Логотип
Журналда укыгыз

Алкыш

26-29 нчы апрель көннәрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары узды.

26-29 нчы апрель көннәрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары узды.

Биредә 23-26 апрельдә театр сәнгате өлкәсендә озак еллар хезмәт куючы белгечләр тарафыннан каләм чарлаучы журналистларга татар драматургиясе үсеше, театраль тәнкыйть, спектакльгә анализ бирү үченчәлекләре һәм театр журналистикасының актуаль мәсьәләләренә багышланган лекцияләр укылды.

26 апрельдән лаборатория кысаларында яңа татар драматургиясе үрнәкләре буенча эскизлар тәкъдим ителде. М. Гыйләҗевнең «Соңгы мираж» (реж. Л. Әхмәтова); З. Хөсниярның «Балам-багалмам» (реж. Л. Нурель), С. Юзеевның «Кияү урлау» (реж. Р. Саттарова), З. Хәкимнең «Янгын» (реж. Б. Минкин), Р. Зәйдулланың «Ашина» (реж. И. Нуриҗанов) әсәрләре сәхнәләштерелеп лаборатория кунакларына тәкъдим ителде. Кыска вакыт эчендә режиссёр, композитор, сценограф һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларыннан торган 5 иҗат төркеме драматургик материалны оешкан спектакль рәвешендә эскиз буларак күрсәтте.

Белгәнебезчә, театраль лабораторияләр бүгенге көндә бик актуаль. Алар бер яктан профессиональ театрларның репертуарын яңарту максатына йөз тотса, икенче яктан яңа режиссёрларны сынау һәм гадәти булмаган шартларда труппа артистларының тәҗрибәсен арттыруны да күз уңында тота.

Югарыда билгеләп үтелгән максатлардан тыш, Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары театраль журналистика үсешенә дә үз өлешен кертте. Биредә исемле белгечләрдән тәҗрибә туплаган журналистлар киләчәктә күренекле театр тәнкыйтьчеләре булып үсеп җитәр дигән өметтә калабыз. Түбәндә лабораториядә катнашкан журналистларның рецензияләрен тәкъдим итәбез һәм аларга иҗади уңышлар теләп калабыз.

«Ашина»

Алсу Сәлахова

 Нәни генә эскизда әсәрнең тулы бер сюжетын күрсәтергә, аның мәгънәсен, төп фикерен ачарга буламы? 29 нчы апрель көнне сәхнәгә чыккан «Ашина» спектакле мисалында бу сорауга җавап биреп карыйк. Мохит барлыкка китерү мәсьәләсендә режиссёр Искәндәр Нуриҗанов, рәссам Анастасия Малых эше бәхәссез. Су басарга торган үзәннән салкынлык та, ниндидер көчсез өмет тә, үлемгә әзерләнү дә тоемлана. Сәхнәдәге аксыл төсмерләр ниндидер күчеп китү, билгесезлекне аңлаткан төсле. Аннан соң рольләрне башкаручы артистлар безне эскиз башланганчы ук, салмак хәрәкәтләр, авыз эченнән нидер сөйләп тору, чайкалулары белән әлеге атмосферага алып керделәр. Су һәм барабан тавышы безне ниндидер олы фаҗигага әзерләде.

Әсәр буенча геройларны төш белән өн арасыннан кечкенә малай, 10-12 яшьләрдәге Мирза чыгарырга тиеш иде. Режиссёр аны олы яшьтәге ир-ат — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов буларак күргән. Шуңа да куелышта вакыйгалар хәзер түгел, ә күптән булып, шул хәлләрнең төп каһарманы Мирза тарафыннан искә алына.

Эскизның композиторы Алсу Сөнгатуллина һәр авазның уен коралыннан, су тавышының диңгездән яздырылып алуын әйтте. Тавышларның табигыйлеге эскизга да чынлык өстәде.

Язучы Ркаил Зәйдулла пьесасы Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, Харис Хөснетдиновлар уйналышында бөтенләй җете төсләр алды. Спектакль эскизында аулак өй элементлары да, җыр-бию дә, такмак әйтешү дә кергән иде. Шактый моңсу һәм аяныч тарих өчен бу күңелле нокталар спектакль кабул ителешен җиңеләйтә, аның тере тормыш булуын ассызыклыйлар.

Ашина — ана бүре исә риваятьләрдән су басу тарихына да килеп керә һәм ыру нәселен икенче тапкыр үлемнән коткара. Гомумән, спектакль эскизында реаль тормыш белән иллюзия бутала: геройлар сусыз гына «чәй эчәләр», балыксыз гына «аш пешерәләр», гармунсыз гына көй сузалар, йөзексез генә «Йөзек салыш» уйныйлар. Режиссёр керткән әлеге алымнар чарасызлыкны тагын да ныграк күрсәтә — саламга тотынып, үлемнән котылып калып булмый.

Гадәттә, шундый кыска әсәр өзеген сәхнәләштергәндә, тулы сюжетны күзалларга, аның төп идеясен аңларга кыен. Шулай да «Ашина» эскизындагы хакимияткә булган киная, нәселне үзеңнеке итеп саклап кала торган риваятьләр көче, яшәүнең ни дәрәҗәдә мәгънәле һәм мәгънәсез булуын — барысын да тоемларга була. Кеше гомере кадере һәм экологик һәлакәтләрнең зурлыгы турындагы спектакль, һичшиксез, сәхнәдән күрсәтелергә, үз тамашачыларын табарга тиеш. Шуңа әлеге эскизга спектакль булу бәхетен теләп калам!

Дәвамы: Батырган саен калыккан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк