Логотип
Журналда укыгыз

Көзгемә карап бөтен серләрем чишелә

Айгөл тумышы белән Баулы районы Татар Кандызы авылы кызы. Үзе турында ул мөлаем бер елмаю белән: «Бәхет – тәхеттә түгел. Әти-әнием һәм улымның исән-сау булуы – менә шул ул зур бәхет!» – дип әйтә.

Айгөл тумышы белән Баулы районы Татар Кандызы авылы кызы. Үзе турында ул мөлаем бер елмаю белән: «Бәхет – тәхеттә түгел. Әти-әнием һәм улымның исән-сау булуы – менә шул ул зур бәхет!» – дип әйтә. Бәхетле ханымга карап, күпләр көнләшеп үләр иде. Әмма үзе кичергәннәрен ул үзе генә белә. Сәхнә юлына басуның юллары нинди? Автор-башкаручы Айгөл Закирҗанова шушы һәм башка сорауларга  җавап бирде.

– Айгөл, иҗат кешеләре бит бераз хыялый була,  үз принциплары белән яши. Мин алардан хәтта куркып та куям. Ә Сездән, киресенчә, гадилек бөркелә. Бу Сезнең көнкүрештәге халәтме? 

– Мин гап-гади авыл баласы. Көнкүрештә борынымны югары күтәреп йөрмим. Гомумән, андый сыйфатка ия түгелмен. Кешеләргә карата һәрвакыт ачык, күрәсең, әти-әниемнең тәрбиясеннәндер бу. Әтием – электрик, әнием кырык ел гомерен балалар бакчасында нәниләрне тәрбияләүгә багышлады. Сабый чагымнан ук олыларны – олы, кечеләрне кече итәргә өйрәндем. Без ярлы да, бай да яшәмәдек.

Хыялый була алабыздыр без. Менә мин дә балачагымда җырчы булу хыяллары белән яшәдем. Сәхнәгә беренче тапкыр биш яшемдә чыгып, «Әй кара каш, кара күз» җырын башкарганым хәтердә. Шул вакыттан ук иҗатка юл яра башладым. Тамашачы биргән кәнфит-прәннекләр – беренче гонорарым! Мин аны зур бүләк итеп кабул иттем.

– Холкыгыз ягыннан Сез йомшак «песи»гә охшаган…

– Юлбарыс елы Кучкар йолдызлыгында туганга күрәдерме, бер дә тик торырга яратмыйм – миңа шул ук минутта, шул ук секундта булсын. Түземсез, шул ук вакытта тормышта максатчан, лидер кеше мин. Шундый булуым кайчак эчемне «тырнап» та ала. Алай да кайчак «дөнья куласасы»ннан аерылып, тукталып, хәл алам. Икенче яктан, җитез кешегә яшәве дә рәхәт бит ул. Танышларым миңа: «Вакытны ашыктырасың», – диләр.

Ачык булсам да, бөтен эч-серемне ачып сөйлим дигән сүз түгел әле бу. Якын дусларым юк минем. Якын сердәшчеләрем – әнием, әниемнең сеңлесе һәм бертуган сеңлем.

Мәктәптә укыган вакытта ук кешегә ышанмый башладым. Сыйныфташларымның кыерсытулары чыгырымны чыгарды – холкымда кешегә ышанмаучанлык сыйфаты барлыкка килде. Мин бу тормышта үземне һәм көзгемне генә якын дус дип әйтер идем. Көзгемә карап бөтен серләрем чишелә. Ул серләремне беркайчан да читкә чыгармый. 

– Авыл кызы булуына карамастан, Сез музыка белемен алырга омтылгансыз. Бу Сезнең үҗәтлекме яки әти-әниегезнең каты торуы да роль уйнадымы?

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Әлмәт музыка көллиятенә укырга кердем. Дүрт ел вокал бүлегендә белем алдым, хор артисты белгечлеген үзләштердем. Студент елларымны яратып, сагынып искә алам. Тормышның күңелле мизгеле иде ул. 

Күз алдына китерәсезме, бер нота да белмәгән, музыка уен коралларын тотып та карамаган авыл баласы идем мин. Укытучым бармакларыма сугасуга фортепианода уйнарга өйрәтте.

Кемдер мәҗбүриләмәде, үзем сайлаган язмыш иде бу – җырчы булу хыялына бер адым. Матур җырлар өчен тавышымны куйдым: дөрес тын алырга, җырлау алымнарын өйрәндем. Кечкенәдән үк үҗәт идем, әти-әнием дә «җырчы буласың, Алла боерса», – дип өндәп, көч биреп тордылар.

Музыка көллиятендә татар эстрадасы артистлары Илдар Әхмәтов, Рамил Галимҗанов, Наил Сәгъдиевләрдән бер курска түбән укыдым.

Яраткан кумирыгыз кем?

– Резидә Шәрәфиева. Аның җырларын тыңлап үстем, аның репертуарындагы җырларны башкарып конкурсларда катнаштым. Аның кебек зур җырчы булсам иде, дигән бөек идеяләр белән янып яшәдем. Сүз уңаеннан, пародияләр дә ясыйм әле мин аңа.

Авыл баласының юлы бер калага барып белем алу…

– Дөрес, мин дә Казанга юл тоттым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультеты режиссёрлык бүлегенә читтән торып укырга кердем. Уку дәверендә танышлык даирәсе артты – Салават Фәтхетдиновның баянчысы Альфред Якшимбетов һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актрисасы Венера Шакирова белән якыннан танышу, бер курста белем алу бәхетенә ирештем.

Вокал бүлегендә яңадан укыйсым, тулай торакларда яшисе килмәде. 2007 елны Наил Табанаков һәм Чәчкә төркеменә «Аксу» студиясенә эшкә урнаштым. Наил Табанаков белән Рөстәм Сәрвәровка зур сәхнәгә алып чыкканнары, иҗат дөньясы белән таныштырганнары өчен рәхмәтлемен.

– Бер музыка белгече мәдәният өлкәсендә читтән торып белем алуны укуга санамавын әйтте. Сезнең моңа карашыгыз ничек? Читтән торып режиссёрлык алымнарына өйрәнеп булдымы? 

Режиссёрлыкка читтән торып та өйрәнеп була, чөнки һәр кешедә сәләт бар, аны ача белергә генә кирәк. Тормыш ул болай да театр, без шушы театрда актёрлар дип карыйм мин.

Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин  театрларына барып карадым, ләкин күмәк сәхнәләрдә генә рольләр тәкъдим иттеләр. Авыл баласына фатир «снимать итү» шактый чыгым таләп итә,  шунлыктан, театрга эшкә кермәскә булдым. Наил Табанаковлар белән гастрольләрдә күп йөрдек, шул вакытта ук булачак тормыш иптәшемне очраттым, ул  аның төркемендә гитарада уйнады. Өйләнештек, аннан соң улыбыз туды һәм укуны калдырып торырга туры килде.

Шулай да, институтта алган белемемнең кирәге чыкты: үземә һәм башка җырчыларга клиплар төшерү өчен сценарий язам, концерт программалары төзим. Аннан соң, кечкенә булганда драма әсәрләре язарга ярата идем, рольләрне күрше кызмалайларга бүлеп бирә идем дә, мәш килеп, ишегалдында тамаша куя идек.

– Айгөл, Сез – автор-башкаручы. Фирдүс Тямаев та үзен шулай атый: «Мин җырчы түгел, җырлаучы» ди һәм автор-башкаручы булуын билгеләп үтә. Сез үзегезне кем дип әйтер идегез?

Үземне җырчы дип атарга батырчылык итмим, югары дәрәҗәләргә күтәрелмәгән әле мин. Уңышларым була калгач, автор-башкаручы һәм җырчы дип әйтер идем. Кайберәүләр «мин җырчы, премияләр иясе» дип социаль челтәрләргә язып куя. Халыкка танылмаган булсаң, бу «казану» гына синең җырчы булуыңны расламый. Җырчылар хәзер баштан ашкан. Чын җырчыны халык бәяли.

– Иҗат кешесенә шәхси тормышны алып баруы кыен яки бөтенләй мөмкин түгел, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Тиң яр сайлаганда беребез дә аерылышырбыз дип кавышмый. Барыбызның да матур гаилә корып, бәхетле яшисе килә. Әмма аерылу минем башымнан да узды. Ике яшьлек улымны әниләремдә калдырып, Казанга киттем, чөнки укуымны тәмамларга кирәк иде. Үз вакытында ярдәм кулын сузган әти-әниемә рәхмәтемне әйтеп туя алмыйм.

Бу теманы авырлык белән кабул итәм, аерылышуны беркемгә дә теләмәс идем. Кеше хәлен кеше белми, үзең генә бу хәлгә тарыгач никадәр кыен икәнлеген сизәсең шул. Авылдан киткәндә баламның үзәкне өзеп елаулары күңелнең нечкә кылларын какшатты. Шәхси тормышымда булган хәлләрне ачынып сөйли алмыйм булган да беткән… Бер кешене дә гаеплисем килми, ул безнең арада гына булган хәл. Янәдән гаилә кору турында уйламыйм. Улымны кеше итәсе бар. Ялгыз калмасам иде, дип куркып куям. Аллаһ боерса, барысы да яхшы булыр дигән өмет белән яшим.

– Айгөл, Сез көйләр дә, шигырьләр, хәтта матур әдәбият үрнәкләрен дә иҗат итәм, дисез. Кешегә танылган яки «хит» булган әсәрегезне әйтеп үтә аласызмы? Сезнеңчә, танылу алу өчен хәзерге заманда нәрсә эшләргә кирәк?

Соңгы арада шигырьләргә игътибар итә башладым, шигырь ошый калса, авторыннан көй язарга рөхсәт сорыйм. Хәзерге вакытта мин язган җырларны Гөлназ Сираева, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Башкортстан җырчысы Азалия Вәлиева һ.б. яшь башкаручылар җырлый.

Җырлар хит булып китәр өчен язылмый. Миңа шигырьнең сүзләре һәм мәгънәсе мөһим. Шигырь күңел халәтемә туры килергә тиеш. Бер җыр белән генә дә танылып булмый. Танылу өчен бик күп акчалар таләп ителә. Элек тә шулай булгандыр ул, әмма җырчылар күп түгел иде. Хәзер исә кемнең кем икәнен белеп бетереп булмый.

Бик тә таныласың килсә, кесәңдә бер-ике миллион акча булырга тиеш  дип саныйм. Тавышың булмаска да мөмкин, әмма җырчы булып күтәрелә аласың. Билгеле, кемнеңдер иганәчеләре, «этеп» торучылары бар. 

Мин үземне-үзем туендырам үземә-үзем администратор, продюсер, җитәкче дә. Эстрада өлкәсендә ундүрт ел кайныйм. Ирем дә, сөяркәм дә юк. Исәнлегем булсын дип теләп торам.

– Эстраданы «ычкыну, кылану, очсыз»лыктан ничек коткарырга?

Эстраданы чистартырга, тавышы булганнарны гына калдырырга кирәк дип уйлыйм. Моны халык кына да хәл итәргә тиеш түгел, югарыда утырган җитәкчеләр дә алымнарын куллансалар иде. Эте дә, бете дә җырлый. Кирәкме-юкмы, барысы да җырлый. Эшкәртмәләрне карагыз сез, доң да доң. Бертөрлелек туйдырды. Аны яшьләр тыңлый ала, әйтик, өлкән буынга ул бармый. Җыр ул универсаль корал. Бер җыр төрле буын кешеләрен дә уйландыра алырлык булса, яхшы. Халык аны кабат-кабат искә алып җырларга яки җыр яңгыраган вакытта хатирәсен яңартып, уйланып утырырга тиеш. Менә шул очракта җыр сыйфатлы булып чыккан дип әйтә алабыз. Беркайчан да үземә ошамаган, очсыз җыр ясатмас идем. Алай дисәң дә, бер җырны эшкәртеп чыгу (яздыру, чистарту һ.б.) 50 меңгә төшә. 

Җырны яздырып куеп, тузанда яткырып булмый, шулай бит? Аны телевидение, радиода яңгыраттырасың, тамашачыга тәкъдим итәсең. Таныту өчен тагын акча кирәк дигән сүз бу.

Телевидение җитәкчелеге бу сүзләргә колак салса иде: танылу өчен чыгымнар тагын да артты, танылырга авыр хәзер. Бөтен әйбер акчага кайтып кала. Кайчан танылырмын, күтәрелермен, дип йөргән талантлылар бик күп.

Үземнең иҗатыма һәрвакыт тәнкыйть белән карыйм. Һаман да эзләнүдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк