Логотип
Журналда укыгыз

7 көндә кино төшереп буламы?

Иннополиста «кино за 7 дней» альманахы тәкъдим ителде. Югары технологияләр шәһәре Иннополиста «Кино&Театр» дип исемләнгән беренче» кинотеатр (Innopolis Cinema Lounge) ачылышы булды. Иннополисның беренче кинотеатры «Җиде көндә кино» альманахы премьерасы белән ачылды.

Иннополиста «кино за 7 дней» альманахы тәкъдим ителде. Югары технологияләр шәһәре Иннополиста «Кино&Театр» дип исемләнгән беренче» кинотеатр (Innopolis Cinema Lounge) ачылышы булды. Иннополисның беренче кинотеатры «Җиде көндә кино» альманахы премьерасы белән ачылды.

Шатлыклы вакыйга уңаеннан бирегә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, режиссёр Алексей Барыкин, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова һ.б. мөхтәрәм кунаклар җыелган иде.

«Көтмәгәндә Казанда яңа форматлы фестиваль оештыру идеясе туды. Бер ел эчендә без аны тормышка ашыра алдык. Бу үзенә күрә «гасыр аферасы» булгандыр», – диде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кинотеатр ачылу тантанасында.

«Гадәттә кинофестивальләрдә әзер продукцияне тәкъдим итәләр. Кешеләр кемнең продукты сыйфатлырак дип ярыша. Бу очракта фестиваль яңа продукт иҗат итү мәйданчыгына әверелде», – дип белдерде ул.

Искәртик, «Җиде көндә кино» («Кино за 7 дней») фестивале 2019 елда старт алды. Төрле илләрнең яшь кинематографистлары Казанга килеп кыска метражлы фильм төшерде. Том Палмен һәм Ольга Мельникова конкурсның халыкара департаменты вәкилләре. Бөтен дөнья буенча фестивальдә катнашачак командаларны туплау эше аларның җилкәсенә ятты. Премьера вакытында алар Ригадан кунакларны онлайн сәламләделәр.

«Әлбәттә, беренче елда бу бары тик омтылыш кына иде, һәм кинофестиваль И.Х. Әюпова җитәкчелегендә РТ мәдәният министрлыгы ярдәменнән башка барып чыкмас иде», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Том Палмен.

«Безнең республика бу проектны тормышка ашыра алды!» – дип кунаклар алдында шатлыгын белдерде Роза Шәйхәйдәр кызы.

Җиде көн эчендә барлыкка килгән кыска фильмнар «Кино за 7 дней» альманахына берләштерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк