Логотип
Хәбәрләр

«Зина кыласыбыз килми, никах укытыйк, әмма кеше бу хакта белмәсен, диләр»

Татарстан Диния нәзарәте «Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә»нең яңа басмасын кабул итте. Ул ˗ иман (гакыйдә) һәм гамәл (фикыһ) мәсьәләләрен яктырта. Нигезләмәдә җомга намазын үткәрү тәртибе, корбан ч...

Татарстан Диния нәзарәте «Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә»нең яңа басмасын кабул итте. Ул ˗ иман (гакыйдә) һәм гамәл (фикыһ) мәсьәләләрен яктырта. Нигезләмәдә җомга намазын үткәрү тәртибе, корбан чалу, зәкят бирү, никах-талак, балага исем кушу, өчесе-җидесе-кырыгы үткәрү турында сүз бара. Нигезләмә хакында Диния нәзарәте вәкилләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат җыелышында журналистларга сөйләделәр.

Миңа киләләр дә, «Икенче хатын аласым килә», диләр. «Зина кыласыбыз килми, никах укытыйк, әмма кеше бу турыда белмәсен», ˗ диләр. Никах бит ул нәрсәне аңлата? Халыкка мөнәсәбәтеңне җиткерү. Никах нәрсә өчен укытыла? Бала табырга. Ну, бала тапканда, кешеләргә никахлары беленәчәк бит. Шуңа күрә андый очракларда бер хатын белән тор дибез. Мин аны шәһвәтеңне законлаштыру гына дип атыйм.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк