Логотип
Хәбәрләр

Зуля Камалова альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум җыелган

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум акча җыелган. Бу – кирәкле сумманың 8 проценты....

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум акча җыелган. Бу – кирәкле сумманың 8 проценты.

  • Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплавы турында игълан иткән иде. Проект “Планета” платформасында 28 май көнне башланып китте. (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova).

Проект Голландия музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак.

Әлеге платформа аша 24 июльгә кадәр акча күчерергә мөмкин.

Зуля Камалова проектына җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, журналист Антон Райхштат, музыкант Рәдиф Кашапов, музыкант Ольга Арефьева, журналист һәм галим Илшат Сәетов кушылган.
 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк