Логотип
Журналда укыгыз

Бер юнәлештә генә эшлисем килми

Татар эстрадасында чынлап торып матур тавышлы артистлар күп түгел. Ә Илгизнең тавыш мөмкинлекләре бик зур, бүгенге көндә аның татар эстрадасына аяк атлаган мәле. Илгиз дигәнем Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган гаять талантлы җырчы – Илгиз Мөхетдинов.

Татар эстрадасында чынлап торып матур тавышлы артистлар күп түгел. Ә Илгизнең тавыш мөмкинлекләре бик зур, бүгенге көндә аның татар эстрадасына аяк атлаган мәле. Илгиз дигәнем Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган гаять талантлы җырчы – Илгиз Мөхетдинов.

– Илгиз, үзең белән якыннанрак таныштырып кит әле.

– Мин Казан егете, гади гаиләдә тәрбияләнеп үскән бала. Әтием шофёр, әнием пешекче, энекәшем бар. 155 нче гимназияне тәмамлагач, музыка көллиятенә укырга кердем. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, филармониядә татар эстрадасы бүлегендә эшлим.

– Ни өчен син тормышыңны музыка белән бәйләргә булдың? Консерваторияне сайлавыңа нәрсә этәргеч булды?

– Мин кечкенәдән, балалар бакчасыннан башлап җырлый торган бала идем. Мәктәптә укыганда мине Рамил Ибәтуллин хорга сайлап алды. Аннары һәрберебезгә сольный номерлар өйрәтте, конкурсларда катнаша башладым. 9 сыйныфка җиткәч, ул мине көллияткә әзерләде. Минем җырлавымны Венера Гәрәева тыңлады, экзаменнар башлангач килерсең, без сине тыңларбыз да алырбыз диде. Анда да хорда җырладык, төрле конкурсларда катнаштык. 4 курска җиткәч, көллияттәге укытучым планнарымны белеште дә, без консерваториягә әзерлек башладык. Укытучыларым һәрвакыт көләч йөзле, ачык йөрәкле булдылар, беркайчан да авыр сүз әйтмәделәр, үз баласы кебек кабул иттеләр, мин аларга бик рәхмәтле. Консерваториядә укыганда арияләр өйрәнә башладым, опера студиясенә килеп эләктем, үземне төрле рольләрдә сынап карадым. Консерватория ул бик зур мәктәп, анда җырларга гына түгел, уйларга, кеше белән аралашырга өйрәтәләр. Күп дирижёрлар, инструменталистлар, солистлар белән танышу мөмкинлеге бар. Чит илдән килгән кунаклар белән дөньядагы музыка хәлләре турында фикер алышырга була.

– Син алга таба иҗат юлыңны ничек күзаллыйсың? Сер түгел, халык арасында танылу өчен тавыш кына җитми, финанс мөмкинлекләре дә кирәк.

– Киләчәккә планнар зурдан: җырлар яздырырга, инструменталистлар табарга, гомумән, труппа төзергә. Артист бер генә юнәлештә эшләргә тиеш түгел, эстраданы сайласам да, концертларда классик әсәрләрне дә башкарасым килә. Академик җырлар белән чит илләрдә дә чыгыш ясау теләгем бар. Мин тәкъдимнәрне бик теләп кабул итәм: лабораторияләрдә катнашырга яратам, чөнки анда яңа танышулар, үзгәрешләр була. Финанс ягына килгәндә, киләчәктә бар да булыр дип өметләнәм, бүгенге көндә башлап җибәрү өчен мөмкинлегем бар, ләкин безгә вакыт кирәк.

– Илгиз, синең тавышыңның мөмкинлекләре зур. Консерватория тәмамлаучылар күбрәк опера юнәлешендә эшли. Филүс Каһиров башта опера артисты буларак җырлый башлады, ләкин эстрадага кереп китте. Синең планнар ничегрәк?

– Опералар, оперетталар, алар әлбәттә кызык, мәңгелек жанрлар. Үземне классик яки эстрада җырчысы дип аерасым килми. Филүс тә үзен бүлми. Минемчә, ул дөрес эшли, мин дә шулай эшләргә тырышырмын, чөнки без –артистлар. Ул мине концертларына чакыра, үземне күрсәтергә мөмкинлек биргәне өчен бик зур рәхмәт аңа.

– Үзең өчен кемне үрнәк дип саныйсың?

– Минем өчен Филүс Каһиров һәм Рузил Гатин үрнәк булып тора. Чөнки шушы шәхесләр Татарстанны танытуда бик зур эш башкаралар. Филүс Европада, Америкада концертлар биреп кайткан кеше, Рузил консерватория тәмамлап, хәзерге көндә Милан шәһәрендә Ла Скала театрында җырлый. Мин алар белән бик горурланам. Алар һәрвакыт сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзер, үрнәк кеше шундый буладыр ул.

– Синең фанатларың борчуга калган бит әле, гәүдә авырлыгың кимегәч, авырмый микән дип уйлаганнар. Ә син бары тик дөрес яшәү рәвеше алып барырга булгансың. Шул хакта сөйләп кит әле. Ничек бу юлга килдең, авыр бирелдеме?

– Әйе, мин үз-үземне кулга алдым. Бу үзизоляция вакытында башланды. Барыбыз да өйдә утырган вакытта мин телевизордан үземнең чыгышымны күрдем: үлеш мин әйтәм, йөзем телевизор экранына сыймый бит, шуннан соң мин үземне кулга алырга кирәклеген аңладым. Төрле-төрле диеталар белән таныштым, физик нагрузкаларның никадәр мөһим булуын аңладым, бүгенге көндә мин шундый кыяфәттә.

Беренче атнасында бик авыр булды, мин бик нык баллы әйберләр ашарга яратам, шоколад, мәсәлән, алардан баш тарту җиңел булмады. Алга таба барысы да җайга салынды.

– Иң авыры артык килограммнардан котылу түгел, ирешелгән нәтиҗәне саклап тоту диләр. Синең өчен ничегрәк?

– Авыр түгел, чөнки мин бу нәтиҗә өчен ярты ел дәвамында тырыштым, 25 кг авырлыкны югалттым. Мин кабат элекке яшәү рәвешенә күчсәм, барлык тырышуларым юкка булып чыга бит, вакытым әрәм узган була. Шуңа күрә үземне тыеп торырга туры килә. Хәзер бик авыр да түгел, чөнки организм үзе нәрсә кирәген, күпме кирәген белә, күп ашыйсы килми. Танышлар миңа, Илгиз, күбрәк киткән бугай инде диләр. Ләкин әле физик нагрузкалар кирәк булачак, чөнки минем гәүдәмне баһадирларча итәсем килә. Бу максатка мин кечкенә генә адымнар белән барам.

– Тормышыңда матур үзгәрешләр дә булырга тора икән, сөйгән ярыңа тәкъдим ясагансың. Синең өчен мәхәббәт нәрсә ул?

– Әйе шул, сөйгән ярыма өйләнешергә тәкъдим ясадым, ризалашты. Бүгенге көндә миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Мәхәббәт – ул ышану. Ул сине аңлый, канатландыра, терәк була, җанга күңел тынычлыгы бирә торган кеше булырга тиештер. Ул бәхетле булса, мин дә бәхетле, башка берни дә кирәк түгел.

– Эльмира Каһирова сөйгәнең белән төшкән фото астында мин бу парның 2021 елда кайда булачагын беләм дип язган, бу серне безгә дә чиш әле.

– Эльмира белә, чөнки ул безгә булышты. 2021 елда безнең сәяхәткә чыгасыбыз килгән иде. Барысы да яхшы булса, без киләчәктә лайнер белән сәяхәткә чыгабыз. Эльмира ярдәме белән, матди яктан да җиңелрәк булып чыкты.

– Илгиз, иҗатыңда уңышлар сиңа.

– Бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк