Логотип
Якыннан килеп кара

Татарча солянка серләре

  Тик вакытында килеп җитә алмадым (сәбәбе бар) ашыга-ашыга 17.10 да килеп кердем. Өс киемемне салырга дип төшсәм, гардеробтагы ханым: “Тунны эләргә урын юк”, – ди. Димәк, зал шыгрым инде мин әйтәм....

  Тик вакытында килеп җитә алмадым әбәбе бар) ашыга-ашыга 17.10 да килеп кердем. Өс киемемне салырга дип төшсәм, гардеробтагы ханым: “Тунны эләргә урын юк”, – ди. Димәк, зал шыгрым инде мин әйтәм. Ялына торгач, бер урын табып элделәр анысы. Миннән соң  килүчеләр концерт залына туннарын кулга тотып керергә мәҗбүр булды.

Залга килеп кергәндә Сәхнәдә Иркә иде. Бик тазарган дигәннәре дөрес булып чыкмадымы, әллә ябыгырга өлгергән, төс кыяфәте килешле, ачык босоножкасы аша аяк тырнаклары  кып-кызыл төстә икәне аерым ачык күренде. Ә менә нинди жыр жырлавы  истә түгел. Иркә кереп китүгә, берсе артыннан берсе чыккан яшь җырчыларның ни исемнәре хәтердә түгел, ни жырлары. Алар әйтерсең лә подиумда мода күрсәтә. Макияж шәп, күлмәк килешле – ә нәрсә җырлау, ничек җырлау мөһимме инде?!

Әйтик, Гөлназ Халикова исемле җырчыны беренче күрәм, беренче ишетәм. Экрандагы клибына караганда, бай әтисенең кызы ул. Җитеш тормышта яши. Сәхнәгә шуны күрсәтер өчен генә менгән. Гөлназ Батталова озын буйлы, кара кашлы татар кызы, образы ошады, тик җыр сәхнәсенә чыгу өчен бу гына аз әле.Ильназ Гарипов тоташ актан киенгән – ак джинсы, футболка һәм ак кардиган. Алып баручылар Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәрова аннан пижама дип көлделәр. Ә егетнең тавышы да бар, моңы да. Илназ Бахка да эләкте, янәсе кыш бабайның эчке киемен киеп чыккан. Тик ул кигән күлмәк һәм чалбар ямаулары асылда матрас тышын хәтерләтте. Хәер, алардан соң чыккан Илдар Әхмәтов, Ландыш Нигъмәтжанова, Ләйсән Гимаева, Рамил Асаев та әллә ни куандырмады. Менә Хәния Фәрхинең чыгышы ичмасам күңел кайткан концертка ямь өстәде дисәң дөрес булыр! "Үпкәләсәң әйдә үпкәлә" – минем балачак жыры! Хәния өчен юбилей киче иде бу – Габделхәй белән кушылуларына 22 ел, кызлары Алсу тууга 21 ел. Сәхнәгә ак розалар алып чыктылар – Габделхәй бүләге иде бу!

15 минутлык тәнәфес! Уникс залы эссе,  җилләтелми, фойеда саф һава ичмасам!

Тәнәфестән керешкә янымда утыручылар пышылдаша: "Икенче бүлегендә дә яшьләр булмаса ярар иде". Димәк аларның да күңелләре таныш жырларны көтә, ичмасам кушылып жырларлык булсын иде.

Икенче бүлек! Салават белән Гүзәлем: "Син"! Матур пар, сүз дә юк, тик банкет, туй, юбилейда җырлау да җитәр иде үзләренә! Алардан соң 10лап мин танымый торган егет-кыз сәхнәгә чыгып керде. Тик җыр тыңлап ләззәтләнү хисе һаман тумады.

Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлдания Хәйруллиналар да концерттан күңел кайтып йокымсырап утырган күңелне уятып җибәрә алмады. Ниһаять....
Ниһаять сәхнәдә ул күренде. Кем дисезме – Элвин Грей! Радик Юльякшин! Юк, мин анын фанаты тугел, җырларын радиодан туры килгәндә генә тыңлаганым булды. Тере килеш беренче күрүем. Халык ярата дип ишеткән бар иде, дөреслектә дә шулай икән. Шаккаттым, тамашачы уянып китте, кушылып жырлый, елмая, хәтта урыннарыннан торып бии башладылар. Залга аңлатып булмаслык дәрт иңдерүче Радик Юльякшинны моңлы жырчы дип әйтеп булмый билгеле. Тик аранжировкасы югары дәрәҗәдә, сәхнәдә иренеп басып тормый, тирләп-пешеп бии, киеме дә причёскасы да гадәттәгедән башка. Үзгәреш җиле иде бу. Менә сиңа мә... Өч җыр буена Радик меңләгән кешелек залны бер тында тотты да, шуның белән концерт бетте! Концертның шушы өлеше генә истә!

Тамаша әле бетмәгән икән, кием алганда халык берсен берсе этешә-төртешә чират тора. Җитмәсә су буе чират торасы килмичә, яннан керүчеләр арасында низаг купты, цензурасыз сүзләренә караганда мондый концертка кемнең йөрүе анлашылды! Дөресен әйткәндә 4 сәгать ярым барган концертта вакыт узганы артык сизелмәде дә. Тик 35 җырчыдан бары бер Хәния Фәрхи генә күңелгә керде, бер Элвин Грей залны куптарды, калганнары кайтып җиткәнче онытылды. 

Фотолар Инстаграмм челтәрендәге шәхси битләрдән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк