Зур сәүдә үзәгендә янгын хәбәре эшли башлап, кешеләр бикләнеп калган
Башта янгын сигнализациясе эшли башлаган. Аннан соң экран сүнгән. Түбән Камада зур сәүдә үзәгендә янгын хәбәре эшли башлаган. Бу вакытта кешеләр кинотеатрда сеанс карый торган булган. Бу турыда НТР...
Түбән Камада зур сәүдә үзәгендә янгын хәбәре эшли башлаган. Бу вакытта кешеләр кинотеатрда сеанс карый торган булган. Бу турыда НТР каналыхәбәр итте.
Башта янгын сигнализациясе эшли башлаган. Анна соң экран сүнгән. "Без баскычтан төшеп, запас ишек янына бардык. Ул ябык иде", - дип сөйләгән бу вакыйганың шаһиты.
Сәүдә үзәге генераль директоры да янгын хәбәре эшли башлаганын раслаган. "Безнең сүндергечләр ватылган. Мин иртүк белгечләр чакыртып, системаны тикшерттем. Ишекләрнең кайберләре ачылды, кайберләре - юк. Мин аларга моның начар булуын аңлаттым. Бүгенге көннән барлык ишекләр дә автомат режимда ачыла торган булачак", - дигән ул.
Шулай да, тулысынча автоматикага ышанырга ярамый. Ишекләр кул белән дә ачыла торган булачак.
Фото: видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк