“Ай тотылган төндә”

Пьесаның язылуына ярты гасырдан артык вакыт узып, йөзләгән театрларның сәхнәләре аша узса да, ул бүгенге көндә дә яңгырашын югалтмаган әсәр. Мостай ага Кәримнең 100еллыгы якынлашкан вакытта, театрның бу әсәргә алынуы гаҗәп түгел. 

Әсәрне  театрның баш режиссёры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Фаил Ибраһимов сәхнәләштерде. Спектакльнең рәссамы Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов. Аның Чаллы театры белән иҗатташлыгы Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштергәндә башланган иде.

Спектакльгә көйләрне театр белән иҗади дуслыкта торучы композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин (Казан) язды. А.П.Чеховның “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә...” , Р.Сабырның “Сигезле биюе” моңсу комедиясендә дә нәкъ менә аның көйләре яңгырый. Иҗат төркемендә биюләрне куючы Нурбәк Батуллинның (Казан) да булуы театр өчен зур яңалык булды.

Трагедиядә Тәңкәбикә ролен Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Энҗе Шиһапова башкара. Казан театр училищесын тәмамлап, бу сезонда гына труппага килеп кушылган театрның иң ящь артистлары Руслан Әюпов (Акъегет), Зөлфия Гыйльметдинова (Зөбәрҗәт), Зөлфия Галиуллиналарның (Шәфәкъ) исә тәүге дебютлары.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2601
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
931
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1383
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1147
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
893
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1307
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
942
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы