Логотип
Хәбәрләр

Зәмирә Рәҗәповага: «Кая карама – син, эшең юкмы әллә?»

Зәмирә Рәҗәпованы тәнкыйть утына еш салганнарын язып торырга мәгънә юктыр, мөгаен. Бар яктан уңган, чибәр алып баручыны яратучылар да, яратмаучылар да җитәрлек.

Зәмирә Рәҗәпованы тәнкыйть утына еш салганнарын язып торырга мәгънә юктыр, мөгаен. Бар яктан уңган, чибәр алып баручыны яратучылар да, яратмаучылар да җитәрлек.

Һәрнәрсәнең чиге бар, түземлек тә тиз арада бетергә мөмкин. Бүген Зәмирә дорфа телле укучысының фотосын инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырырга булган.

«Мине бер нәрсә гаҗәпләндерә, миңа кадалып, җыен пычрак сүз язучылар җыенысы карт хатыннар. Нишләп микән? Алар минем әнидән дә өлкәнрәкләр. Мин аларның балаларыннан яшьрәк. Ничек шулай балачага белән булышасы килә микән ул???» – ди алып баручы.

Шактый укучылар әлеге комментарийлар аркасында кәефне төшермәскә киңәш әйтәләр. «Бу өч көнлек дөньяда кеше кәефен бозып ятмаса, эше беткән. Ошамаса – укымасын», – ди бер ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк