Логотип
Журналда укыгыз

Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсур син бу холкың белән кияүгә дә чыга алмассың диде»

Әле күпләр хәтерлидер, заманында чишмә чылтыравыдай үзенчәлекле тавышы белән эстрадада балкып алган Светлана Сабирова исемле җырчы бар иде. Баксаң, ул беркая да югалмаган икән. Бүгенге көндә “Балала...

Әле күпләр хәтерлидер, заманында чишмә чылтыравыдай үзенчәлекле тавышы белән эстрадада балкып алган Светлана Сабирова исемле җырчы бар иде. Баксаң, ул беркая да югалмаган икән. Бүгенге көндә «Балалар иҗаты үзәгендә» эшли, үзе кебек җырга-моңга гашыйк сабыйларга музыка дөньясы серләрен ача. Нәкъ менә шуңа да кызы Гөлназ белән күптәннән сөйләшсем килеп йөри иде. «Әни бүген безнең уңышларга сөенеп, тыныч кына яши. Ул беркайчан да өскә күтәрелер өчен ялагайланып, сорап йөри торган кеше булмады, тыныч кына үз эшен дәвам итте. Миңа сәнгать дөньясына юл күрсәткәне, музыка белеме алырга мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтем чиксез», – ди Гөлназ.

Ул үзе Азнакай якларында туып үскән. 2000 елда Казанга күченеп киләләр. Музыка мәктәбендә скрипка классын тәмамлый. Өченче курстан «Балалар иҗаты үзәгендә» эшли башлый. Бүгенге көндә «Татарстанның халыклар дуслыгы йорты»нда чаралар оештыру бүлеген җитәкли.

Илсур исә – авыл малае. Актаныш районының Чалманарат авылында туып үсә. Театр училищесының эстрада факультетын тәмамлый. 2011 елдан «Гүзәл-Илдар» җыр театрында – алып баручы. Бүгенге көндә икесе дә «Халыклар дуслыгы йортында» хезмәт куялар.

«Сәхнәдә егет белән кыз ролен уйнасак та, пәрдә артына чыгуга юлларыбыз ике якка аерыла иде, дөресрәге бер-беребезне бөтенләй өнәмәдек», ­– дип искә ала Гөлназ, Илсур белән «Гүзәл-Илдар» җыр театрында бергә эшли башлаган чакларын. Баштарак Илсур «бу киребеткән» белән эшләргә теләми, ә Гөлназ исә егетне бала-чагага саный. Хәтта: «Мондый холкың белән кияүгә дә чыга алмассың син», – дип тә ычкындыра әле Илсур бервакыт. Шулай гел сүз көрәштереп, килешә алмыйча йөргән чакта бер-берсенә гашыйк булуларын сизми дә кала алар. Мәхәббәтне аңлар өчен аерылып тору кирәк диләр бит. Егет ял алып берничә көнгә авылга кайтып киткәч, Гөлназга нидер җитмәгәндәй була, Илсурны юксына башлый. «Шул көннән күзем ачылып киткәндәй булды, аңа бөтенләй башкача карый башладым», – ди Гөлназ. Сәхнәдә дә, юлда да гел бергә булырга күнеккән пар, аерым яши алмауларын аңлап, өйләнешергә уйлыйлар. Быел июнь аенда никах укытсалар, сентябрьдә гөрләтеп туен да үткәрәләр. «Гүзәл һәм Илдар белән эшләүнең дә, тәэсире булмый калмагандыр. Алар безгә үрнәк күрсәттеләр, авыр чакта киңәшләрен дә җәлләмәделәр», – ди яшь кәләш.

Гөлназ үзе шулай дип сөйләсә дә, Илсур инде аны 14 яшеннән үк ошатып йөргән икән бит. «Җырлыйк әле» тапшыруының башланганда һәм тәмамланганда күрсәтә торган көйле өлешендә Бауман урамында багана төбендә җыр сузучы кызны телевизордан очраклы гына күреп ала ул. Һәм шул көннән алып күңеленнән чыгара алмый. Әмма бу хакта Гөлназга бары тик соңыннан, инде өйләнешеп яши башлагач кына әйтә. Бәлки егетнең кызга төрттереп тегене-моны эндәшүләре, уйнап-шаяртып маташулары шул гашыйклык матавыклары да булгандыр. Бәлки язмыш үзе шулай шаярткандыр. Әмма шунысы куанычлы, «Гүзәл-Илдар» җыр театрында эшләгән дәвердә алар инде бер-берсенең холык үзенчәлекләрен белеп бетергән. «Икебез дә кызу, ду китереп талашып та алабыз, берничә минут үтми тынычланып, дуслашабыз да», – дип сөйли Гөлназ көлеп. Әмма ни генә дисәң дә яшь хатынның иренә булган мәхәббәте күзләреннән үк күренеп тора. «Илсур белән яшәве дә, эшләве дә рәхәт. Ул бүгенге көндә тамашачыга ни кирәген тиз тотып ала. Һәр концертка ниндидер бер яңалык кертеп, башкаручыны тагын да яңа төсмерләргә баета. Мәсәлән, быел Филүс Каһиров белән бергә эшләвебез, әнә шуңа дәлил. Бүгенге көндә конкуренция көчле. Безнең кебек бергә эшләүче яшь гаиләләр артканнан арта бара. Шул ук Азат һәм Алсу Фазлыевлар, Ризат һәм Зинира Рамазановлар һ.б.ны гына алыйк. Аларның чыгышларын карап барабыз һәм хөрмәт итәбез. Алар да безнең кебек үк үз тырышлыклары белән иҗат итүчеләр. Шуңа да бүгенге көндә халыкны җәлеп итү өчен, гел үз өстендә эшләргә, яңадан-яңа һөнәрләргә өйрәнергә, төрле тәҗрибәләр үткәрүдән дә курыкмаска кирәк», – ди Гөлназ. Үзләренә ел саен бер клип төшерү бурычы куйганнар. Киләчәктә музыка буенча белемнәрен тагын да тирәнәйтеп сәнгать өлкәсендә бер башка югарырак күтәрелү хыяллары да бар. Инде иҗатларының җимешләре дә күренә. Декабрь аенда гына «Сагынасыңмы, саргаясыңмы» җыры белән «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты исеменә лаек булдылар. «Әле ярый безне хөрмәт итеп, гел ярдәм кулын сузарга әзер булып торучы дусларыбыз бар», – дип сөенә яшь парлар.

Зарланып утырырга яратмый алар. Узганы һәм алдагысы өчен борчылмый гына, үз эшләрен дәвам итәләр. Теләкләре – берничә бала алып кайтып, үз йортлары белән шәһәр читендә яшәү. Шул ук вакытта иҗат эшеннән дә читләшергә уйламыйлар. Тырыш, гадел һәм тормыш ваклыкларыннан курыкмыйча гел алга омтылучы яшь парларга бары уңышлар гына телисе килә.

Автор: Фәния Лотфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк