Логотип
Журналда укыгыз

«Иртәгә» кияүгә чыгам

Аның татар эстрадасында үз урыны, тамашачысы бар. Ләкин йөрәгенең мәхәббәт өчен дигән өлешендә әлегә бушлык. «Мин сине табам да югалтам, мин сине югалтам табам да» дип җырлый ул. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – җырчы Айгөл Рәхимова.

Аның татар эстрадасында үз урыны, тамашачысы бар. Ләкин йөрәгенең мәхәббәт өчен дигән өлешендә әлегә бушлык. «Мин сине табам да югалтам, мин сине югалтам табам да» дип җырлый ул. Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – җырчы Айгөл Рәхимова.

– Инстаграмыңда постлар саны аз, бу ни белән бәйле?

– Инстаграм күп игътибар таләп итә. Минем моңа вакытым юк. Буш вакытымны иҗатымны үстерүгә багышлыйм.

– Инстаграм синең өчен табыш чыганагымы? Реклама өчен ничә сум аласың?

– Әлбәттә, яшермим, инстаграм акча китерә. Бәяләрен әйтсәм дөрес булмас дип уйлыйм.

– Кайчан кияүгә чыгасың инде дип аптыратып бетерәләрме? Аларга ни дип җавап бирәсең?

– Бу сорау күпләрне кызыксындыра. «Иртәгә» дип җавап бирәм.

– Ирсез генә, үзем өчен дип бала табуга син ничек карыйсың?

– Бу һәркемнең үз эше. Кеше үзенең һәм баласының язмышын үзе хәл итәргә тиеш. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Шәхсән мин, үз баламның тулы гаиләдә үсүен телим.

– Айгөл, сез иремнең татар булуын телим дигән идегез. Бу хакта фикерегез үзгәрмәдеме?

– Хәзерге вакытта минем өчен булачак иремнең нинди милләттән булуы мөһим түгел, иң мөһиме – яхшы һәм лаеклы кеше булсын.

– Аш-суга осталыгыгыз ничек? Яратып пешергән ризыкларыгыз?

– Буш вакытымны мин рәхәтләнеп кухняда үткәрергә әзер. Үзем өчен дә, туганнарым өчен дә тәм-томнар пешерергә яратам. Иң яратып пешергән ризыкларым – бишбармак, өчпочмак, бәлеш.

– Зифа буегыз генетикамы, әллә үз-үзең өстендә эшләүме?

– Артык авырлык миңа тиз йога. Үземне гел формада тоту бик авыр. Матур буй сыным – көндәлек хезмәт нәтиҗәсе.

– Тормыш девизыгыз нинди?

– Тормышыңны яхшыракка үзгәртәм дисәң – кул кушырып утырма.

– Иҗатка килгәндә, эстрадага карашың ничек? Бүгенге көндә җырчы булу өчен талант кирәкме? Яки акча булса шул җитәме?

– Бу бик катлаулы, әмма кызыклы сорау. Иң мөһиме, мине дөрес аңласалар иде. Бүгенге заманда акчасыз кыенгарак туры килә. Җыр яздыру, клиплар төшерү күп чыгымнар таләп итә. Аннары ул җырны ротацияләү бәясе дә шактый кыйммәт. Тавышың булмаса, сәхнәдә җырлауның мәгънәсе юк. Күпме генә акчаң булса да, тамашачыны алдап, акча ярдәмендә генә халык мәхәббәтен яулап булмый. Артистларны халык күтәрә. Үз вакытында минем дә эстрадага керер өчен акчам булмады. Мин «Барс-Медиа»га рәхмәтлемен, мине күреп алдылар, иҗат юлымны башлап җибәрергә ярдәм иттеләр, алар миңа бик булышты.

– «Барс-Медиа» белән эшләми башлагач, сезнең чыгышларга ихтыяҗ кимедеме?

– Яшермим, беренче вакытта психологик яктан бик авыр иде. Бәхеткә, тамашачым һәрвакыт минем белән булды. Аллаһка шөкер, эшсез калдым дип әйтә алмыйм.

– Чит илгә күченеп китәргә теләр идеңме?

– Мин башка илдә яшәргә әзер түгел. Татарстанны бик яратам, әнием, сеңелем монда. Хәзерге вакытта Мәскәү-Казан арасында яшим.

– Кечкенә Айгөлгә нәрсә дип әйтер идең?

– Тормышыңда нинди генә авырлыклар булса да – бирешмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк