Логотип
Журналда укыгыз

Илдар Хәйруллинга - 70!

... Нәкъ шушы рольдә Илдар Хәйруллин, Бикчәнтәев мәктәбе вәкиле буларак, шул ук вакытта Сәлимҗанов мәктәбе үзенчәлекләрен дә саклап калып, тулы рәвештә ачылып җитә ала. Киләчәктә әлеге тандем безне кабат шаккаттырыр һәм шатландырыр дигән теләктә каласы килә. Югыйсә, юбилеена актёр бик тә күркәм әзерлек белән килде.

Дәвамы. Башын «Сәхнә» журналының июнь саныннан укыгыз.

«Буранный полустанок» романы инде 70 елларда ук культ статусына күтәрелә, ләкин язучының 80 яшьлек юбилеена таба бераз онытылып та өлгерә, Чыңгыз Айтматовның башка әсәрләре кебек үк, укучысын ымсындырып торган актуальлеген югалта башлый һәм классик әсәр статусын яулый алмый кала. Шулай да төрки халыклар театрларында, бигрәк тә Казахстан һәм Кыргызстанда Айтматовны шулкадәр еш сәхнәләштерәләр ки, инде кайчак прозасын сәхнәләштерүгә тыюлар кертми булмыйдыр дигән фикергә киләсең, чөнки күпчелек спектакльләрнең сыйфаты бик түбән дәрәҗәдә. Бәхеткә каршы, шулар арасында яхшылары да очрап куя. Илгиз Зәйниевнең «Мәңгелек буран»ы – капма-каршы хисләр уята торган «бәхәсле» спектакль. Биредә таң калдырырлык сәхнәләр дә, тирән моментлар һәм метафоралар да бар, шул ук вакытта баналь иллюстрацияләр дә юк түгел. Стиль ягыннан да төрлелек күзәтелә. Берничә бик оста башкарылган рольләр бар, һәм Буранлы Идегәй ролендә Илдар Хәйруллин үзе бар. Аның уены спектакльнең барлык башка кимчелекләрен каплый сыман, шул ук вакытта Илдар аганың өстенлекләрен тагын да киңрәк ачып сала. Гомумән алганда, минем «бәхәсле» диюем тәнкыйтьтән бигрәк комплимент дияр идем, чөнки үзең уйлап тапкан осталык үрнәкләрен тагын да камилләштергәндә генә бәхәсләр тумый торгандыр яисә бер типтагы күнегелгән калыптагы спектакльләр бәхәс уятмаска мөмкин. Аларның режиссёрлары хакында, гадәттә, болай диләр: «көчле, ләкин кызыксыз», моннан да өметсезрәге юк. Күпчелек кеше таптаган юлдан барганчы, ялгышлар аша булса да, үз сукмагыңны булдырырга тырышу – яхшырак, өстенрәк. Шуңа күрә спектакльнең мондый «җитешсезлек»ләре уңай үзенчәлеккә әйләнә, Хәйруллин башкаруындагы чәнечкеле, кайчак дорфа, ләкин тулы образ булган Идегәй ролен тулыландырып килгән эмоциональ фонын көчәйтүгә хезмәт итә. Премьера алдыннан интернетта «Мәңгелек буран» спектакленең кыскартылган ролигы чагылыш таба. Аны хәзер дә эзләп табарга мөмкин. Спектакльдә ул бәлки күренми дә торгандыр, ләкин видеода бик ачык аңлашыла: «әгәрләр» булмаса, Илдар Хәйруллиннан искитмәле киноактёр чыккан булыр иде... Алгы планга чыгарып төшерелгән чын ир-ат йөзе, көчле, үҗәт һәм акыллы – әнә шундый булып кереп кала ул хәтергә.

Илдар Хәйруллинның соңгы вакытта уйнаган рольләренең берсе – Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез?!» спектаклендәге Тамерлан Исламов роле. Күпмедер аерылышудан соң Мансур Гыйләҗев һәм Фәрит Бикчәнтәев, Фәрит Бикчәнтәев һәм Илдар Хәйруллин кабат бер аланда очраша. Гаилә мөнәсәбәтләре җимерелү һәм торгызылуны сурәтләгән спектакль татар милләтенең яшәү көчен һәм бердәмлеген чагылдырган метафорага әйләнеп, узган театр елының иң мөһим постановкаларының берсе була. Мин спектакльнең нинди авыр шартларда тууын үз күзләрем белән күреп тордым. Актер иң башыннан результатка иреште дип әйтеп булмый, әкренләп, репетиция азакларына таба, прогоннар башлангач, үз кешеләре өчен сәхнәләштерелә башлагач, күрәсең – әлеге роль дә Илдар Зиннурович башкарган иң көчле образларның берсе булуын аңлап аласың. Актёр һәм аның каһарманы әледән әле тамашачы көткәннәрне гел алдап килә: салмак уен, акрынлап ачылып килгән характер, әүвәл ямьсез, күңелгә ятмаган персонаж әкрен-әкрен гаиләнең төп төрәгенә әйләнә, роль белән янәшә әле подтекст, әле надтекст ачыла. Роль тулаем бер сулышта башкарыла, тамашачыга карата коры, эмоциональ буяулар белән авырайтылмаган. Өлкән яшьтәге инде тәмам талчыккан табиб югары әхлакый ныклык белдереп, үз-үзен аямыйча күптәнге дошманы, ирексездән ата-анасын үтергән кешене коткарырга ашкына. Тик Мөслимне коткару – бер пәрдә генә. Тамерлан гаиләне ничек тә саклап калмакчы була, шуның өчен көрәшә. Һәм ул нәтиҗәгә ирешә дә, спектакльне шатлыклы финал көтә. Тик героебыз гына ахырда әллә ни бәхетле түгел. Бер гаилә булдыра алганны бөтен бер халык булдыра алырмы?! Татарны киләчәктә нәрсә көтә? Пьеса һәм спектакльнең тирән мәгънәсе сюжет белән генә чикләнми, озак дәвам иткән ачы тәэсир калдыра. Композиция уртасында гаҗәеп осталык белән башкарылган Тамерлан образы тора, олуг талант иясе булган һәм искитмәле тырыш актёр аны тирән хис итеп, эчке дөньясы аша уздырып, бөтен рухи һәм интеллектуаль көчен сарыф итеп башкара. Нәтиҗәдә, театрның тулы һәм актуаль бер күрсәткеченә әйләнә. Инде, ниһаять, бер дә шикләнмичә, шуны әйтергә була: нәкъ шушы рольдә Хәйруллин, Бикчәнтәев мәктәбе вәкиле буларак, шул ук вакытта Сәлимҗанов мәктәбе үзенчәлекләрен дә саклап калып, тулы рәвештә ачылып җитә ала. Киләчәктә әлеге тандем безне кабат шаккаттырыр һәм шатландырыр дигән теләктә каласы килә. Югыйсә, юбилеена актёр бик тә күркәм әзерлек белән килде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк