Логотип
Хәбәрләр

Зиннур Хөснияр: Урык-сурык тәрбия, яки безнең балалар кемгә кирәк?

Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, "Салават купере" журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырг...

Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил исемендәге премияләр лауреаты, танылган язучы, "Салават купере" журналы җитәкчесе Зиннур Хөснияр татар балалар әдәбиятын үстерү өчен аерым программалар булдырырга кирәк дип саный. "Татар-информ"га язган махсус мәкаләсендә ул балалар әдәбиятының бүгенге бурычларын билгели.

“Салават күпере”дип аталган нәниләр журналына нигез салынуга быел 30 ел була икән. Татар тарихында сабыйлар өчен беренче мәртәбә нәшер ителә мондый төсле журнал. Татарча тәрбия бирә, татар баласы инглизчәне белергә тиеш дигән максаттан кайбер материалларны тәрҗемә дә кыла әлеге басмаханә.

Ярый хуш, фикерем ул хакта түгел. Дөресен генә әйткәндә, татар баласының, сабыйларыбызның бүгенге тәрбиясе, киләчәк язмышы хакында төгәл фикерләр (Туйдырды буш сүзләр!) әйтермен дип, кулыма каләм алдым да, беркавымга аптырап калдым. Бала дигән нәрсә сыер савучыга да, Президент әфәндегә дә берүк дәрәҗәдә кагыла, чөнки һәммәбезнең дә баласы, оныклары бар. Бүген кеше кеше хакында уйлый торган заман түгел, ләкин ни генә булса да, адәм баласы барыбер үз йөрәк парәсе хакында кайгыртмый булдыра алмый. Сүзне, мөгаен, шуннан башларбыз. Тракторчының да, Президентның да балалары яки оныклары бар дидек. Фикерләрем тракторчы милләтәшем өчен дә һәм Президент адресына да.

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк