Зөлфирә Шәйдуллинадан тишекле коймак рецепты
Зөлфирә Шәйдуллина үзенең иң яраткан тишекле калын коймак рецепты турында сөйләде. Рецептны Сегә дә тәкъдим итәбез.
Зөлфирә Шәйдуллина үзенең иң яраткан тишекле калын коймак рецепты турында сөйләде. Рецептны Сегә дә тәкъдим итәбез.
Камыр өчен кирәк булачак:
- 1,5 стакан иләнгән он;
- 3 кашык сыек май;
- 3 йомырка;
- 2 аш кашыгы шикәр комы;
- 1 чәй калагы тоз;
- 0,5 чәй калагы сода;
- ярты стакан кап-кайнар су (юкарак кирәк булса, күбрәк);
- 1 савыт катык.
«Катыкны суыткычтан алдан алып куегыз, салкын булмасын. Коры савытка катыкны, 3 йомырканы ватып саласыз, яхшылап туглыйсыз. Шикәр комын, тозны салып болгатасыз. Шуннан он салып болгатасыз, аннан соң май, кап-кайнар су саласыз да, кабат яхшылап болгатасыз. Әзер булгач, сода саласыз һәм янә болгатасыз.
Табаны алдан ук кыздырып куярга кирәк. Бераз май белән сөртеп алабыз да, кыздырабыз. Аш бүлә торган чүмеч белән коймагыбызны кызган табага тигез итеп җәябез. Коймакның өсте тишекләнеп бетә, агы калырга тиеш түгел! Икенче якка шалт итеп әйләндереп куясыз да, 1 минут чамасы тотасыз ( бәлки әзрәк тә вакыт кирәк булыр). Матур тәлинкәгезгә тезеп барасыз, әле һәрберсен сыер мае белән майлап та барсагыз – тагын да тәмлерәк була!», – дип яза Зөлфирә инстаграм сәхифәсендә.
Фото: @zulfira_shaydullina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк