Логотип
Якыннан килеп кара

“Байбичәләр”

Шамил Шафиков   Буа театрының директоры Раил Илдар улы Садриев К.Людвигның “Примадонны” дип аталган спектаклен күптәннән сәхнәгә кую хыялы белән йөргән иде. Рольләрне җентекләп өйрәнү һәм мәгънәсе...

Шамил Шафиков

 

Буа театрының директоры Раил Илдар улы Садриев К.Людвигның “Примадонны” дип аталган спектаклен күптәннән сәхнәгә кую хыялы белән йөргән иде. Рольләрне җентекләп өйрәнү һәм мәгънәсенә төшенү өчен ул безне Санкт-Петербургка әлеге спектакльне карарга алып барды. Без барыбыз да аннан зур тәэсирләр белән кайттык.

 

 

Ләкин әлеге спектакль безнең сәхнәгә тиз генә менмәде. Аңа кадәр Илсур Мортазин инсценировкасы буенча куелган “Булса да була икән...” комедиясе сәхнәләштердек. Ул спектакльдә кәләшнең әнисе булып уйнадым. Хатын-кыз образын оста башкаруым нәтиҗәсендә, “Байбичәләр” комедиясендә дә миңа төп рольләрнең берсе – Ленар Касыймов һәм Фирдәвес рольләрен ышанып тапшырдылар.

 

Минемчә, әлеге рольләрне тулысынча ачу өчен артист белән герой арасында холык охшашлыгы булу зарур. Гомумән, мин уйнаган кайсы гына рольне алып карасак та, охшаш якларыбыз шактый. Тормышта үзем дә Ленар Касыймов кебек бик аралашырга яратам, төрле уңайсыз хәлләргә эләккән очракта да аннан чыгу юлын табарга тырышам һәм, әлбәттә инде, үземне Фирдәвес кебек шаян һәм юмор хисенә бай дип уйлыйм.

 

Режиссер Азат Зарипов бу спектакль аша халыкка ике төрле фикер җиткерергә тели. Беренчедән, ул без капчыкта ятмый дип әйтә, яки алдау, ялганның, кайчан да булса барыбер ачыкланачагын аңлатырга тели. Шулай ук мәхәббәт темасын да күтәрә. Чөнки мәхәббәт барлык киртәләрне дә җимерә. Минемчә, әлеге спектакль шуның бер дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк