“Абзыйның төше”

ХАФИЗ ХАММАТУЛЛИН

 

Әсәрнең режиссеры Ренат Әюпов безнең коллективны яхшы белә. Иҗади эшчәнлегебез  2002 елдан – Б.Сәлахов әсәре буенча куелган “Яр” спектакленнән башланган иде. Мин анда төп рольне – Нигезен югалткан Ирне уйнадым. Алга таба “Сөннәтче бабай”, “Остазбикә”, “Мөһаҗирләр”, “Хуҗа Насретдинның биш хатыны”әсәрләре дөнья күрде. Шуңа да режиссер безнең мөмкинлекләрне тәмам белеп бетерде, дип әйтәсем килә. Ренат Хәсәнович Князь ролен тәкъдим иткәч, шатланып риза булдым. Рус классикасында уйнау күптәнге хыялым иде.Гомумән, репертуардагы классик әсәр артист өчен дә, театр өчен дә зур җаваплылык та, алга таба атлаган зур адым да булып тора.

 

 Юк һәм тагын бер тапкыр юк. Үз холкыңа гына хас рольләр уйнау белән синең  тамашачыга кызыгың калмас иде. Артист ул – нәкъ менә үзеңә хас булмаган сыйфатларны ышандырырлык итеп халыкка  җиткерә белүче,  дип аңлыйм.

 

Режиссер бу спектакль аша һәр заман өчен актуаль булган яхшылык белән явызлык көрәшен ассызыклый. Кешеләргә бераз гына тукталып үз-үзләренең эш-гамәлләренә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.Син кайсы юлдан атлыйсың? Акча артыннан гына куасыңмы? Кемнедер алдыйсың, кемнедер рәнҗетәсеңме? Әсәрдә болар тагын да ачыграк сурәтләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
380
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы