Логотип
Журналда укыгыз

Эчемдәге – тышымда

Зөлфирә Шәйдуллина әле татар эстрадасында танылып кына килә. Үзе дә: «Мин әле иҗади юлымның башында гына», –  ди. Мин аңа ихластан уңышлар телим. Әңгәмәдәшемнең кабатланмас җырчы булу теләге дә чынга ашсын иде.

Зөлфирә Шәйдуллина әле татар эстрадасында танылып кына килә. Үзе дә: «Мин әле иҗади юлымның башында гына», –  ди. Мин аңа ихластан уңышлар телим. Әңгәмәдәшемнең кабатланмас җырчы булу теләге дә чынга ашсын иде.

«Кабатланмас җырчы буласым килә»

– Зөлфирә, сине үпкәләтү җиңелме?

– Үсмер чакта, гомумән, үпкәләүнең нәрсә икәнен дә белми идем, шаяруга борып, ничектер үзеннән-үзе җае табыла иде. Үсә төшкәч, тормыш сиңа барлык ачысын күрсәтә башлый икән… Соңгы вакытта бик күп югалтулар булды. Якыннарың белән мәңгелеккә хушлашу бик авыр! «Җан» шул вакытта сынала да инде. Син я таш бәгырьлегә әйләнәсең, я юктан да күңелең тула торган була…

Хәзер күңелем бик нечкә: юк кына шатлыкка да куанып күздән яшьләр ага, юк кына сүз дә йөрәккә энә кебек кадала. Безнең болай да кыска гомеребезне кемгәдер ачу саклап үткәрәсем килми. Әмма мине, якыннарымны кимсетергә, нахак сүз әйтергә беркайчан да беркемгә дә юл куймам! Ачуымны китерсәләр, җавап бирә беләм анысы.

– «Тормыш ачысына» бирешмәс өчен нишләдең? Каян көч таптың?

– 23 яшемә җитеп бик күпне күрергә туры килде. Берәм-берәм иң якын кешеләребезне югалттык. Башта әти, аннан дәү әни. Әти кулымда килеш китте. Бәлки моны әйтергә дә кирәк булмагандыр…

Янымда һәрвакыт Алмаз булды. Ул булмаcа, бу кайгыларны күпкә авыррак кичергән булыр идем. Ә менә әни… Аның апа белән миннән башка беркеме дә калмады. Хәзер бертуган абыйсы да ярты ел авыр хәлдә, урын өстендә. Әнигә карыйм да, ничекләр чыдый икән, дип уйлыйм. Ул бит алар белән гомере буе яшәгән!

Бик авыр булганда, беркем күрмәгәндә бакча артына чыгам. Без анда һәрвакыт шау-шу килеп, гаиләбез белән эшли идек. Шуларны искә төшерәм дә, рәхәтләнеп елап керәм. Ә кеше янында беркайчан да күз яше күрсәтмәдем. Бу минем кечкенәдән килгән сыйфат. Синең нинди хәлдә икәнең беркемгә дә кирәк түгел. Кешеләрнең үз проблемалары җитәрлек. Шуңа күрә, гел елмаеп, көлеп йөрергә тырышам.

Ниләр генә булуга карамастан, тормыш дәвам итә. Һәр минутның кадерен белергә өйрәнергә иде барыбызга да. Туфан абый бик дөрес әйткән: «Таңның атмый калганы юк әле». Яныңдагы кадерле, якын кешеләрең өчен, үзең өчен, туачак балалар өчен, яраткан тамашачыларың өчен яшәргә кирәк!

– Бүгенге көндә махсус аралашмаган кешең бармы?

– Юри аралашмый йөргән кешеләрем юк. Кайчандыр якын, ә бүген элеккечә дус булмаганнар бар. Бу тормыш, берни эшләп булмый. Ул миндә генә түгел, синдә дә бар. Барысында да бар.

Беләсеңме, аннан соң мине үпкәләтеп булмый, гайрәтемне чигереп була. Кешедән бер күңелем кайтса, бүтән элеккечә якын аралаша алмыйм. Кыланып та йөри алмыйм. Эчемдәге –  тышымда.

– Гайрәтемне чигереп була, дисең. Нишләргә кирәк гайрәтең чиксен өчен?

– Син рецепт сораган кебек әйттең моны. Гайрәтемне чигерер өчен, хәйран нервларымда уйнарга кирәк. Әгәр сиңа таш атсалар, аш ат, диләр. «Якын кеше бит, ярар инде, кем белән булмый торган хәл» дип, бик күп нәрсәгә күземне йомам. Әмма син һаман яхшылык белән килгәндә, татулык булсын дип тырышканда, кабат-кабат синең әйбәт булуың белән файдаланып, «әәәй, барыбер бер нәрсә әйтми ул» дип белән арамны өзәм. Шулвакыт миндә бернинди дә хис булмый. Авыр да, җиңел дә түгел. Күргәндә исәнләшәм, киткәндә саубуллашам. Бетте. Андый кешеләрне яныңда тотарга ярамый.

– Үзеңнең кеше үпкәләткәнең бармы?

– Без беребез дә гөнаһсыз түгел. Андый хаталар эшләмәскә тырышам. Элек нәрсә уйлыйм, шуны туры бәреп әйтә идем. Шунлыктан, уйламыйча үпкәләткән вакытларым да булгандыр. Фирзәр абый Мортазин белән нәкъ шул туры сүзле булуым аркасында дуслашып киттек.

– Кайвакыт үзебез дә теләмичә кемнедер үпкәләтебез яисә билгеле бер хәлдә гаепсез булып та гаепле булып калабыз. Мондый хәлләр булганы бармы?

– Бер гаепсез вакытта гаепле булып калган вакытларым күп булды. Әй борчыла идем, гаделлек булсын дип тырыша идем. Ә чынлыкта исә, синең шундый хәлдә калуыңа беркем дә гаепле түгел. Ярдәм итәм дип кеше эшенә, кеше арасына кысылырга гына кирәкми.

– Фирзәр абый белән булган танышуны сөйләп үтче.

– 2014 нче елның җәе. Әле студент вакытларым. Айрат Әгзәмович –  көллият директоры, кайбер укучыларны төрле чараларга җырларга җибәрә иде. Бу юлы миңа Буа районының бер авылында Сабантуйда җырларга туры килде.

Бәйрәмне алып баручы безгә: «Буаның үзендә кичке җыен була, калмыйсызмы?» –  диде. Без ризалаштык. Миңа Буа районы халкы шундый ошаган иде, кайтасы да килмәде. Рәхәтләнеп «цыкылдатып» сөйләшә алар!

Бу җыенда Буа районының барлык артистлары бар иде. Фирзәр Мортазин, Раил Садриев үзенең театр коллективы белән, Илназ Минвәлиев һ.б.

Иң беренче Раил абый янына йөгереп килдем. «Исәнмесез, сакаллы абый, өч җыр җырлатсагыз, кайтып китәр идем, машина көтә», –  дип борын кырыендагы бер озын йонын да йолкып алганым истә. Шаркылдап көлеп җибәрүе булды! «Что за чудо?!» –  ди миңа. «Альфредовна», –  дидем. Ике җыр җырлап тор, ошаса, өченчесен дә җырлатырмын, диде.

…Урам сәхнәсендә рәхәтләнеп җырлап торам. Читтән кемнеңдер бик каты итеп карап торганын сизәм. Ул Фирзәр абый иде. Ике җырымны җырлаганнан соң, Раил абый чыкты, әле яңа булган бөтен хәлне сөйләп кешене көлдерде дә, өченчесен җырларга кушты. Фирзәр абыйның карап торганын һаман сизәм. Куркуымнан сәхнәнең икенче ягыннан чыгып киттем. Барыбер тотты! Каршыма чыкты да: «Син кем? Ник кеше җырын җырлыйсың? Үзеңнеке юк әллә», –  ди миңа. Мин күзләремне шар итеп ачтым да: «Үземнең җырлар әлегә юк, Фирзәр абый язып бирсә, булыр», –  дидем. «Сиңа үзеңнеңрепертуарыңны булдырырга кирәк, наным, кеше җырына реклама ясап йөрмә», –  диде абзый. Шуннан сөйләшеп киттек. Гыйнвар аенда «Беренче кар» һәм «Көзге гөлләр» дигән беренче җырларымны бүләк итте. Ришат Фазлыйәхмәтов белән дә ул таныштырды. Укыган вакытта аның төркемендә эшләп алдым.

Фирзәр абыйны хөрмәт итәм. Аның кебек зур йөрәкле кешеләр бик аз. Ул миңа түгел, бүтән бер таланты, тавышы булган кызга да ярдәм итә алыр иде… Ә язмыш безнең юлларны кисештерде. Үзләренең балалары, оныклары булса да, хатыны Наилә апа белән «кызым» дип якын итеп эндәшәләр, кайчан кайтма зурлап кунак итәләр.

Фирзәр абыйга «Беренче кар» җыры өчен мин гомеремнең соңгы сулышына кадәр рәхмәтле булырмын. Ул тыштан каты булып күренсә дә, нечкә күңелле, тыйнак кеше. Әле Наилә апа белән сәламәт булып, озын-озак еллар яшәсеннәр иде. Рәхмәттән башка сүз юк.

«Без хәзер икебез бербөтен»

– Алмаз нинди ир ул?

– Безнең Алмаз белән кавышып китү кинәтрәк булды. Йөри башлаганчы ук, дусларына, туганнарына карата игътибарын күзәтә идем. Ул туган җанлы, ярдәмчел, дөрес киңәш бирә торган чын ир-егет! Кавышканнан соң бу сыйфатларының тормышта зур роль уйнавын әйтми булдыра алмыйм. Синекеләр, минекеләр дип бүлү юк. Начарны яхшыдан аера белә. Булдырабыз, булсын дип, гаилә өчен тырыша. Икебез дә иҗат кешесе, бергәләп концертлар куябыз. Сөйлисе сүзләребез, җырларыбыз күп. Сыешып бетеп булмый. Концертта Алмаз икебезнең дә көчле якларын ачарга тырыша. Ул миннән, мин аннан яхшырак булырга тырышу, көнләшү юк, Аллаһка шөкер. Без хәзер икебез бербөтен. Характеры да юк түгел… Үз фикерен әйтә, каршы төшсәң, дәлилләп күрсәтә. Барыбер аның хаклы булуына ышанасың. Горурланып әйтә алам: авыр вакытта иң олы терәгем –  ирем, Аллаһка шөкер. Ачуын китерсәң, тавыш күтәрми, күпмедер вакыт сөйләшми йөри дә, аннан кайта. Бер елдан артык яшәү дәверендә яраклашып бетәбез бугай инде… «Һәр кешенең үз «эские» була, кызым», –  дип әйтә иде әти. Яратышып өйләнештек, Аллаһка шөкер, матур итеп яшәргә язсын!

– Балачакта һәр кыз бала ирем менә шушындый булсын иде дип хыялланадыр. Шушы хыялларың чынга аштымы?

– Булачак ирем әти кебек кеше булсын иде дип хыялландым. Ул һәрвакыт минем өчен авторитет булды. Алмазда әти холкының чалымнары бар, манералары да охшап китә. Күңеле яхшы кешеләр гомумән охшаш була.

– Ышанып барлык серләреңне сөйләрлек кешең бармы?

– Бар –  үзем. Бу шизофрения дип аталамы икән, белмим. Машинада йөргәндә, үземә үзем сөйләнәм дә, аннан киңәш бирәм. Гомумән, рульдә йөрергә яратам. Миңа ул рәхәтлек, тынычлык бирә. Бик күп сорауларыма җавапларны нәкъ менә машинада, рульдә барганда табам.

– Хатын-кызларның күбесен «чәйнек» дип сүгәләр. Бу сүзләр сиңа кагыламы?

– Башта өч, соңыннан ике тәгәрмәчле сәпиттә йөрдем. Аннан соң абыйлар мине «копейка» машинасында йөрергә өйрәтте. 10-11 яшьләремдә авыл эчендә йөри идем инде. 19 яшемдә машина йөртү таныклыгы алдым. Дөресен әйтим, тизлекне яратам. Янымда кеше утырып барса, каушарга мөмкинмен. Әти һәрвакыт «чапма» дия иде. Хәзер Алмаз тизлекне контрольдә тота.

Алай артык кумыйм да кебек, чөнки 3-4 ел элек юл һәлакәтенә очрадым. Үземә, Аллаһка шөкер, бернәрсә дә булмады. Әнигә әйтмәскә булдым. Әмма ул, бер айлап үткәч, үзе: «Нәрсә булганын беләм», –  диде. Аңа ул көнне төш кергән икән. Соңыннан әти дә бу хакта белде. Йөргәндә сак булырга кирәк, өйдә безне көтеп торыр кешеләр булуын онытмыйк.

«Авылда гына яшәп булмас»

– Бүген авылда яшибез, дигән идең. Бу нәрсә белән бәйле?

– Авылда яшәвебезне белгәч, гаҗәпләнәләр инде. Карантин башлангач, суыткычларыбызны сүндереп, авылга кайтып киттек. Алмаз да, мин дә Казанда эшкә йөрмибез. Аннан май аенда минем дәү әни китеп барды. Әни зур өйдә бер үзе калды. Аның да сәламәтлеге бик яхшыдан дип әйтмәс идем. Эш булганда, тиз генә әзерләнәбез дә, чыгып китәбез. Безнең авыл шәһәрдән ерак түгел, 70-80 чакрымгына. Юллар яхшы, Аллаһка шөкер. Әлегә җайсыз дип әйтә алмыйм.

– Авылда тору рәхәт бит, әйеме? Авылда гына яшәр идегезме? Маллар асрап, көтү кайтканын көтеп…

– Мин Казанны бик яратам! Әмма анда авылдагы булган иркенлек җитми. Иртән торып рәхәтләнеп урамда эшләр эшлисең, саф һава сулыйсың… Шулай да без әле яшьләр, авылда гына яшәп булмас. Көн саен дөньялар тынычлансын да, янә яраткан эшебездә эшләргә язсын иде дип телим.

– Ипотека түлисездер, акча җитәме?

– Әйе, өйләнешкән елны фатир алган идек. Туйга кадәр ремонт ясадык. Акча күбрәк булган саен, шуның кадәр теләкләрең арта. Әти миңа гел аягыңны юрганыңа карап сузасың, дип әйтә иде. Булганына шөкер!

– Әле бәби көтмисезме соң?

– Юк.

– Алмазның яше бара бит, ул телидер. Ярый, син яшь тә соң…

– Эш яшьтә түгел бит. Нормаль гаиләдә барысы да бала телидер инде ул, ә без шулар рәтенә керәбез кебек. Аллаһ насыйп итеп, безгә дә бу бәхет килер!

– Әни булгач, сәхнәне калдырып торырга кирәк булырмы?

– «Менә шулай итәчәкмен», –  дип әйтеп буламы икән? Әгәр кәефем, сәламәтлегем булса, әлбәттә, җырлаячакмын. Бертуган апам бер ай элек малай алып кайтты. Ул бала бигрәк бәләкәй бит. Сабыйга анасыннан башка беркем кирәкми дә. Шуңа күрә киләчәктә нәрсә буласын әйтә алмыйм. Барыбызга да хәерле балалар насыйп итсен.

«ТМТВ премиясен сатып алу дигән әйбер юк»

– Бу тормышта иң кызыклы максатың нинди?

– Кызыклы дип әйтү дөрес булмас инде ул. Максатлар берәү генә түгел, беренчедән. Иң теләгәне –  үз образымны булдырып, кабатланмас артист булу. Халыкны җырларым белән сихри дөньяга алып кереп китеп, бөтенләй икенче төрле кеше ясыйсым килә. Концертларыбыздан яшәргә көч, дәрт җыеп кайтуларын телим. Максатларымның берсе –  үз эшемне булдыру. Бу күбрәк хыялдыр бәлки. Фикер материальләшә бит, яхшы әйберләр уйласаң, узеңә максатлар куйсаң, барысы да һичшиксез чынга ашачак.

– Кабатланмас җырчы булыр өчен нишләргә кирәк?

– Кабатланмас җырчы булыр өчен, фишка булырга тиеш! Эшләргә, эзләнергә, ялкаулыгыңны таптарга кирәк. Аудиторияне тота белерлек итеп җырларга, сөйләргә кирәк дип уйлыйм. Сорауларың арасында иң авыры шушы булгандыр…

– Ротацияләр, акча кирәк…

– Әйдә, бу темага сөйләшмик әле. Бу ротация, акчалар турында артистларның күбесеннән сорадылар инде… Ничә сум икәнен дә, түләп ТВдан күрсәткәннәрен дә бар халык белә. Пандемия вакытында бәяләрне төшерделәр, безгә бу бик ярдәм итте.

– ТМТВ премиясен сезгә тапшырдылар. Болар үзара бәйлеме? Бәяләрне төшерделәр, димәк, алырга кирәк?

– ТМТВ премиясен сатып алу дигән әйбер юк. Эфир вакыты сатып алына. Канал белән даими хезмәттәшлек итүне бәяләп, тапшырыла бу премия.

– Гомумән, премияләр, исемнәр синең өчен мөһимме?

– Элек конкурсларда катнашырга, ярышырга ярата идем. Стимул ала идем. Ә премияләргә килгәндә, ул миңа рәхәтлек кенә бирә. Мин аларга каршы түгел, шул ук вакытта бик мөһим әйбер дип тә күрмим.

– Кабатланмас җырчы була алмасаң, ни булачак?

– Әле иҗат юлымның башында гына торам, шуңа күрә мондый уйлар миндә булырга тиеш түгел. Киләчәктә ни булачагын беркем белми, барысы да Аллаһ кулында. Шунысын тәгаен беләм: алга таба да репертуарымнан халык җырларын төшереп калдырмаячакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк