Логотип
Якыннан килеп кара

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Көтәм сине…» спектакле

  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин:   Спектакльдә тискәре образ – сутенер Камил ролен гәүдәләндерәм. Начар кешене беренче тапкыр уйныйм. Ролем бик кызыклы,...

 
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин:
  Спектакльдә тискәре образ – сутенер Камил ролен гәүдәләндерәм. Начар кешене беренче тапкыр уйныйм. Ролем бик кызыклы, үзенчәлекле. Читтән караганда, гадел, итагатьле, ярдәмчел кеше кебек, елмаеп кына сөйләшә, мөлаем. Ә инде эчен карасаң, ул – бик явыз һәм куркыныч кеше. Үз теләгенә ирешү өчен, башкаларны таптап китәргә дә мөмкин. Шул икейөзлелекне күрсәтү кызык та. Монда төрле интонация, төрле хис төсмерләре кулланырга була. Спектакльдә бүгенге заманга хас проблемалар тасвирланган. Сәяси сугыш чорында балалар тәрбияләү, гаилә мөнәсәбәтләре, гомумән, кешеләрдәге икейөзлелек, алдау һәм алдану… Спектакль бүгенге көндә яшәргә өйрәтә, чишелми калган кайбер мәсьәләләргә җавап табарга ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк