Логотип
Якыннан килеп кара

Театр халыкка хезмәт итәргә тиеш

Биредә төрек язучысы Намикъ Кәмалның (Г.Камал тәрҗемәсе) ике бүлектән торган “Кызганыч бала” спектакле һәм “Гыйшык бәласе” дигән спектакль күрсәтелә. Шушы көн татар театрының туган көне буларак тар...

Биредә төрек язучысы Намикъ Кәмалның .Камал тәрҗемәсе) ике бүлектән торган “Кызганыч бала” спектакле һәм “Гыйшык бәласе” дигән спектакль күрсәтелә. Шушы көн татар театрының туган көне буларак тарихка кереп калган. Бүген исә театр сәнгатеннән башка үзебезнең мәдәниятне күз алдына да китерә алмас идек”.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгында урнашкан Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда "Татар мәдәнияте коды: беренче татар театрына 110 ел" күргәзмәсе ачылышында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдирe?Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗан әнә шулай дип сөйләде.

"Биредәге экспонатларның һәрберсе турында да бик күп сөйләргә мөмкин, барысы да бик әһәмиятле. Мәсәлән, К. Тинчуринга багышланган почмакта аңа "Сәйяр" труппасы бүләк иткән алтын сәгать куелган. Без аны бары тик аеруча әһәмиятле чараларда гына күрсәтәбез ", – диде ул.

 

 Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музееның җитәкчесе Мария Давытова әйтүенчә, күргәзмәгә әзерлек май аенда ук башланган. "Бу эш минем өчен бик кызыклы булды”, – дип искә алды ул.

 Биредә Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский Фатыйма Ильская, Кәрим Тинчурин, Хәлил Әбҗәлилов һ.б. шәхесләргә, театрга кагылышлы төрле әһәмиятле документлар, афишалар, буклетлар һәм программалар, костюмнар, бизәнү әйберләре, фотографияләр, газеталар һәм журналлар тупланган.

.

 Күргәзмә ачылу тантанасына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Наилә Гәрәева, Ренат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакиров та килгән иде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева мондый күргәзмәне оештыру әле беренче тапкыр дип белдерде. "Бу бик зур вакыйга. Бүген мин зур дулкынлану кичерәм, чөнки мин үзем шушында күрсәтелгән тарихның бер өлеше. Миңа театрның олпат актерлары белән бер сәхнәдә уйнау насыйп булды. Без алардан барысын да сеңдердек. Театр алар тормыш, иде. Бу хис безгә дә күчте", – дип сөйләде ул.

 

 Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдинов театрда 1961 елны эшли башлый. Ул вакытта театрда яшьләр бик аз. Иң яшенә дә 40лар булгандыр. “Бүгенге көндә, Аллага шөкер, театрга өметле яшьләребез килә, димәк милләтебез дә яшәячәк”, – дип тәмамлады ул сүзен.

 Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров 1906 елда татар милли театры тууын кешенең беренче тапкыр милли горурлыгы уяну белән бәйле дип аңлатты. "Без шулай итеп руслардан берни белән дә ким булмавыбызны дәлилләдек. Театрның элекке артистларын җәүһәр ташларга тиңләргә мөмки. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган. Кызганычка каршы, ул вакытта кино булмаган. Ничек оста уйнаган булырлар иде.  Татар театын халык халык өчен төзеде һәм ул аңа хезмәт итәргә тиеш", – дип белдерде ул. 

Кичә барышында Г.Камал театры директоры Илфир Якупов та бу эштә ярдәм итүче музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк