Логотип
Якыннан килеп кара

«Кызлар кызык итәләр»

Режиссеры – Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе Рөстәм Галиев. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт...

Режиссеры – Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премия иясе Рөстәм Галиев.
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артисты Раушан Асатов:
 
«Кызлар кызык итәләр» – театрыбызның иң беренче спектакле, шуңа аның яңа торгызылган вариантында Ризван образын башкару минем өчен үтә дә җаваплы, дулкынландыргыч булды. Режиссерыбыз миңа бу  рольне тәкъдим иткәч, җиң сызганып эшкә керештем.
 
Рольне тулысынча ачу өчен артист белән герой арасында холык охшашлыгы булу зарур, чөнки актер, рольне башкарган вакытта, аның характерын үз күңеле аша үткәрә. Шуңа да режиссер, рольләрне бүлеп биргәндә, актерларның образ белән охшашлыгын күзаллап эш итә, минемчә.
 
Режиссер шушы әсәр аша кешегә АНТ сүзе белән шаярмаска, әйткән сүзне, биргән вәгъдәңне үтәргә кирәклеген җиткерергә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк