Логотип
Хәбәрләр

Зур югалту: Айдар Галимов якын дустын юксына

«2017 нче елның 27нче июле, гадәти бер көн, инде кичкә авышып бара. Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында минем ачык һавадагы җәйге концертым... Әзерләнеп йөрибез, көтмәгәндә телефон шалтырады, бе...

«2017 нче елның 27нче июле, гадәти бер көн, инде кичкә авышып бара. Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында минем ачык һавадагы җәйге концертым... Әзерләнеп йөрибез, көтмәгәндә телефон шалтырады, бер-бер артлы төрле яклардан смслар килә башлады, тагын шалтыратулар... Бу коточкыч хәбәрнең яшен тизлеге б-н шулай таралуы, кызганычка каршы, аның чын икәнлегенә ышанырга мәҗбүр итә иде...

Иң авыры - үзеңне кулга алып, халык алдына чыгып концертны башлау ...

Ничек, нинди сүзләр белән башлаганымны хәтерләмим, барысы да шул минутта йөрәктән чыккан сүзләр иде. Хәния хакына бер минут тынлык игълан иттек, һәм мин аңа багышлап "Кадерле җан" җырын башкардым. Гомеремдә иң авыр концертларның берсе шушы булгандыр.
Икенче көнне таң белән Хәния б-н мәңгелеккә хушлашырга Тәтешлегә киттек.. И узган гомер, инде ике ел үткән дә киткән. Ике ел Хәниясез.
Сагынабыз Сине, бик юксынабыз, Дускаем...» - дип хәтер китабын яңарта Айдар Галимов. 

Әлеге истәлекләрнең язылу сәбәбе - кичә, Татарстанның һәм Башкортсанның халык артисты Хәния Фәрхинең арабыздан киткәненә ике ел булган. Иҗатташ дусты артистканы сагынып шушы хатирәләрк белән Инстаграмда уртаклаша.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @aidar_studio

Посмотреть эту публикацию в Instagram

2017нче елның 27нче июле, гадәти бер көн, инде кичкә авышып бара.. Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында минем ачык һавадагы җәйге концертым... Әзерләнеп йөрибез.., көтмәгәндә телефон шалтырады, бер-бер артлы төрле яклардан смслар килә башлады, тагын шалтыратулар.. Бу коточкыч хәбәрнең яшен тизлеге б-н шулай таралуы , кызганычка каршы аның чын икәнлегенә ышанырга мәҗбүр итә иде... Иң авыры - үзеңне кулга алып, халык алдына чыгып концертны башлау ... Ничек, нинди сүзләр белән башлаганымны хәтерләмим, барысы да шул минутта йөрәктән чыккан сүзләр иде.. Хәния хакына бер минут тынлык игълан иттек, һәм мин аңа багышлап " Кадерле җан" җырын башкардым... Гомеремдә иң авыр концертларның берсе шушы булгандыр.. Икенче көнне таң белән Хәния б-н мәңгелеккә хушлашырга Тәтешлегә киттек.. И узган гомер, инде ике ел үткән дә киткән... Ике ел Хәниясез.. Сагынабыз Сине, бик юксынабыз, Дускаем.. ⠀ #айдаргалимов

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк