Логотип
Хәбәрләр

Үзизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләү көчәйтеләчәк

Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты.

Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты.

Оператив штаб «кайнар линия»сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә. Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана. Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.

Бу уңайдан республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде.

Өегездә калыгыз!

Чыганак: Оператив штаб

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк