Логотип
Журналда укыгыз

Ильяс Шәрипов: «Музыка, беренче чиратта – күңел теләге»

Ильяс Шәрипов, баянчы, Халыкара конкурслар лауреаты белән әңгәмә.

Ильяс Шәрипов, баянчы, Халыкара конкурслар лауреаты белән әңгәмә.

– Ильяс, иң элек синең белән якыннан танышыйк әле.

– Мин Кукмара төбәгендә туып үстем. Шунда укыдым, музыка мәктәбендә белем алдым. Гади эшче гаиләдә тәрбияләндем: әтием инженер булып эшли, әнием – укытучы. Әти-әнием иҗатка һәм сәнгатькә мөкиббән кешеләр. Гаиләдә без ике бала, сеңлем бар. Ул спорт юнәлешен үз итә.

– Музыка белән кызыксынуың кайчан барлыкка килде?

– Беренче сыйныфта укыганда әти-әнием мине музыка мәктәбенә баян сыйныфына алып килде. Алар мине шушы сәнгать төре белән якыннан таныштырды һәм миндә музыкага карата мәхәббәт уятты. Бүгенге көндә мин Казан консерваториясенең халык уен кораллары факультетында белем алам. Быел 4 нче курсны тәмамлыйм, Аллаһ боерса. Хәзерге вакытта диплом эшен язу һәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү белән мәшгульмен.

– Сине татар эстрадасы артистлары янәшәсендә еш күрәбез.

– Әйе, соңгы берничә елда татар эстрадасы артистлары белән тыгыз хезмәттәшлек алып барам. Илшат Сафин, А.Абитов, Г.Абдуллина, Р.Габбасов, Зәлилә белән төрле концертларда, бәйрәм чараларында катнашабыз.

– Әйт әле, музыка синең өчен табыш чыганагымы, әллә инде күңел кушкан шөгыльме?

– Әлбәттә, беренче чиратта, музыка минем күңелем кушкан шөгыль. Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә ул минем төп акча эшләү чыганагыма әйләнде. Шуны әйтәсем килә, күңел ятмаган эш белән шөгыльләнеп булмый, шуңа күрә, музыка, беренче чиратта – күңел теләге.

– Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән күптән эшлисеңме?

– Г.Кариев театрында бер елдан артык артист буларак хезмәт итәм. Әллә ни зур рольләр уйнамыйм, гадәттә, спектакльләрнең музыкаль өлешләрендә баянчы ролен башкарам.

– Ильяс, берничә дистә ел элек, электрон музыка популярлашкач, халык уен кораллары берникадәр арткы планга күчкән иде. Хәзер исә без, киресенчә, аларның кабат сәхнәгә кайтуын күрәбез түгелме?

– Бу, беренче чиратта, халыкның тере музыкага, милли уен коралларына тартылуы белән бәйледер, минемчә. Икенчедән, тамашачыга сыйфатлы продукт кирәк, күрүебезчә, рус һәм татар эстрадасында барлыкка килүче электрон музыка үрнәкләре алар бер көнлек. Ә үзебезнең халык уен кораллары һәм тере тавыш белән иҗат ителгән музыка халык күңелендә күбрәк саклана. Гомумән, татар концертлары беркайчан да баянсыз узмаган. Әйе, төрле елларда халык уен коралларына алмашка синтезатор, электрогитаралар килде. Әмма алар барыбер баянны читкә чыгара алмады. Татар сәхнәсендә баянның үз урыны бар һәм ул шулай ук калачак дип ышанам.

– Татар һәм чит ил эстрадасы җырларына баянда каверлар ясыйсың. Бу юнәлеш белән кайчан кызыксына башладың?

– Тәүге каверны беренче курса укыганда Ed Sheeran исемле Британия музыкантының Shape of You җырына эшләдем. Аннары вакыт булган саен бу эшкә кабат әйләнеп кайта идем. Ә 2020 елда исә, пандемия белән бәйле карантин вакытында мин Инстаграм челтәрендә төрле эстрада җырларына каверлар яздыруга багышланган махсус сәхифә алып бара башладым. Нинди генә шартларда булсак та, тамашачы белән элемтәне өзәргә ярамый, шуңа күрә үзем дә бу эшне бик кызыксынып башкардым. Халык та яратып кабул итте.

– Социаль челтәрләргә мөнәсәбәтең нинди?

– Социаль челтәрләргә мөнәсәбәтем уңай. Бүгенге көндә алар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелеп киләләр. Watsapp кушымтасы көндәлектә күбрәк кеше белән аралашу өчен кулланылса, Инстаграм челтәре исә артист өчен, беренче чиратта, үзеңне күрсәтү һәм рекламалау мәйданчыгы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк