Логотип
Журналда укыгыз

Бәхеткә омтылып яшик

Ясмин... Менә шундый күркәм, серле сәхнә исеменә ия җырчы Светлана Минеева Зәй якларында туып-үскән. Мәктәптә укыганда тарих фәнен бик яратканлыктан, ул вакытта археолог булу турында хыялланган.

Ясмин... Менә шундый күркәм, серле сәхнә исеменә ия җырчы Светлана Минеева Зәй якларында туып-үскән. Мәктәптә укыганда тарих фәнен бик яратканлыктан, ул вакытта археолог булу турында хыялланган. Зәйдә оешкан «Илһам» төркемендә дә җырлый. Олы тормыш юлына аяк басар вакыт җиткәч, ул иҗат өлкәсен сайлый, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый. Нечкә күңелле, музыканы тою сәләте булган керәшен чибәре көйләр иҗат итә, җырлый, төрле бәйгеләрдә катнаша. 2001-2009 елларда Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның иҗат төркемендә эшли. Һөнәри яктан тагын да остару максатыннан, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Әлеге уку йортын тәмамлагач, Светлана Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаша. Бүген дә ул «Сәхнә»без түрендә!

– Ясмин – бик романтик һәм истә кала торган исем.

– Рәхмәт! 2014 елдан бирле сәхнәдә Ясмин исеме белән чыгыш ясыйм. Әлеге тәхәллүсне миңа хезмәттәшем, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисткасы Ләйсән Закирова тәкъдим итте, ул исем-фамилиямнең иҗекләреннән гыйбарәт, сәхнәдә тудырган шәрык образыма да килешеп тора. Аннары мине еш кына рус эстрадасы җырчысы Жасминга да охшаталар иде. Әлеге исемне бик яраттым, кызым дөньяга килгәч, аңа да Ясминә дип исем куштым.

– Чыннан да, син коеп куйган шәрык гүзәле, бу холкыңда да чагылыш тапканмы?

– Әйе, мин бик кызу кеше, гел каядыр ашыгасың син, диләр. Кабалану нәтиҗәсендә күп хаталар да ясала. Ләкин тормыш холык-фигылемне әкренләп төзәтә, сабыррак булырга өйрәтә. Гаиләдә без өч кыз үстек, җырчы һөнәрен мин генә сайладым. Бу тормышымда төрлелек булуын яратуга бәйледер, чөнки эшебез буенча сәфәрләргә чыгабыз, кемнәр белән генә аралашмыйбыз. Сәяхәт итәргә бик яратам, Парижда, Германиядә, Испаниядә, Мароккода һ.б. үзем теләгән илләрдә булганым бар. Мароккода клип та төшердем әле. Аннары кечкенәдән эшемнең кичке якта булуын теләдем, ашыга-ашыга иртән торып чыгып китү түгел, үз җаең белән генә җыенып бару мөмкинлеге биргән яшәү рәвеше якын күңелемә. Үсеп буйга җиткәч, чыннан да теләгем тормышка ашты, Казанның күп кенә рестораннарында чыгыш ясадым, концертлар да гадәттә кичкә таба була бит. Рестораннарда рус һәм татар телләреннән тыш, төрек, гарәп, инглиз, француз телләрендә дә җырлар башкардым.

Тумыштан кальбем мәхәббәт хисе белән ташып тора. Тормышыбызда ярату хисе төп урынны алып тора, сөйгән яр, якыннарыңны, ватаныңны ярату, яраткан эшең булу. Күзләрдә һәрвакыт мәхәббәт, яктылык булырга тиеш, шул вакытта гына кеше үзен тулысынча бәхетле тоя, минемчә. Ир-егет белән хатын-кыз арасындагы җавапсыз мәхәббәт булган очракта да ул кешегә зыянлы була алмый, үз-үзеңне яратырга өйрәтә, холкыңны тәрбияли. Мин һәрвакыт мәхәббәт колы булып яшәдем. Үземне беркайчан яратмаганмын, мөнәсәбәтләрдә һәрчак «корбан» итә идем. Гел менә мин нинди яхшы, мине яратыгыз инде, дип гамәлләрем белән нидер дәлилләргә тырышып яшәгәнмен. 40 яшькә җиткәч,күпмедер дәрәҗәдә беркатлы булуымны аңлап, үземне яратырга өйрәнә башладым. Һәм дөньям үзгәрде! Язмыш миңа тулы гаилә бирмәгән, мин моны җитлегеп, аңым белән кабул иттем. Ходай кешеләрне парсыз да яратырга мөмкин, минем очракта да шулай, күрәмсең. Бәлки, бу минем куркуларым белән дә бәйледер.

– Нинди куркулар ул?

– Үзем якты күңелле кеше булсам да, никтер язмышыма кара көчләрне тартып китерә идем. Тормышымда тирән эз калдырган биш бик хәтәр ситуация булды. Кечкенәдән ирегетләрнең игътибар үзәгендә идем. Кайберләренең агрессив рәвештә бәйләнү омтылышына дучар булганлыктан, мөнәсәбәтләр корганда үткәнемдәге хис-кичерешләрем тынгы бирмәде. Аларны ул вакытта тиешенчә җавапка тартмавым да күңелдә җөй булып калды. Нәтиҗәдә, 25 яшемә кадәр ир-атлар белән мөнәсәбәтләрдә саграк булдым. Хәзер исә тынычландым, тормышымдагы барлык ситуацияләрне фәлсәфәгә нигезләнеп кабул итәм. Бернәрсәне дә күңелгә җыеп барырга ярамавына төшендем, уртаклашырга, якын кешеләрең белән бергәләп хәл итәргә кирәк. Шулчак кешенең рухы көчле була. Бернигә карамастан, гомернең кадерен белеп, шат күңелле булырга, үзеңне бәхетле итеп тоярга омтылырга кирәк. Җырларымда да шушы фикерне алга сөрәм.

Шулай да тормышымда кавышырга җыенып та, барыбер бергә була алмаган очрак булды. Бервакыт Кипрда яшәүче Сатирис исемле егет белән таныштырдылар, аны бик ошаттым, ул да миңа гашыйк булды, әти-әниләре, туганнары да ошаттылар. Кипрда берничә тапкыр аларда кунакта булдым, шул очрашуларның берсендә барыбыз да җыелышып фотоальбомнар карап утырдык. Әбиләренең фотосын күреп гаҗәпләндем, чөнки мин аңа бик нык охшаганмын, моны яхшы билге дип кабул иттем. Өч ай эчендә инглиз телен өйрәндем, туйга әзерләнә башладык. Шунысын әйтергә кирәк, Сатириста диабетның соңгы стадиясе иде, бу хәлгә уңайсызланганын сиздем. Гаилә корып, мине бәхетсез итәсе килмәгәндер, күрәсең, Кипрга аның янына очарга җыенган вакытта араларны өзде. Моны мин төшемдә күргән идем инде – Сатирис яшәгән йортның тәрәзәләре кадаклап ябылган, эчендә беркем юк иде. Бергә булырбыз дигән өметләрем акланмады, шул чакта көчле хисләр тәэсирендә «Күзләр», «Көтәм», «Онытылмас хисләр» дип аталган җырларымны иҗат иттем. «Көтәм» җыры Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр» фильмында яңгырады. Миләүшә ханым Айтуганова миңа төп рольне бирергә теләгән иде, ләкин татар телен камил белмәвем аркасында бу эшне башкара алмадым.

Тормыш тәҗрибәмә таянып бер җитди нәрсә хакында әйтәсем килә. Киләчәгеңне белергә теләп күрәзәчеләргә һәм рухларга мөрәҗәгать итмәскә. Алабугада мәдәният һәм сәнгать училищесында укыган чакта тулай торакта бергә яшәүче кызлар белән җыелып рухларны чакырдык, «Кайсыбызны яратасың?» дигән сорау бирдек. Барыбызга да 18 яшь, гамәлләребезнең ахырын уйлый белмәгәнбез, уен дип кенә кабул иттек. Тулай торакта өрәкләр йөри дигән имеш-мимешләр йөргәнен дә исәпкә алсаң... гаҗәп хәлләр, кыскасы. Нәтиҗәдә, бүлмәдә утырганнар арасыннан мине сайлаган рух 15 ел буена эзәрлекләде үземне. Тынычлап яши, йоклый алмадым, өйдә үзем генә кунарга курка идем. Яшьләргә әйтер сүзем шул – мондый нәрсәләр белән һич шаярырга ярамый. Бәйләнчек рухтан көч-хәл белән арындым, нәтиҗәдә, бары тик дингә таянырга кирәклеген аңладым.

Бер тапкыр күрәзәчегә дә бардым, башкалар бик мактаганга, аларга ияреп инде. Ул вакытта миңа 23 яшь иде. Күзләремә туры карап: «Беркем белән мөнәсәбәтләр төзи алмаячаксың, беркем дә синең белән бергә яши алмаячак», – диде. Иң яхшысы – ышанмаска, киләчәгең турында алай сораштырып йөрмәскә, күңелең тыныч була.

– Яшәү мәгънәсе нидә дип уйлыйсың?

– Минем фикеремчә, хатын-кыз өчен яшәү мәгънәсе – балалар һәм мәхәббәт. Балаң һәрчак синең яныңда һәм син аның өчен гомер буе җаваплы. Кызым Ясминә тугач минем дә тормышым тамырдан үзгәрде, ул минем кечкенә копиям, бәхет чыганагым. Ул да җырларга ярата, сәхнәдә бергәләп чыгышлар ясыйбыз. Ясминәне тудырган мизгелләрдә «барысы да яхшы булса, чиркәүгә хорга йөрер идем» дигән нәзер әйттем. Һәм әйткән сүземә тугры булырга тырышам, өем янындагы чиркәүгә җырларга йөрим, күңел канәгатьлеге алам һәм шул рәвешле Аллаһка рәхмәтемне белдерәм. Шундый теләк телим – һәркем үз парын табып, исән-сау булып, бәхетле гомер кичерсен иде.

Зәйнәб Фәрхетдинова, җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты:

– Үзебез белем алган Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты коллективы белән элемтәләрне өзмәдек, гел аралашып торабыз. Студиядә бэк-вокал яздырырга кирәк булганда анда укучы студент кызларны чакыра идек, Светлананы да безгә киңәш иттеләр, шулай танышып-дуслашып киттек. Ул сабыр, тырыш, җаваплы, бик ышанычлы кеше. Безнең иҗат төркемендә эшләгән дәвердә һәрчак үзенең әйбәт артист икәнен дәлилләп торды, чыгыш ясаганда беркайчан каушамады, репертуары да бай. Хатын-кыз буларак та аңа хөрмәтем зур, гайбәт сату, интригаларны яратмый, читләтеп уза иде. Аның тыныч, басынкы холыклы булуын сурәтләүче бер вакыйга искә төште. Себер якларына гастрольләргә чыккан чак, автобус белән бик озын юл үтәсе. Кирәкле урынга барып җитәргә ерак калмаган иде. Светлана бервакыт янәшәсендәге егетләргә әкрен генә: «Әйдәгез, һава суларга чыгыйк әле», – дип эндәшкән булган. Аны ишетмәгәннәрме икән инде, туктамаганбыз. Шулай итеп Светабыз, һава җитмәгәнлектән аңын җуеп егылган, балакай хәле авырайганын бик сиздермәгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк