Логотип
Якыннан килеп кара

«Югалган көн” табылды...

    Премьераны карарга язучының хатыны Нәкыя ханым Гыйлаҗева  белән язучының уртанчы улы драматург Мансур Гыйләҗев  кайтты. Килгэн кунаклар арасында театрыбызның һәр спектаклен карарга тырышкан һәм...

    Премьераны карарга язучының хатыны Нәкыя ханым Гыйлаҗева  белән язучының уртанчы улы драматург Мансур Гыйләҗев  кайтты. Килгэн кунаклар арасында театрыбызның һәр спектаклен карарга тырышкан һәм аны зурлап бәя биргән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Найлә апа Гәрәева, Аяз Гыйләҗевның кулъязма һәм басма әсәрләрен җыйнап өйрәнгән белгеч-галимә Миләүшә Хабутдинова, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры  Рашат Фәйзерахманов, Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры Роберт Шәймәрдәнов һәм башка бик күп кунаклар белән беррәттән театрыбызның  һәр спектаклен карап бәя бирүче  аксакалыбыз Гомәр ага Мәрдәнәв, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм аның гаиләсе дә бар иде. Билгеле инде, барыбыз да бик дулкынландык. Әсәр күп еллар элек язылган, заманында уйналганнан соң авторны өлкә комитетына чакыралар, рәхмәт әйтер өчен түгеллеге дә мәгълүм. Аңлагансыздыр, еш сәхнә тоткан әсәр түгел, әмма кыйммәт әсәр.

        Язучының хатыны Нәкыя апа да: “Аязымның бик сәхнәгә куйдыртасы килгән әсәрен сәхнәгә куйды Рамил, иремнең вафатыннан соң 15 еллыгына Г.Камал театры сәхнәсенә “Яра” спектаклен куйган иде, бик шәп, искиткеч спектакль иде ул, озак барды, барган да булыр иде Наил Әюпов вафатыннан соң тукталды. Һәм менә Аязымның 90 еллык юбилеен да онытмаган, Әтнә театры Аяз өчен, безнең өчен бик кыйммәт булган әсәрен “Югалган көн” не дөньяга чыгарды...” – диде.

Спектакльнең рәссамы – ТР халык рәссамы С.Скоморохов, композиторы – М.Әхмәтшин, тавыш операторы И.Гатиятуллин.

     Бер-берсенә җиде ят булган, төрлесе-төрле тормыш шартларында гомер иткән кешеләрнең аэропортта очраклы очрашуы чыннан да очраклымы? Очкыч көтәргә мәҗбүр булган юлдашларның һәркайсының үз фикере, үз дөреслеге, үз каланчасы...Ә шулай да бердәнбер хакыйкать бармы? Ул кайчан һәм кем тарафыннан әйтелер? Яшәешебезнең югалган көннәре никадәр?

    Татар драматургы Аяз Гыйлаҗев тирән психологизм остасы буларак, персонажларның шәхси тормышы, фикер көрәше, хисләр үстерелеше аркылы мәңгелек сорауларга җавап эзли. Әнә шул автор фикерләрен, уйлануларын Йосыф –Таһир Габидуллин, Әхмәтхан –Эльмир Нургалиев, Зәмирә-Язилә Ильясова, карт-Камил Бәйрәмов, Маннур –Илфат Шәфигуллин, Нәҗип- Раил Сәләхиев, геолог – Айдар Вәлиев, Гафуров-Нияз Заһидуллин, чемоданлы кеше –Фаяз Хөсәенов, Жанна-Зөһрә Хөсәенова, хатын ролен башкарган Сылу Бәйрәмова тамашачыларга җиткерә алдылар.

     “Бер-беребезне аңламыйбыз...”, “32 өлкәдә тамчы да яңгыр юк...”, “Игенче телен оныткан...”, “Скрипкачы Мәхмүт”, “Үлгән бит инде... каладагы бикәченә калыр...”, “Боз ага боз...”, “Бәхетнең кодрәте бар аның”, “Теләнчеләр, ваемсыз яшәргә күнектек, ялкаулыкка өйрәндек, кемгә барып ялыныр идек...” “Җир киләчәген кем уйларга тиеш?””Итәк кисеп җиң ямаучылар”, “Утрауда 5-6 ел яшәсәк, бер-беребезне ашарга әзер...” , “Баш исән булсын”... - артистларыбыз авызыннан ишетелгән әлеге сүзләр тезмәсе дә әсәрнең ни дәрәҗәдә фәлсәфи, ни дәрәҗәдә тирән, ни дәрәҗәдә тәрбияви икәнлегенә ишарә.

     Чынлап та әсәр комедия түгел, драматик повесть. Башта аптырата, аңлап та җиткереп булмый, аңлый- төшенә башлагач, калтырата, Фаяз Хөсәеновның чемоданлы кешесе әйтмешли, өшетә. Кай яктан аңларга белми тилмергән тамашачыны шундый иттереп бүгенге яшәешебезгә китереп куя, ара-тирә тын алырга да куркып утырасың. 50 ел элек язылган әсәр бүгенгебезне күз алдыбызда ачты да салды. Күңел күзебезне сөртеп алгандай булды. Беренчел бәянең ялгыш икәнлеген дә күрсәтте. Җилбәзәк кыз итеп кабул иткән Жаннадагы контраст, тыйнак, сөйкемле Зәмирәнең танымаслык үзгәрүе ашыкмаска өйрәтте.

      Спектакльнең соңгы бер сәгатен тын да алырга куркып, спектакль эченә кереп китеп, анализлап карадык. Бүгенгебезнең, тыныч, ваемсыз тормышыбызның да асты-өскә килгән күк булды. Режиссерыбызның алдан күрүчәнлеге, осталыгы, артистларыбызның рольгә туры килеп аны ача алулары, коллективның бер-берсен аңлап эшләве, ул яктырту, ул кием булсын... - үз эшен эшләде. Авыр заманда куелган авыр әсәр “Югалган көн” табылды. Үз бәясен - олы бәясен алды. Тамашачылар, без, автор- драматургның халыкка ни әйтергә теләгәнен аңладык, артистларыбыз менә шуны безгә җиткерә алдылар.

       Нәкъ менә шуңадыр язуның тормыш иптәше  Нәкыя апа Гыйләҗева, улы Мансур Гыйләҗев сәхнәгә менеп, олы рәхмәтләрен җиткереп, артистларыбызга чәчәкләр бүләк иттеләр.

      - Рамилгә олы рәхмәтем, Аязымның хыялланган, иң куйдыртасы килгән спектаклен сәхгәгә куйды. Мансурым драматург, бергә эшләрләр әле, моңа өметем зур. Артистлар шундый итеп уйнады. Мин бик рәхмәтле, сүзләрем куп, озак сөйләмәс өчен иң кирәклеләрен генә сайлап әйтәм...- Нәкыя апа сөйләгәндә күңелгә горурлык хисе иңде.

     - Зур горурлык кичереп утырдым бүген, халкым өчен горурландым, татар театр сәнгате өчен горурландым. Әтиебез белән горурландым, үзебез өчен куандым. Кичерешләрем тирән... Менә бу хисне миңа бүген Әтнә театры бүләк итте. Мин бик рәхмәтле...- дип башын иде Мансур Аяз улы.

      Язучының басма әсәрләрен, кулъязмаларын өйрәнеп фәнни эш яклаган  Миләүшә Хабутдинованың безнең артистлар белән горурланганын күреп, хәтта күзгә яшь килде. Шундый дулкынланып:” Куркып кайткан идем. Автор сүзләрен үзгәртәләр хәзер, театр коллективлары үз вариантларын кертәләр, я бер сүзе тәшеп кала, я автор сүзе булмый. Я өстиләр. Ә Әтнә артистлары шундый, нәкъ менә Аяз абыйча итеп уйный алдылар, һәр сүзе үзенеке, интонация, паузасына кадәр бар...Ул уйнау осталыгы. Без барыбыз да бик рәхмәтле... Кайда куйсалар да, халык аңларлык, яратып кабул итәрлек, югары дәрәҗәгә, югары бәягә лаек спектакль булган бу..- дип куз яшьләрен сөртеп алды.

   “Югалган көн”дә Сылу Бәйрәмова уйнаган рольне башкарган Наилә апа Гәрәева да спектакльнең премьерасын һәрвакыттагыча югары бәяләде. “Әтнә театры бәхетле аның Рамиле бар. Бүгенге көндә мондый әсәргә алыну да зур батырлык. Авыр әсәрне алар тагын җиңде. Яратып китәм..”,- диде. Чаллы кунагының фикере дә шул чама. “Бик көчле, актерлар бик оста...”,- дип дәвам итте.

Кунаклар килә дә китә, күңелләре булсын дип тә әйтергә мөмкиннәр, иң көчле тәнкыйтьчеләр үзебезнекеләр. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының:” Авыр... авыррак... Артистларыбыз бик әйбәт уйнады...” , дип әйтүе премьерага югары бәя булгандыр.

     Аксакалыбыз Гомәр ага да шат. “ Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә” спектакле белән Халык театры исемен алган идек без. Биш әсәрен сәхнәләштердек. “Югалган көн”не Рамил куйды. Сокландым... Горурландым...”- диде.

    Аллага шөкер, Әтнә театрының тамашачыга тагын бер бүләге бу спектакль. “Ах” итеп карый, үзебезгә бәя бирдертә, уйлата һәм сокланып карый торган. Режиссерыбыз ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыевның биш ел дәвамында әзерләгән, күз алдында тотып яшәгән, рольләргә артистлар сайлаган, мең кат уйлаганнан соң дөньяга чыгарган җимеше. Һәм ул бик татлы... Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк