Логотип
Хәбәрләр

Зөлфәт Хәким – Татарстанның халык язучысы!

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка (Зөлфәт Хәкимгә) Татарстанның халык язучысы исеме бирелде. Бу хакта боерык 24 июль көнне имзаланган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка (Зөлфәт Хәкимгә) Татарстанның халык язучысы исеме бирелде. Бу хакта боерык 24 июль көнне имзаланган.

«Язучы, Язучылар берлеге әгъзасы Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка татар әдәбиятен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Татарстанның халык язучысы исемен берергә», диелгән указда. 

Википедиядән. Зөлфәт Хәким, тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов – татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе. Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.

1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. Үз авылындагы мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казан, Түбән Кама заводларында эшли. 1978-1980 елларда Совет гаскәрләрендә хезмәт итә, соңрак Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлеге ала. 1980 елларда сәнгатькә һәм әдәбиятка килә. 80нче еллар ахырыннан башлап, «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла. Мәдәният өлкәсендә ул шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм. 

Зөлфәт Хәким – тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә З. Хәкимнең «Телсез Күке» драмасы беренче урынны яулап алды. Шулай ук драматургның «Бит» пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.  

2009 елда Зөлфәт Хәким башка иҗатчылар белән берлектә, ул язган «Телсез күке» театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк