Логотип
Хәбәрләр

Зөлфирә Шәйдуллина ник зарлана?

Карантин дигән нәрсә җырчыларга хаман эшкә керешергә бирми әле. Шуңа да артистлар авылда ята. Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина кызык итеп, авылдагы бер көнен тасвирлап язган.

Карантин дигән нәрсә җырчыларга хаман эшкә керешергә бирми әле. Шуңа да артистлар авылда ята. Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина кызык итеп, авылдагы бер көнен тасвирлап язган.

«Иртән торып абзарга чыгып китәсең. Бозаулар, сыер, кош-кортларыңа ашарга әзерләп бирергә. Таңнан ук торсаң бозауларыңны арканлап та куясың (кигәвеннәр чыккалаганчы дип). Бәрәңге бакчасында чүпне матикларга, аннан чәчәк бакчасы, аннан яшелчә... Печән чабасың, әйләндерәсең, киптерәсең, сәндерәгә ташып кертәсең. Аны киптереп керткән арада.. Чёрту! Бәрәңге бакчасына опять чүп үскән була. Пычрандым, тузан бөтен җирдә дип көн дә идәннәрне юып, мунчага утын ташып ягып җибәрәсең... Һәм көн шулай узып та китә. Әле саналмаган эшләр море. Сез инде ансын миңа карый яхшырак беләсез.

Без бүген бераз обстановканы үзгәртергә кирәк дип, урманга чыгып киттек. Машина белән, әлбәттә. Җәяү барсаң, төнгә генә кайтып төшәбез бит, бозаулар ач кала. Зарланып язуым тугел. Мин авылны бик яратам», дип яза ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бик кызыклы фото таптым әле буген? Дөрестән дә шулай бит! Иртән торып абзарга чыгып китәсең. Бозаулар, сыер, кош-кортларыңа ашарга әзерләп бирергә. Таңнан ук торсаң бозауларыңны арканлап та куЯсың(кигәвеннәр чыккалаганчы дип). Бәрәңге бакчасында чупне матикларга, аннан чәчәк бакчасы, аннан яшелчә... Печән чабасың, әйләндерәсең, киптерәсең, сәндерәгә ташып кертәсең. Аны киптереп керткән арада.. Чёрту! Бәрәңге бакчасына опять чуп ускән була???‍♀️ Пычырандым, тузан бөтен җирдә дип көн дә идәннәрне юып, мунчага утын ташып ягып җибәрәсең... Һәм көн шулай узып та китә ? Әле саналмаган эшләр море? Сез Инде ансын миңа карый яхшырак беләсез? Без бүген бераз обстановканы үзгәртергә кирәк дип, урманга чыгып киттек? Машина белән әлбәттә. Җәяу барсаң, төнгә генә кайтып төшәбез бит, бозаулар ач кала?? Зарланып язуым тугел. Мин авылны бик яратам?? Эштән дә курыкмыйбыз, аллага шөкер?? Саулык кына булсын?????? P.s. Бик күп матур фотолар ясадык. Кичкә кертермен????

Публикация от Зульфира Шайдуллина (@zulfira_shaydullina)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк