Логотип
Журналда укыгыз

Хатын-кыз үзен яратырга тиеш

Танылган алып баручы, журналист һәм блогер Айсылу Лерон белән әңгәмә.

Айсылу, «Татар радиосы»ннан ник киттегез?

– Гадәттә җәй көне тапшырулар ялга китә, «Хәерле иртә, Австралия» тапшыруы быел озаграк ял итте. Яңа сезон, сентябрь ае якынлашкан саен миңа ниндидер хис тынгы бирмәде: бу тапшыруны башка алып бара алмам кебек тоелды. 12 ел эчендә «Татар радиосы» эфирында мин үз сүземне әйтә алдым, моның өчен бик рәхмәтлемен. Күп төрле темалар күтәрелде, ялкынлы бәхәсле эфирлар булды. Ләкин кабаттан эфирга чыгып яңадан шул ук фикерләрне җиткерү, кабатлану – үземне көчләү булыр иде. Шуңа күрә китәргә карар кылдым. Минем фикер сөрешем, күңел халәтем башкарак юнәлеш алды. 

Хәзер «Тәртип» радиосына килдегез, русча әйтсәк «шило на мыло» булмадымы соң инде бу?

– Мин каядыр түгел, беренче чиратта «Татар радиосы»ннан киттем, аннары гына «Тәртип» радиосына чакырдылар. Кемдер мине бер радиодан икенчесенә китте дип уйларга мөмкин. Алай булмады ул. «Тәртип» радиосының форматы миңа бик якын, күңелемә ята. Монда PR-, SMM-белгеч буларак эшлим. Социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшлибез. Мин монда башка амплуада, һәм бу эшемне бик яратам. 

Айсылу, сез — инстаграмда төрле проектлар авторы. Ул сезнең өчен табыш алу чыганагымы?  Үз инстаграм битегездән кала  @sovet_kinesh («Киңәш кирәк»),  @serleshik («Серләшик»), @chat.tatar («Татар чаты») аккаунтлары да ачып җибәрдегез. Бу идея ничек туды?

– Бер-бер артлы килеп чыккан инстаграм группаларым алдан уйланылган әйбер түгел. Беренче «Киңәш кирәк» төркемен шәхси битемә күпләр яза башлагач, чарасызлыктан оештырып җибәрдем. 3-4 ел элек миңа «Айсылу, менә шулай булды, нишләргә икән» дигән төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә башладылар, башта мин аларны шәхси аккаунтыма урнаштырдым, берзаман алар шулкадәр күбәеп киттеләр, үз тормышымны чагылдырырга урын калмады хәтта. Берәр группа оештырырга кирәклеген аңладым, хәзер ул сорауларны шунда чыгарып барам, көнгә ким дигәндә 50 пост урнаштырам. Читтән караганда җиңел булып тоелса да, группа алып бару, әлбәттә, эш, хезмәт, ләкин мин аны бушка эшлим, анда кешеләр киңәш сорап язалар, бер-берсе белән аралашалар, ул шактый вакытны ала. Билгеле, анда ниндидер реклама да бар, ләкин аның бәясе бик арзан. Акча эшлим дип кенә аның кадәр эшне эшләр өчен җүләр булырга кирәк. Моны ниндидер альтруизм дип әйтсәң дә буладыр. «Серләшик» ул «Киңәш кирәк»тән чыккан төркем. Берзаман шәхси мөнәсәбәтләргә кагылышлы сораулар килә башлады. Кайбер язылучыларга бу теманы уку кызык булмады. Шуңа да шәхси, гаилә мөнәсәбәтләре һ.б. кагылышлы сорауларны «Серләшик»кә күчердем. Ул да тиз арада популярлашып үз укучысын тапты. Анысы да вакытны ала, тик эше әзрәк, чөнки анда күп дигәндә көненә 2-3 хат кына килә. Әмма бәхәсле фикер алышу өчен шулары да бик җитә. Аннары танышу хәбәрләре күп килә башлагач, моны да аеру кирәк дип таптым. Танышырга теләүчеләрне аерым бер чатка җыеп, аларның анда анкеталарын урнаштырып, танышу мөмкинлекләрен булдырырга тырышам. Теләсәләр анкеталарын башка группаларга да чыгарам. 

«Татар чаты» ничегрәк эшләп китте? Табышкан, кавышкан парлар бармы әле?

– Ул үзе аерым, зур тема, бу хакта бик озаклап сөйләшергә була. Ялгызлык темасы ул һәрвакыт булган, бар һәм булачактыр, бигрәк тә хәзерге заманның бер бәласе дисәк тә була. Хәзер элеккечә каядыр барып танышулар юк дәрәҗәсендә. Күбесенчә интернет ярдәмендә танышуга кайтып кала. Кешенең тормыш ритмы кызу хәзер... Әгәр син шушы яшәү рәвешең белән үз тиңеңне очрата алмагансың икән, димәк нәрсәдер үзгәртергә кирәк бит инде. Ә кешеләр үзгәрешләргә әзер түгел. Теләгең бар икән, бераз гына активлык күрсәтергә кирәк. Ир-егетләрнең күбрәк инициатива белдерүен, активрак булуларын сорар идем. Алар хатын-кызга байлык кына кирәк дип уйлыйлар. Әлбәттә, материаль яктан башка да мөмкин түгел, шулай да хатын-кызга беренче чиратта терәк, ышанычлы, тырыш ир кирәк. Аларның яратылып яшиселәре килә. Төркемдә берберсе белән танышып, аралашучыларны беләм, ләкин алар миңа отчёт бирмиләр.

Айсылу, сез бик актив хатынкыз, җитешмәгән җирегез юк. Әле бит 3 бала әнисе дә, ничек барысына да өлгерәсез?

– Бер нәрсәгә дә өлгермим, ләкин мин тырышам. Дөресен генә әйткәндә, теләкләр бик күп. Мин гаилә белән күбрәк вакыт уздыру турында хыялланам, гадәттә җәйге ялларны максималь дәрәҗәдә кулланырга тырышам. Балаларны берәр көн каядыр алып бармасам, бик борчылам. Каникулларда, ялларда нәрсәдер оештырам. Минем өчен иң мөһиме гаилә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балалар күбрәк күрсеннәр, ишетсеннәр, белсеннәр дигән теләгем бар, аның әле яртысы да үтәлмичә кала, кызганыч.

Сезнеңчә идеаль хатын-кыз нинди булырга тиеш? Ничек уйлыйсыз, сез ирегез өчен идеальме?

– Минемчә хатын-кыз үзен ярата белергә тиеш. Бигрәк тә өлкән буын хатын-кызларына җитми бу сыйфат: бик күп татар апалары үз-үзләрен шул хәтле корбан итеп бетерә, якыннары өчен барысын да эшлиләр, ләкин үзләрен оныталар. Шуңа күрә мин хатын-кызның әз генә булса да үзе турында уйлавын теләр идем. Үзен яхшы мәгънәдә яраткан, үзен аерым шәхес буларак кабул иткән кешегә хөрмәт белән карыйлар, аңа тартылалар. Идеаль булмасам да, идеаль булырга тырышам. Ир кеше өчен идеаль хатын-кыз аны аңлаучы, илһамландыручы, тыңлый белүче якын дус булырга тиеш. Мин үз ирем өчен шундый илһам чыганагы булырга тырышам да инде. 

Ашарга пешерергә яратасызмы? Гаиләгезне нинди ризыклар белән сыйлыйсыз?

– Хәзер зур гаилә булгач, ашарга пешермичә мөмкин түгел, пешермим дисәң дә пешерәсең. Төрле ризыклар әзерлим, чөнки өч баланың өч төрле таләп. Аллаһка шөкер ирем бөтен нәрсәне дә ашый. Көнгә әллә нинди вариантлар уйлап чыгарырга туры килә, өлгер генә!

Айсылу Лероннан  кош теле рецепты  тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

• 4 йомырка;

• чәй содасы;

• кирәгенчә он;

• чеметем генә тоз;

• кыздыру өчен көнбагыш мае.

Ингредиентларны кушып камыр басабыз, юка итеп җәябез. Ромб формалары кисеп, кайнап торган майда пешереп алабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк