Логотип
Журналда укыгыз

«Башмагым»

7-8 мартта Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында көтелгән премьера булып узды. Тамашачыга «Башмагым» музыкаль комедиясе тәкъдим ителде. Таҗи Гыйззәт либреттосы, Җәүдәт Фәйзи музыкасы. Спектакльнең режиссёры – Фәрит Бикчәнтәев, сәхнәгә куючы рәссам – Сергей Скоморохов, костюмнар буенча рәссам – Марина Марьянич, яктылык буенча рәссам – Тарас Михалевский, хореографлар – Айрат Баһаутдинов, Лилия Баһаутдинова, хормейстер – Марат Яхъяев. Спектакльдә музыка Театр оркестры башкаруында яңгырый. Дирижёр – Данияр Соколов.

«Башмагым» спектакленең сюжеты һәм асылына кереп киткәнче, бу әсәрнең кызыклы тарихына күз салу зарур дип уйлыйм. Тарихи чыганаклардан шул билгеле: Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» пьесасы Беренче татар дәүләт үрнәк драма театры (хәзерге Г. Камал исемендәге ТДАТның башлангычы) сәхнәсендә беренче тапкыр 1925 елда куела. Кызганыч, ул еллардагы куелыш турында башка мәгълүмат сакланмаган.

1941 нче ел. Илебез һәм халкыбыз өчен иң авыр еллар. Композитор Җәүдәт Фәйзи, драматург Таҗи Гыйззәттән Хәбибулла Ибраһимов әсәренә нигезләнеп либретто язуын үтенә: “Таҗи абый, халыкның күңелен күтәреп аласы иде. Менә миндә иске «Башмагым» дигән бер әсәр бар. Әгәр дә син шуннан миңа либретто язып бирсәң, мин музыкаль комедия язар идем”, – ди ул аңа. Шулай итеп «Башмагым» музыкаль комедиясе туа. 1942 нче елда опера театры тарафыннан «Башмагым» музыкаль комедиясе сәхнәгә куела. (Режиссёры – С. Вәлиев. Рольләрдә: К. Шамил, Т. Гыйззәт (Кәрим бай), Ф. Насретдинов, У. Әлмиев (Галимҗан), Ш.  Котдусова (Сәрвәр) һ.б.

Ул елларда «Башмагым» илебезнең башка республика театрларында да куела: Казан театрларында 500 ләп тапкыр уйнала; Свердловск, Харьков, Улан-Уде, Ташкент, Сәмәрканд сәхнәләренә дә менә. Ә «Башмагым»ның либреттосы татар һәм рус телләрендә берничә тапкыр басылып чыга. Әйе, «Башмагым» заманында тамашачыда гаять зур популярлык казанган спектакль. Ул чорның актуаль, кичектергесез мәсьәләләрен гәүдәләндергән, ә иң мөһиме – иң авыр елларда халыкка рухи көч биргән музыкаль әсәр! 

Бүгенге көннәргә әйләнеп кайтыйк. Безнең заман тамашачысы да әсәр белән күпмедер таныш. «Башмагым» музыкаль комедиясен 2009 елда Казан консерваториясенең опера студиясе, 2010 да – Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, ә 2019 нчы елда «БашмагымJAZZ» исеме астында заманча аранжировкалы бизәлеш белән К. Тинчурин исемендәге драма театры уйнады. Г. Камал театры да 2024 елда Шәрык клубының ишек алды-җәйге сәхнәсендә «Башмагым»ның концерт версиясен тәкъдим иткән иде (режиссёр Р. Бариев).

Ә быел «Башмагым» музыкаль комедиясенә Г. Камал театры баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев үзе алынуы уйландыра да, сокландыра да. Бер уйласаң, спектакльнең жанры катлаулы. Музыкаль комедия! Академия театры сәхнәсендә, бигрәк тә театрның «күчеш» чорында. Минемчә, музыкаль комедия икеләтә хезмәт таләп итә торган жанр. Ул музыкаль яктан да, драма ягыннан да килешле булырга тиеш. Нәкъ менә бу куелышта мин музыка һәм драма янына биюләрне дә өстәр идем (хореографлар – Айрат Баһаутдинов, Лилия Баһаутдинова). Бию статик декорацияләргә (сәхнәгә куючы рәссам Сергей Скоморохов), күмәк сәхнәләргә дә динамика өсти.

Декорацияләр статик булса да кызыклы эшләнгән. Казан шәһәре – өстәге йортлар булса, алар ХХ гасыр башында татар байларында популяр булган витражга охшатып эшләнгән, ә сәхнәдә – йорт эче, шул ук вакытта бакча да, кабан күле буе да. Актёрлар җитез генә үтә күренмәле челтәрләрне заманча кулчатырга, велосипед-самокатларын – кораб модельләренә алыштыралар. Декорациянең төсле бизәлеше яшьләрнең костюмнары белән аваздаш.

Бию һәм пластикага зур игътибар бирелә. Һәм бу аңлашыла да. Асылда бу – Фәрит Бикчәнтәев алымы. Әлбәттә, мин аның күмәк сәхнәләрен күздә тотып әйтәм. «Зәңгәр шәл», «Әтәч менгән читәнгә», «Сүнгән йолдызлар»да кебек, «Башмагым»да да күмәк сәхнәләр төп урынны алып тора. Ә күмәк сәхнәнең бер бизәлеше бию булса, «Башмагым»да икенче бизәлеш – шулай ук иң мөһим бизәлешләрнең берсе – вокал (хормейстер – Марат Яхъяев). Төп вокал партияләренә кушылып китеп үтә дә якты яңгыраган хор партияләре. Ф. Бикчәнтәевның чыгарылыш курс кызлары сокландырды. Вокалда гына да түгел, драматик акцентларны төгәл һәм отышлы башкарулары белән тамашачы мәхәббәтен яулый алдылар кызлар! 

Фәрит Бикчәнтәев алымы үзенчәлеге, әлбәттә, күмәк сәхнәләрдә генә түгел. Аның тагын бер көчле һәм кызыклы ягы – һәр күренештә дә икенче планга зур игътибар бирүе. Бер күренеш эчендә әллә ничә тәфсил (деталь) яшерүе. Аны кайчак күреп өлгерү дә кыен. Кыскасы, спектакль дәвамында тамашачының игътибарын гел нәрсә дә булса җәлеп итеп тора. Йә су сибелә, йә арттан берәрсе яшеренеп йөри. Еш кына ул тәфсил-акцентлар музыка аша да җиткерелә. Хәтта дирижёрга туры эндәшүләр дә сөйләмгә кергән, шул рәвешле оркестр сәхнә белән тамашачы арасында арадашчы сыман. Бу шул ягы белән кызык, “театрдагы 4 нче дивар” (4-ая стена) шулай җимерелә төсле, ә спектакльнең вакыт яссылыгы янәсе икегә бүленә. Әйе, сюжет буенча вакыйгалар XX гасыр башында барса да, тамашачыны урыны-урыны белән безнең заманга да «ыргыталар». Бу шулай ук костюм стилизацияләрендә дә сизелә (костюмнар буенча рәссам – Марина Марьянич). Спектакльдә яшьләр һәм өлкәннәрнең костюмнары капма-каршы. Яшьләрнең күлмәк-костюмнары якты-чуар төстә. Егетләр заманча курьер сумкалары белән. Ә менә өлкән буын персонажларның костюмнарында тыныч гамма сакланган. Алар яшьләрдәге җете төсләрне “тынычландыра” сыман.

Беренче өлештәге күтәренке атмосфера, җыр-бию, чуар костюмнар, җанлы диалоглар, театр оркестры башкаруында Җәүдәт Фәйзинең милли колоритка – җыр фольклорына нигезләнгән якты, җиңел музыкасы тамашачыны кайсы заманда һәм яссылыкта икәнен оныттыра. Әмма, сюжет бик гади. Казан сәүдәгәре Кәрим бай (Радик Бариев), бөлгенлеккә төшмәс өчен, кызы Сәрвәрне әйхан Габдуллина, Айгөл Гардисламова) карт сәүдәгәр Зыя байга (Минвәли Габдуллин) кияүгә бирергә карар кыла. Туй бүләге – алтын белән тукылган башмак. Аны булачак кияү Кәрим бай артыннан җибәрә, ә Кәрим бай сере беленгәнче башмакны кызына үз бүләге дип әйтә. Ләкин Сәрвәр шәкерт Галимҗанны (Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин) ярата. Булачак туйга комачаулар өчен, Җиһан түти (Ләйсән Рәхимова) киңәше белән Галимҗан башмакларын алып китә.

Икенче өлештә Кәрим байның сере ачыла – кызын “килешеп кайтканы” ачыклана. Югалган башмаклар бар халык тарафыннан “уйнап кына” эзләнә. Нәтиҗәдә Җиһан түтинең тапкырлыгы, Галимҗан белән Сәрвәрнең кыюлыгы ярдәмендә яшьләр, иске көнкүрешкә каршы чыгып, җиңүче булып бергә калалар.

Спектакльдә театр оркестры башкаруында ирижёр – Данияр Соколов) музыка уенга катнаша, вакыйгаларны ассызыклый, аерым бер күтәренке ритм саклый һәм тамашага татар милли колоритлы яңгыраш өсти. Һәм бу миллилек, шул исәптән, музыка аша да бөтен спектакльне иңли. Шуңа музыка җиңел һәм рәхәт кабул ителә, тамашачыны вакыйгаларга алып кереп адаштыра.

Төп геройлар спектакльдә ике составта. Беренче составта Сәрвәр – Рәйхан Габдуллина, Галимҗан – Раил Шәмсуаров; икенче составта Сәрвәр – Айгөл Гардисламова, Галимҗан – Ришат Әхмәдуллин. Миңа калса, ике пар да бик отышлы сайланган һәм көчле эшләнгән. Чөнки икесе дә шундый төрле килеп чыга. Бер персонажны уйнасалар да, алар бер-берсенең образын кабатламый. Рәйхан Габдуллинаның Сәрвәре – чәчрәп торган, тере, хәтта үз сүзле, аның янәшәсендә Раил Шәмсуаровның Галимҗаны – ягымлы-шаян, юаш (ләкин акылсыз түгел!). Айгөл Гардисламованың Сәрвәре – назлы-эмоциональ, Ришат Әхмәдуллинның Галимҗаны – тотрыклы һәм горур. Чыннан да, алар бер-берсен тулыландыралар. Һәр пар да персонажларының музыкаль-җыр партияләрен дә, драма өлешен дә искиткеч башкара. Айгөл Гардисламова өчен Камал театры сәхнәсендә бу роле – дебют. Айгөл шундый зур һәм катлаулы рольне уңышлы эшләп чыгуы белән сөендерде һәм сокландырды.

Спектакльнең йөзек кашы – Җиһан. Ләйсән Рәхимова спектакльне үзенең образын табигый һәм яратып башкаруы, дөресрәге, сәхнәдә яшәве белән бизи, вакыйгаларны үреп җибәрә, шул ук вакытта импровизация ярдәмендә образына юмор да өсти, ә җырлаганда хәтта рэп стиленә күчә. 

Спектакльдә Кәрим бай образын Радик Бариев – курку катыш хәйләкәр итеп гәүдәләндерә һәм нәтиҗәдә юмористик образ туа. Рус теленнән тәрҗемәләрне дә артист оста куллана. Миңа калса, ул моны махсус эшли. Тамашачыны ихлас көлдерү – иң авыры. Кәрим бай персонажы алдакчы булса да, Радик Бариев аны тамашачы яратып кала торган итеп бирә.

Тагын бер кызыклы һәм истә кала торган образ – Вафа. Илнур Закиров хатларны дога итеп укып башта бер кочак алкышлар җыя. Аннары «Җизнәкәй» җырын кызлар хоры белән башкарып, тагын хәтердә кала.

Шулай итеп, спектакльне сәхнәгә куючылар тамашачы хозурына зур хезмәт һәм ярату белән эшләнелгән тамаша тәкъдим итә. Әлеге спектакльгә шатлык хисе, оптимизм, миллилек, матур киләчәккә ышаныч хас һәм татар халкы өчен бүгенге көндә ул бүләк булып яңгырый.

 

Рәйхан Габдуллина: Концерт вариантыннан аермалы буларак, безгә басымны вокалдан күбрәк сүзгә күчерү бурычы куелган иде. Башмакның нинди роль уйнаганын ачыклау. Бездәге башмак ул Башмак, ягъни музей экспонатына тиңләрлек байлык, халыкның рухи кыйммәтләрен җыйган образ. Ул байлыкның кемгәдер кирәк булмавы мөмкин, кемдер аны бөтенләй аңламаска мөмкин. Ләкин ул бар. Татар тотып карамыйча ышанмый дигән әйтем бар. Матурлыкны, искиткеч гүзәллекне кадерләргә, рухи кыйммәтләребезне аңларга өйрәнергә кирәк.

Җәүдәт Фәйзи язган музыка тирән моң дөньясына алып кереп китә. Шул сихри дөньяда үз кагыйдәләре белән мәңгелек рухи кыйммәтләр дөньясында яшәтә. Әкияттәге персонажга әйләнгәнеңне сизми дә каласың.

Сәрвәрнең үзенә хатлар язган егетне, әлбәттә, күрәсе килә, чөнки ул сүзләре белән аны үзенә гашыйк иткән. Хисләргә килгәндә, монда икеләнү дә, үз бәхетең өчен әниләргә каршы бару да, мәхәббәт тә бар. Сәрвәр белән Галимҗанның халәте хәзерге дөнья белән аваздаш сыман. Интернетта хат алышып, тормышта күрешкән кебек. Ләкин безнең персонажлар бер күрүдән үк бер-берсен ошаталар һәм барлык авырлыкларга каршы торып, (Җиһан түти ярдәме белән) мәхәббәтне саклап калалар!

Раил Шәмсуаров: Узган елны Шәрык клубы сәхнәсендә “Башмагым”ның концерт вариантын эшләгәндә безнең өскә бик зур җаваплылык йөкләнде. Анда әсәр кыскартылып Радик Зөфәрович (Радик Бариев) интерпретациясендә куелды. Беренче чирканчыкны без шунда алган идек инде. Шуңамы, бу спектакльне эшләү дәверендә мин әллә ни кыенлыклар тоймадым. Әлбәттә, һәр режиссёр әсәрне үзенчә күрә. Аның әсәре бит бер караганда катлаулы да түгел шикелле, ә бер караганда –гади генә дә түгел. Ләкин, җырлары белән дә таныш булгач, әсәрен дә белгәч, текстына тиз төшендек. Сәхнәдә текст белән эшләү, җырлау – ул бит инде безнең ипиебез. Бер откан җыр онытылмый ул.

Спектакльдә декорацияләр дә, костюмнар да якты. Фәрит абыйның җиңеллек бирәсе килгәндер дип уйлыйм мин. Ләкин, шул ук вакытта башмак югала. Сәрвәр үзе дә башмаклы булгач, “Нинди матур башмаклар” диюдән узмый. Аларны нишләтергә белми. Чынлыкта башмак беркемгә кирәкмәгән артык бер әйбер булып кала.

 

Фото Камал театрының матбугат бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021