Гәүһәр апаның мәхәббәте
Егерменче гасыр үтеп китте. Ә ул әле минем күңелдә яши. Безнең җаннарга мәңгегә кереп урнашкан, исемнәре дә халык күңеленә уелып калган асыл затлары белән яши
Егерменче гасыр үтеп китте. Ә ул әле минем күңелдә яши. Безнең җаннарга мәңгегә кереп урнашкан, исемнәре дә халык күңеленә уелып калган асыл затлары белән яши. Алар турында язасы, аларны зурлыйсы, күңелләребездә терелтәсе, шушы гасырда да яшәтәсе килә. Әгәр дә... әгәр дә бу илаһи затларны бергә җыйсаңмы?!.. Аларның матурлыгыннан күзләр камашыр, алардан агылган нурдан җаннар җылыныр иде.
Гәүһәр апа гомере буе яшьлеккә гашыйк кеше иде. Дуслары да – хатын-кызмы, ир-ат булсынмы – күбесе яшьләр иде. Яшь буын артистлар да аңа «подружка» дип эндәшә, ул үзе дә калын тавышы белән шулай җавап бирә иде.
Бала кебек «кете-кете» көлә иде. Гомумән, бөтен нәрсәдә ихлас иде. Ихлас ярата, ихлас тузына, нәфрәтләнә. Тузынганда аның искиткеч матур яшкелт-соры күзләреннән утлар оча, яратканда нурлар чәчелә иде. Гәүһәр апаны сәхнә яшәтә, яшәртә иде. Ә утырып торганда... зур гәүдәсе белән сәхнәгә чыгар да, селкенә дә алмас кебек тоела иде. Ләкин сәхнәдә башын гына күрсәтүе була («Татар хатыны ниләр күрми»), могҗиза туа иде. Әйтерсең лә аның тулы гәүдәсе үзеннән-үзе күтәрелә, җиңеләя, күзләреннән очкыннар оча. «Банкрот» спектаклендә әле рәхәтләнеп биеп тә ала.
Сәхнә аның гәүдәсе белән генә түгел, энергиясе, аурасы, рухы, җаны белән тула иде.
Эх, әгәр дә «Инсаният» театры алданрак оешса... Әйе, ул әле дә яшәр иде кебек. Театрдан аерылгач, рухи яктан үлә артист. Ә физик үлем озак көттерми. Бигрәк тә гаиләдә дә ялгыз булса. Чөнки артистның бөтен тормышы, яшәвенең мәгънәсе – театр.
Ләкин мин Гәүһәр апаның яшәвенең мәгънәсе булган мәхәббәте турында да язарга җөръәт итәм. Ул – Дилюс абый. Мин моны бер төн эчендә аңладым.
Чаллы гастроле. Безне Гәүһәр апа белән бер номерга керттеләр. (Шул көннән без, яшь арабыз зур булса да, якынаеп, дуслашып калдык. Мин моның өчен язмышка рәхмәтле.) Әмма бу гастроль театр өчен фаҗигале булды. Театрыбызның күренекле, бик кирәкле артисты Дилюс Ильясов вафат булды. Әле яшәргә дә яшәргә иде дә бит...
Без бу хәбәрне ишеткәндә Гәүһәр апа белән бүлмәбездә идек. Ул кич буе сөйләшмәде. Аның ялтыравыклы, куе зәңгәр төстә затлы бер күлмәге бар иде. Ни өчендер шул күлмәген киде. Төн булды. Ул караватына утырды. Мин йоклап китәм дә, кинәт уянам. Ә ул һаман утыра. Таң атуга чыгып китте.
Дилюс абый белән хушлашу Энергетиклар культура сараенда оештырылган иде. Халык җыелган. Бервакыт Гәүһәр апа килеп керде. Кулында чәчәкләр. Ялгызы гына Дилюс абыйның гәүдәсе янына килеп басты. Бер мизгел туктап басып торды да, ялгызы гына чыгып китте...
Күп еллар узды, ләкин бу кадрлар минем күңелемдә уелып калды. Ул төнне ниләр уйлады икән Гәүһәр апа. Мөгаен бөтен тормышын күз алдыннан уздыргандыр. Ә мин шул төн эчендә Гәүһәр апаның гомерлек мәхәббәтенең шаһите булдым.
Мәхәббәт беркемне дә битараф калдыра алмый. Ярата белгән кеше берничек тә бәхетсез була алмый. Димәк, Гәүһәр апа Камалова яшәүнең, яшьнәүнең, мәхәббәтнең татлы да, ачы да, шәфкатьле дә, гайрәтле дә, бәхетсез дә, бәхетле дә мизгелләрен кичергән.
Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан язмасы. 2001 ел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк