Логотип
Журналда укыгыз

Һәркем үзенчә яшәргә хокуклы

Җырчы  Лилия Хәйруллинаны блогерлыктан аерып булмый. Үз фикере, үз стиле бар аның. Лилиянең серләрен чишү максатыннан, аның белән әңгәмә кордык.

Җырчы  Лилия Хәйруллинаны блогерлыктан аерып булмый. Үз фикере, үз стиле бар аның. Лилиянең серләрен чишү максатыннан, аның белән әңгәмә кордык.

— Иҗат юлыңны башлап җибәргәндә, әниең танылган җырчы булгач, аның шәүләсе артында булудан курыкмадыңмы?

— Әлбәттә, мин моннан кача алмадым. Мине бит беркем дә белми иде,  концертларда да Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннарның кызы дип таныштырдылар. Күпмедер вакыттан соң миңа уңайсыз була башлады, чөнки артист кеше ничек тә булса үз исемен  танытырга тиеш. Шуңа күрә 2016 елларда мин үземә ошаган җырларны туплап альбом чыгардым һәм яңа стиль  тәкъдим иттем. Мин бит сәхнәгә кедылар киеп чыктым, ниләр генә язмадылар, олы буынга мине кабул итү бигрәк  тә авыр булды, моңың юк дип бәйләнделәр. Стереотипларны җимерү өчен, без командам белән зур эш башкардык. Үземчә фикер йөртә, эшли башладым, калганнарның сүзләренә игътибар бирмәдем. Минемчә, чын иҗат кешесе үз фикерен җиткерә белергә тиеш. Хәзер тәнкыйть белдерүчеләр булса да, барыбер үземчә эшлим.

— Син шәхси тормышыңны яшерү яклы, ни өчен?

 — Бу минем тормышка карашым. Һәркемнең үзенчә яшәргә хокукы бар. Миңа шулай яшәү тынычрак, чөнки кеше кысылмый. Икенчедән кешеләр мине шәхси тормыш буенча түгел, ә үземне кызыклы шәхес итеп кабул итәләр. Кайбер кеше бит шәхси тормышын күрсәтеп кенә рейтинглар җыя.

— Бүгенге көндә иң матур вакытың, бәби көтәсең. Ялгышмасам, синең бит инде балаларың бар, әйт әле, син нинди әни? Катлаулы заманда балаларны ничек дөрес итеп тәрбияләргә икән?

— Мин шәхси тормышымны яшерәм, бәби көтү турындагы яңалыкны җиткерү дә бик авыр булды. Бу очраклы рәвештә генә килеп чыкты, мине инстаграмга куйдылар да, бу хәбәр интернетка таралды. Моннан беркая да китеп булмый, чөнки миндә булган үзгәрешләрне барыбер сизәрләр иде. Ничек тәкъдим итәргә белми йөргәндә, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Балаларны тәрбияләүгә килгәндә, хәзер шундый авыр замана, без бәләкәй вакытта бар да икенче төрле иде. Әлбәттә, һәр чорның үз авырлыгы бар. Шәһәребездә дә коточкыч вакыйгалар булды, болар барысы да куркыта. Хәзер бит мәгълүмат артык күп. Интернет ачык, балалар кереп теләсә нәрсәне карый алалар. Әти-әни баласына телефон тоттырып куярга тиеш түгел. Кайвакыт балага игътибар җитмәгәннән шундый начар хәлләр килеп чыгадыр. Баланың нәрсә теләгәнен ишетә белергә кирәк. Аларның өстәмә ниндидер шөгыле булырга тиеш дип саныйм, шул вакытта шырдый-бырдый әйбергә вакыт азрак кала. Кечкенәдән тормышта максаты була.

— Үзеңне яхшы хатын, әни дип саныйсыңмы? Артист кешегә гаиләсенә тиешле игътибарны биреп бетерү кыендыр кебек.

— Әйткәнемчә, мин шәхси тормышым турында сөйләмим. Ләкин миңа калса, һәр һөнәрнең үз авырлыклары бар, бу кешенең үзеннән тора. Теләк булса вакыт җиткереп була.

— Хыянәтне кичерә алыр идеңме?

— Минемчә, күп кеше бу сорауга юк дип җавап бирер иде, аеруча хатын-кызлар. Миңа калса, бу очрактан тора, һәр очракның үз спецификасы булырга мөмкин.

— Лилия, син заманнан калышмыйсың, популяр булган кызыклы видеолар төшерәсең, идеяләр кайдан аласыз?

— Блогер булып та шәхси тормышны күрсәтмәгәч, миңа кыенгарак туры килә. Күп көч, вакыт сарыф ителә. Кешеләргә мәгълүмат бирергә, нәрсә беләндер кызыксындырырга кирәк, мин язылучыларым белән шулай аралашам. Бу эшне теләп эшлим. Идеяләр төрлечә килә, әни белән төшерәбез икән тормышчан ситуацияләрне күрсәтергә тырышабыз. Шулай ук заманча трендлардан да калышмаска кирәк. Кабатлап эшләнгән видеолар да бар, кайсыларын үзем уйлап чыгарам.

—  Хайп өчен син нәрсәләргә әзер?

— Хайп ул минем эшемнең бер өлеше. Чөнки кешене кайвакыт нәрсә белән дә булса кытыклап алырга кирәк. Хайплар күп булды инде минем, ләкин барыбер алар кысалардан чыкмады, чөнки мондый әйберне мин бик уйлап эшлим. Мәсәлән, күптән түгел генә TMTV премиясенә халат киеп килдем, инстаграм битемдә ни өчен шулай эшләгәнемнен аңлатып видеолар төшердем. Кайбер блогерлар арттырып та җибәрергә мөмкиннәр, минемчә бу әйберне бик уйлап эшләргә кирәк. Чөнки синең язылучыларың күп булуын онытмаска кирәк, һәм алар сиңа карап, үрнәк итеп шулай ук эшләргә мөмкиннәр. Блогерлык җитди эшкә охшамаса да, ул бик җаваплы, чөнки син меңләгән кешене үз артыңнан ияртәсең...

— Кайсы артист белән дуэт җырларга хыялланасың?

— Минем бу темага сораштырулар да үткәргәнем булды, күбесе Нурминский, Элвин Грей дип җавап бирде. Нурминский белән безнең җыр бар инде. Аның белән эшләргә бик җайлы булды, чөнки икебез дә иҗатта ирекле. Дуэт ясар өчен җырчыларның энергетикалары туры килергә тиеш. Әлегә үзем дә төгәл кем белән дуэт эшләргә теләвемне белмим. Әле бит аның сәхнә арты, документ эшләре бар, тоттым да эшләдем генә түгел. Күптән түгел генә безнең альтернатив стильдә дуэт булды, «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә GAUGA төркеме белән җырладык. Андый экспериментлар, гадәти булмаган стильдә җырлаучылар белән эшләве миңа ошый.

— Ашарга пешерү осталыгың ничек? Яратып әзерләгән ризыгың?

— Мин үземне фанат дип әйтмәс идем. Кайвакыт өйгә дә заказ бирәбез, кая да булса барып та ашыйбыз. Хәзерге вакытта мөмкинлекләр күп бит, кыйммәтле рестораннарда гына ашау дигән сүз түгел. Ашарга пешерү минем өчен принципиаль түгел.

— Журнал укучыларыбызга әйтер сүзең.

— Сәламәтлек телим. Тормышның тыныч булуын, булган әйбернең кадерен белергә, бер-береңә начар сүз әйтмичә шатланып, елмаеп, җырлап яшәргә язсын. Барысы да яхшы булсын иде. Бу тормышта яхшылыкка омтылырга кирәк.

Фото: Лилия Хәйруллина архивыннан

Материал «Сәхнә» журналының июнь санында басылып чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк