Логотип
Якыннан килеп кара

“Кичер мине, әнкәй”

 Халидә Сөнгатуллина: "Кичер мине, әнкәй"не куярга дип алдагы елларда ук сүз булган иде, бәхеткә минем юбилейга атап сәхнәләштерелде. Шушы спектакльдә уйнарга тиеш булганмын күрәсең. «Кичер мине, ә...


 Халидә Сөнгатуллина:

"Кичер мине, әнкәй"не куярга дип алдагы елларда ук сүз булган иде, бәхеткә минем юбилейга атап сәхнәләштерелде. Шушы спектакльдә уйнарга тиеш булганмын күрәсең. «Кичер мине, әнкәй» яхшы әсәр, күпме еллар үтсә дә ул хәзер дә актуаль. Аны  мәктәп балаларына күрсәтсәң, отышлы булыр иде. Чөнки Миргаян кебек малайлар бүген дә бар. Алар сәхнәдән үзләрен күрерләр иде. Миргаянның ихтыяр көче, тырышлыгы – күпләргә үрнәк.

 

Миңзифа белән минем охшаш якларым  да бар. Шуңа героемны уйнау авыр булмады. Мин үзем дә ана, бала үстерәм. Икенчедән, ишле гаиләдә эшләп үстем. Дөньяның ачысын да төчесен дә татырга туры килде. Миңзифа ул һаман җырлый, сагына. Ул бик бала җанлы, түзем, сабыр, тырыш ана. Миргаянны үстереп кеше итәр өчен бөтен көчен куя. Ролемне чынбарлыкта булгандай кабул итеп башкардым. Улым Миргаян белән бер авылга күченеп киткән кебек яшәдем. Улымны Илфат исемле актер уйный. Аны үз балам кебек яраттым. Уңышлар аңа. 

 

Миргаян  үз әнисе Дилфүзәне, ташлап китеп, аңа никадәр авырлыклар, кынлыклар тудырганы өчен  гафу үтенергә мәҗбүр итә. Миңа калса, һәр кеше үз эшләре, кылган гамәлләре алдында иртәме-соңмы җавап бирергә, хисап тотарга  тиеш. Миргаян тапканын түгел, бакканын үз әнисе итеп сайлый.  Бу гадәти генә спектакль түгел, бала кырыс дөньяда мәрхәмәтле, кешелекле  булып кала. Тормыш сынауларына  бирешми, катлаулы  хәлләрдә югалып калмый  үз юлын тапкан кешеләр һәрвакыт бәхеткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк