Буа Дәүләт драма театрының «Афәрин, Артист» спектакле

Буа Дәүләт драма театры артисты Ләйсән Каюмова:
Пьесада татар театрының аякка басу чоры тасвирлана. Минемчә, бу бик әһәмиятле тема. Татарда театр барлыкка килү – ул аерым бер чор!
Мине Ринат Харис әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Афәрин, Артист» спектаклендәге Ләбибә ролен уйнарга чакырдылар. Героем – гади бер кер юучы кыз. Ләкин аның матурлыкка, югарыга, сәнгатькә омтылышы бар. Төп герой Морасинский өчен театр, музыка – җан азыгы, ә Ләбибә – Морасинскийның ижат музасы. Алар аерылгысыз! Героинямның хисләрен үзем аша үткәреп, акрынлап Ләбибә образына килдем. Минемчә, һәрбер кеше матурлыкка, сәнгатькә омтылырга тиеш, юкса ул югала, юлдан яза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
5 гыйнвар 2021 - 12:41
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан