

Фото: Инстаграм @alsufazlyeva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк