Зинира һәм Ризат Рамазановлар гаиләсе күңелсезлеккә юлыккан

Зинира һзм Ризат Рамазановлар гаиләсендә кечкенә генә күңелсезлек килеп чыккан. Зинираның инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтын ватканнар. Бу хакта Ризат үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. Зинираның аккаунтын кайтара алмау сәбәпле, әлеге аккаунт хәзер инде Ризатныкы гына түгел – йолдызлы гаиләнең уртак сәхифәсе. «Сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез булса бирегә языгыз. Зинираны югалтмагыз», – дип кисәтә гаилә башлыгы.

Сүз уңаеннан, бүген артистлардан тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште. Зинираның авырып китүе сәбәпле артистларның бүгенге Кукмарада булачак концерты күчерелә икән. Җырчы сүзләренә караганда, кичәге концерт программасын да алар система алганнан соң башкарып чыкканнар.

Сак булыгыз, дуслар. Ә без Зинираның тизрәк савыгып, сәхнәгә кайтуын теләп калабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
677
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина арасындагы мөнәсәбәтләр ачыкланды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Юридик затларны теркәү тәртибе
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы