Логотип
Якыннан килеп кара

“Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!”

  Зөбәрҗәт Халикова   «Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!» спектаклендәге Елена Андреевна роленә килү тарихы.    Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимовның Елена Андреевна роленә чакыруы минем өч...

 

Зөбәрҗәт Халикова

 

«Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә!» спектаклендәге Елена Андреевна роленә килү тарихы. 

 

Театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимовның Елена Андреевна роленә чакыруы минем өчен бераз гына көтелмәгәнрәк булса да, мин бик теләп ризалаштым. Чөнки русныкында гына түгел, ә дөнья классикасында да мөһим урын алып торган А.П.Чеховның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнау һәп актер өчен дә зур бәхет һәм олы мәктәп дип саныйм.  Моңа кадәр Әлмәт театрында Фаил Ибраһимов куйган спектакльләрдә катнашып, Чаллы театры труппасы белән аралашып торсам да, иҗади дуслыгыбыз “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә...” (“Дядя Ваня”) спектаклен сәхнәләштергәндә тагын да ныгыды дияр идем. Труппа мине бик тиз үз итте, үземә дә яңа актерлар белән эшләү бик ошады.

 

 

 

Образны тулысынча ачу өчен  актер һәм персонаж арасында холык охшашлыгы булу зарур дип әйтә алмыйм. Чөнки актер иҗат иткән образлар арасында капма – каршы холыклылары да очрый. Ләкин образ тудырганда актер өчен шунысы бик мөһим – ул үзе башкарачак персонажның барлык булган кимчелекләрен һәм тискәре якларын да чын күңелдән яратырга тиеш. Шул очракта гына уңышлы образ иҗат итәргә мөмкиндер, мөгаен. Мәсәлән, эш барышында минем холкым белән аз гына да уртаклыгы булмаган Елена Андреевнаның аңа гына хас сыйфатларын эзләү, табу минем өчен бик кызыклы булды. 

 

Ничекуйлыйсыз, режиссер бу спектакль ашахалыкканәрсә әйтергә тели?

 

Чеховны бөтен дөнья уйный, аның әсәрләренә мөрәҗәгать итеп театрлар үзләренең көчләрен сынап карый. Актерлар һәм режиссер өчен бу – зур мәктәп, театр өчен – саллы репертуар. Режиссер  бу спектакль аша киләчәк буынга да мөрәҗәгать итә кебек. Спектакльдә йөз елдан соң кешеләр ничек яшәрләр, дигән сорау куела. Һәм менә бер гасыр, хәтта 120 ел узгач, без адәм балаларының әллә ни үзгәрмәгәнен аңлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк