Логотип
Журналда укыгыз

Батырган саен калыккан

Әлеге әсәр мине режиссёр эшчәнлеге, актёрлар осталыгы һәм спектакль атмосферасы дөньясына алып кереп китте. Залда утырганда, үземне шул спектакльдә катнашучы итеп тойдым.

Зәринә Хуҗина

Әлеге әсәр мине режиссёр эшчәнлеге, актёрлар осталыгы һәм спектакль атмосферасы дөньясына алып кереп китте. Залда утырганда, үземне шул спектакльдә катнашучы итеп тойдым.

Эскиз тыныч моңсу көй белән башланып китте. Ул йөрәк кылларын тетрәндереп куя, әйтерсең, ниндидер куркыныч нәрсә буласына кисәтү булып тора. Вакыйгалар узган гасырның илленче еллар ахырында Чулман елгасы уртасындагы колхоз атавында бара. Тиздән су астында калачак атаудагы печәнне чабып алырга килгән геройлар – Ибраһим, Римма, Сабах, Сәхәү арасындагы мөнәсәбәтләр шактый катлаулы. Мирза ролен – Ибраһимның оныгын – Зөфәр Харисов башкара. Беренче карашка, онык ролен башкаручы актёрның яше туры килмәгәнлеге күзгә ташлана. Ни өчен бу рольне өлкәнрәк яшьтәге актёр башкара икән дип уйлыйсың. Тик спектакль ахырында моны аңлыйсың. Мирзаны Ашина – ана бүре коткарып кала. Димәк, ногайбәкләр нәселе дәвам итә, татарлар, милләт яши. Ирексездән нәсел башының бүреләргә тоташуы, Ашина – ерак анабыз булуы турында риваять җанлана. Үзенчәлекле моң, халык риваятьләре (Ашина – ана бүре, нәселне коткаручы) белән сугарылган вакыйгалар трагик финалга китерә. Атауны су баса. Кешеләр дә ташкын астында калалар. Бүре улавы, ана бүре Ашина турындагы хикәят тамашачыны уйланырга этәрә. Су тавышы, бүре улавы – болар бит су басу турындагы гади генә кисәтү түгел, ә татар милләтенә янаган куркыныч.

Шунда ук уйнаучыларның киенү рәвеше дә игътибарны җәлеп итә. Мирзадан кала, барлык геройлар да ак киемнән, чөнки инде алар бу дөнья кешеләре түгел, спектакль эскизы ахырында без аларның күккә ашканнарын күрәбез. Ә бит аларга җан өрүче дә, вакыйгаларны җанландыручы да Мирза. Мирзаның башында түбәтәй, өстендә – жилет, ягъни ул татар милли киеменнән. Ташкын астында калып юкка чыккан буын урынына яңа нәсел дәвамчысы килә. Көтәбез. Нәрсәне? Әллә кемнеме? Бәлки, су басуга каршы торырдай яңа буын татар милләтен? Су басса нишләрбез дигәнгә, Ибраһим бит юкка гына баскыч куеп күккә күтәрелербез, дими. Күккә күтәрелү, биеклеккә ашу ул – инде төпкә төшү түгел. Декорацияләр дә дөрес сайланган, атау берничә функцияне башкара.

Декорациядә кибән дә, шул ук вакытта күккә таба бара торган баскыч, биеклек вазыйфасын башкара. Баскычтан күтәрелү – геройлар җаннарының күккә ашуы. Һәрбер деталь үз урынында игътибарга лаек. Гармун капланып куелган, су астында калган. Сәхәүнең аны алып уйнавы милли уен коралларыбызны, моңнарыбызны төптән тартып чыгарырга, халкыбызның аулак өйләрен, уен-җырларын яңартып торырга чакыру авазы ул.

Әсәр драма жанрында язылган, режиссёр ярты сәгатьлек эскизда әсәрдәге проблемаларны күрсәтә, кешеләр, кеше һәм власть арасында булган каршылыкны ача алган. Әсәр тулаем спектакль итеп чыгарга лаек, ул чагында тамашачыга тагын да кызыклырак һәм аңлаешлырак булыр иде.

Актёрларга килгәндә, һәрберсе үз роленә туры килгән. Бигрәк тә Сәхәүне башкарган Харис Хөснетдинов үз ролен тулысынча ачты. Борчулы, тынгысыз тавышы, авыр сулышы, кискен ясалган хәрәкәтләре, нишләргә белмичә йөгереп йөрүләре моны ассызыклап тора: ул су басудан бик курка. Хәер, су басудан гынамы икән? Сабах ролен Ирек Хафизов уйнады. Аның герое, киресенчә, тыныч кеше. Үз көенә генә, акрын гына йөри, бер дә борчылмый. Һәр хәрәкәте, таяк тотуы да шуны раслап торды. Төп герой Ибраһимга килгәндә актёр уңышлы сайлап алынган. Ул тормышның авырлыкларын, ялганны күп күргән, әләк аркасында төрмәләрдә утырган кеше. Ябыграк булуы да, чәчләре агаруы да туры килә. Аның куенындагы таш детален дә берничә яклап карап була. Берәүләргә ул алтын чыганагы булып күренсә, Ибраһим өчен – күңелгә җыелган таш. Бердәнбер хатын-кыз – Римманы башкарган Зөлфия Вәлиева да гади авыл хатын-кызының күңел түрендә яткан хисләрен ачып бирә. Әсәр ахырында Римма башкарган җыр тагын йөрәкләрне тетрәндереп җибәрә, шәхси язмыш та, милләт язмышы да, ил язмышы да чагыла анда.

«Ашина» – тирән мәгънәгә ия, уйландыра торган драма. Татар халкының, авылларның фаҗигасен ачып бирә алган, җан, иман, рух трагедиясен күрсәткән әсәрнең сәхнәдә куелырга хакы бар.

Башы                                                                                                                                                                                              Дәвамы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк