Логотип
Журналда укыгыз

«Профессиональ яктан камилләшәсем килә»

Илнат Фәрхуллин белән әңгәмә.

Илнат, иҗат юлына ничек бастыгыз?

– Минем беренче хыялым – иҗат итү, зур сәхнәгә чыгу! 9 сыйныфтан башлап 3 ел дәвамында Илфат Дәүләтшин төркемендә эшләдем.

Мәктәпне тәмамлап Казан мәдәният һәм сәнгать университетына кергәч, икенче хыялымны тормышка ашырырга булдым: балачактан ук Казан Дәүләт Филармониясе каршындагы Айдар Фәйзрахманов житәкләгән Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә хезмәт итү. Максатыма ирештем, биредә 5 елга якын иҗат иттем. Ансамбльдән соң 7 ел «Казан егетләре» төркемендә эшләдем.

Сез «Казан егетләре»ндә танылдыгыз. Төркемнән китү карарын кабул итү авыр булдымы?

– Төркемдә бик зур тәҗрибә тупладым, күп нәрсәгә төшендем! Сәхнә серләрен, җыр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштердем, көндәшлек төшенчәсе белән очраштым. Карар кабул итү авыр булмады, чөнки минем тагын да югары үрләргә менәсе, профессиональ яктан камилләшәсем килде.

– Элеккеге төркемдәшләрегез белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдыгызмы?

– Без башкача уйлыйбыз... Безнең хыяллар һәм максатлар төрле. Шуңа күрә очрашсак исәнләшеп китәбез, башкача сөйләшер сүзебез юк дип уйлыйм.

– Төркемдә җырлауга карый мөстәкыйль иҗат итү күпкә авыррактыр?

– Миңа, киресенчә, хәзер рәхәт. Авыррак булыр дип уйлаган идем. Янәшәмдә минем кебек уйлаучылар бар, алар миңа этәргеч булып торалар.

Сез эстрадабыздагы күп кенә популяр җырлар авторы. Җырларны күбрәк заказ белән язасызмы, әллә күңел кушуы буенчамы?

– Кайбер авторлар «зур» артистлар белән генә эшли. Мин алай эшли алмыйм. Зур сәхнәгә чыгарга теләүче яшьләр бар, мөрәҗәгать итүчеләр күп, алар белән дә эшлим. Шулай ук гомерендә бер тапкыр булса да үз жырларын булдырырга теләүче үзешчәннәр бар, аларга да ярдәм итәм.

Мин дә студент вакытта үз җырымны булдырырга теләп, бер «танылган» авторга мөрәҗәгать иткән идем (Елмая). Иң беренче җавабы: «Бушка язмыйм только», – дип жибәрде! Шул вакытта бик кайгырган идем, югыйсә бушка дип сорамадым да. Бүтән аңа жавап бирмәдем...

Ә үзем иҗат иткән җырларга килгәндә, заказ буенча да, күңел кушуынча да язам. Алар барысы да авторның күңел халәтен чагылдыра.

– «Татар радиосы»нда «Татар яшьләре» тапшыруын да алып барасыз. Бу хакта да сөйләп китегезче.

– «Татар яшьләре» тапшыруының берничә чыгарылышын эшләдек. Элеге тапшыру кичке якта чыга, Байбулат Фәсәхов белән бергәләп эшлибез. Ул күбрәк яшь буын өчен каралган, билгеле. Радиода эшләү шулай ук бер хыялым иде (Елмая).

– Шул ук вакытта Сез бүгенге көндә сөекле ир һәм яраткан әти дә. Гаиләгез иҗатыгызны ничек кабул итә?

– Якыннарым минем иҗатыма уңай мөнәсәбәттә. Дөрес, гаиләгә игътибар аз кала, чөнки бүгенге көндә бөтен көчем иҗатка юнәлгән. Җырларымны телевидение һәм радиода ишеткәч, әлбәттә, горурланалар дип уйлыйм.

– Төшенкелеккә бирелгән чакларыгыз буламы? Күңелегезне ничек күтәрәсез?

– Мин 29 яшемә тормыштан шактый зур дәрес алдым һәм үземне каешланганмын дип саныйм. Төшенкелек... Андый сүзне гомумән кулланмаска тырышам, һәрбер проблемадан чыгу юлы бар. Кәефем кырылып китәргә мөмкин, андый вакытта моңсурак жыр языла (Елмая).

Бәхетле кеше – ул... (Дәвам итегез)

– Кеше сәламәт, янәшәсендә терәк булырдай якын кешеләре булганда бәхетле була.

– Тамашачыга әйтер сүзегез?

– Хөрмәтле тамашачым, һәммәгезгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп калам. Шушы «чир» бетеп, исән булып, 10 сентябрьдә минем Казанда узачак юбилей концертымда күрешергә насыйп булсын. Сезне яратып, хөрмәт белән, Илнат Фәрхуллин.

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2020 елның июль санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк