Логотип
Журналда укыгыз

Сезне сагынырлармы?..

Ноябрь башында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры башкалабыз тамашачысына чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Кеше җаны шулай яратылгандыр ул – һәрвакыт ашкына, ашыга, каядыр чаба, яңа үрләр, юллар эзли.

Ноябрь башында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры башкалабыз тамашачысына чираттагы премьерасын тәкъдим итте.

Кеше җаны шулай яратылгандыр ул – һәрвакыт ашкына, ашыга, каядыр чаба, яңа үрләр, юллар эзли. Гомер үзе дә бит – бер юл кебек, җирдә үткән юлыбыз. Әмма, нинди генә юллардан йөрсәк тә, кем булсак та, вакыт җиткәч һәммәбезне соңгы тукталыш көтә. Курыкмагыз! Әлегә соңгы тукталышка түгел, ә Камал театры сәхнәсендә барган иң ихлас сөйләшүгә чакырабыз.

«Сагынырсызмы?..» – спектакльнең режиссёры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Йосыф Бикчәнтәев. Пьеса авторы – Артур Шәйдулла, бу авторның олы сәхнәдә дебюты. «Яңа татар пьесасы 2019» конкурсында җиңеп чыккан әсәр. Автор үзе пьесаның жанрын заманча кыйсса (современная притча) дип билгели. Чыннан да, әсәрне болай атау дөрес кебек, чөнки кыйссаның иң беренче билгеләре – читләтеп әйтү, кинаягә корылганлык. Үгетнәсихәт, тәрбия, фәлсәфи сорауларны автор нәкъ менә шундый җиңел, юморлы тел белән тамашачыга җиткерә.

Монда барысы да бер үк вакытта таныш та, үзгә дә. Беренче карашка вакыйгалар иске вокзалда бара. Үз гомерендә бер генә тапкыр вокзалда булмаган кеше бармы икән? Әсәрдә бит геройлар да үзләре күзаллаган идеалларыннан күпкә үзгә булып чыга. Автор әкрен-әкрен аларның битлекләрен салдыра һәм менә алар иске вокзалда түгел, ә күкләрдә – үткән гомерләре өчен җавап тота.

Әсәр заманча кыйсса дип тәкъдим ителсә дә, татар һәм чит ил әдәбиятында мондый сюжет һәм мондый вакыйга урынын сайлау яңалык түгел. Ерак йөрисе юк, ул үзебезнең Аяз Гыйләҗевнең «Югалган көн», француз философы Жан Поль Сартрның «За закрытыми дверями» әсәрләрен хәтерләтә. Ә Арафның кайбер үзенчәлекләре – авырту тоймау, билет өләшү күренеше «Каждый 88» дигән кыска метражлы фильмны искә төшерә.

Яңалык – онытылган иске ул, диләр. Ә мин башкачарак итеп, вакытында искә алынган әйбер – яңалык була дияр идем. Дөрестән дә, әсәрдә турыдан-туры әйтелмичә җиткерелгән фәлсәфә бүгенге көн вәзгыятен ача, менә аның яңалыгы: битлек заманы. Әйтерсең лә җирдән проекцияң, ә бәлки инде өрәгең йөридер? Әсәрдә геройлар инде үлгәч тә битлекләрен сала, ләкин «йөгерүдән» туктый алмыйлар – яшәүнең чын мәгънәсен, хәтта үзләрен оныткан тынгысыз җаннар заманы вәкилләре алар. Шуңадырмы, әсәрдә автор тарафыннан төп герой аермачык билгеләнми. Искәндәр Хәйруллинның искитмәле уйнавына карап, билгеле, тамашачы төп геройны чамалый, «аера». Әмма, әсәрдә аерым төп герой юк кебек. Ә дөресрәге, монда һәр герой үз язмышы, хәсрәте, гөнаһлары белән төп геройга әверелә.

Сюжет буенча Фуат Идрисовичның (Искәндәр Хәйруллин) вокзалында «авыр көн»: гел сафта булган сәгать туктаган, ә җитмәсә Нурания (Әфият Шакирова) белән Анна (Миләүшә Шәйхетдинова) бер тавыштан аны «кешеләр килә» дип кисәтә. Кешеләр арткан саен Фуат Идрисовичның «хәле» авырая, ә дөресрәге, ул серне башка яшерә алмый һәм көтелмәгән кунакларына иң куркыныч хәбәрне җиткерә: «Сез үле!» Автобус, аның артыннан такси, йөк машинасы туктап кына калмый, ә юл һәлакәтенә очрый. Менә шулай үз тормыш-язмышларында иректә яшәргә күнеккән кешеләр көннәрдән бер көнне арафта калалар. Ә аннан кире юл юк. Миңа бу «читлектә» бикләнеп калу күренеше һәр кешегә татырга туры килгән изоляцияне хәтерләтте.

Финалга якынайган саен геройларның да бөтен серләре ачыла, бигрәк тә Уракчының (Эльвир Сәлимов) сорау алу күренешендә ачык чагыла бу.

Авторның әйтәсе килгән сүзе аңлашыла да кебек, ул тамашачыны туктап, геройлар белән бергә тормышыбызга, яшәү рәвешебезгә игътибар итәргә өнди. Гөнаһларыбыз өчен җавап тотасы бар икәнен искә төшерә.

Әйе, фәлсәфә киң – кешелеклелек, яшәү-үлем, буыннар арасында һәм төрле катлаулар арасында конфликт, әмма алар тиз-тиз сөйләм, текст формасында булгангамы, өстән-өстән генә каралган сыман тоела. Дөресрәге, тамашачы барысын да «йотып» өлгерми төсле.

Иң зур гөнаһ, билгеле – кеше үтерү һәм үз-үзеңә кул салу. Әмма нигә үз-үзенә кул салучыларның икесе дә хатынкыз булып чыкты, гәрчә тормышта бу адымга ешрак ирләр барса да. Кызганыч, Айзилә (Гүзәл Гюльвердиева) героинясына сүз бирелмичә калган, ә бит ул нәкъ менә очраклы хәл аркасында гына гомере өзелгән, уңай хатын-кыз образын тудыра алыр иде. Аннары автор тарафыннан Наил (Алмаз Борһанов) образы да язылып бетмәгән кебек, чөнки кешенең авыртулары никадәр көчле булса да, яшәү белән үлем чигендә торганда олысы да, кечесе дә үз гомерендә үтәлмәгән хыял-омтылышларын барлый башлый.

Ахырга таба автор тамашачыны җәлеп итәр өчен күбрәк үкенү хисе, геройларның гөнаһлы, кара якларына басым ясый дигән тәэсир туа, шул рәвешле күңелгә бер өмет чаткысы бирердәй берничә уңай образ җитми.

Театр закончалыкларыннан билгеле булганча, сәхнәдәге һәрбер яңалык – яңа драматик текст үзенең новатор-режиссёрын табарга тиеш. Миңа калса бу сәхнә әсәре дә искәрмә түгел. Фәрит Бикчәнтәевнең бер яктан мистик, икенче яктан көнкүреш – вербатим стилендә язылган текстны сәхнәдә «яшәтүе» сокландыра. Режиссёр кулында әйтелмичә калган «подтекст» метафоралар һәм тудырылган образлар ярдәмендә шомлы-трагик атмосферага ия булган визуаль күренеш булып формалаша.

Асылда бит, биредә бары тик бер генә зур вакыйга булды – кешеләр вокзал-арафта калды, үлде. Сәхнәдә геройлар арасында барган вак микро-конфликтларны исәпкә алмасак, спектакльне караганда сюжет линиясе бер әйләнә эчендә бөтерелә дигән тәэсир туа. Бу «әйләнү» – эчке хәрәкәт, нәкъ менә геройларның күплегеннән һәм актёрларның уйнавыннан барлыкка килә.

Ә геройларны тәртипләп торучы Фуат Идрисович монда төп герой гына түгел, ә чын-чынлап микроконфликтларны юк итүче, сәхнәдәге аерым-аерым күренешләрне җыючы җөй (сквозное действие) сыман. Искәндәр Хәйруллин – күпкырлы, комик һәм трагик образларны берләштерүче рольдә, һәрвакыттагыча – виртуоз: аның уйнавында һәр кеше җанында булган ак белән кара көрәше – ягъни эчке конфликт яна. Аның бер эмоциональ халәттән икенчесенә күчүен, «360 градуска» үзгәрүен күзәтү кызыклы. Әмма, урыны-урыны белән, мәсәлән, үзенең кем икәнен исенә төшереп тәүбә кылган эпизодта Фуат Идрисович «Тормышмы бу?»дагы Хәлимне хәтерләтә.

Көндәлектә ишетергә күнегелгән гадәти сүзләр актёрлар тарафыннан күпертелүсез, гадәти-ихлас булып яңгырады. Нәкъ менә актёрларның интонация, сөйләм манерасы ярдәмендә текст сәхнәдә җанланды. Сүз һәм гамәлләр белән мәгънәви акцентларны икенче пландагы Анна образы детальләштерә: аның беренче карашка урынсыз комментарийлары һәм суккалаулары чынлыкта эпизодта иң мөһим мәсьәләләрне ачыклаучы, игътибарны тотып торырга ярдәм итүче нокталар кебек. Шул исәптән нәкъ менә Анна күтәренке атмосфераны сакларга тырышса да, чынлыкта үз хәсрәтен елмаюга яшергән трагик образ ул.

Режиссёр белән автор һәр персонажның характерларын төгәл билгеләгән, нәкъ менә характерлар «бәрелешүе» нәтиҗәсендә тамашачыга сәхнәдәге хәлләр ахыргача кызык булып кала, чөнки бу низаглар эчке хәрәкәт әйләнешенә яңа тизлек өстәп тора. Ә паузаларны булдырмаска бигрәк тә төрмәдән кайтучы туры фикерле Динар (Илнур Закиров) ярдәм итә: я өстәлгә китереп суга, я булачак депутат Таһир Ишбулатов (Фәнис Җиһанша) белән бәхәскә керә, я авантюрист Григорийны (Рамил Вәҗиев) чыгырыннан чыгара. Динарның дуамал йөреше, үз-үзен тотышын Илнур Закиров мимика, жест, хәтта пластика аша җиткерә. Тамашачы аның эчке нәфрәтен һәм сарказм эченә төрелгән шомлылыгын яхшы тойды. Григорийның сәерлеген дә, хәйләкәр-юньсезлеген дә Рамил Вәҗиев «тәмләп» башкара. Интеллигенция вәкиле, зәңгәр канлы Таһир Ишбулатовның да өлкәннәр алдында, Динар алдында, сөйгәне Әминә (Ләйсән Фәйзуллина) каршындагы «төрләнешен» Фәнис Җиһанша иркен гәүдәләндерә. Спектакльдә тагын бер кызыклы, шул ук вакытта сорау тулы герой – Уракчы (Эльвир Сәлимов). Соңгы юлга озатучы, әҗәл буларак күзаллана ул. Әлмәндәр әҗәленең оныгы сыман, ләкин аның үз үзен тотышы күпкә кырысрак, азсүзле, аяусыз. Дөресрәге, артык сүз көрәштерми, әмма әйтсә төрттереп – кискен сөйләшә. Гүя күкләрдә дә заман үзгәргән, тотрыклы тел урынына – сарказм килгән. Ул беркемгә дә, бер минутка да кичектерүләр бирми, беркемне кызганмый да. Уракчы, билгеле, катгый һәм бик «текә» образ, тик аны барыбер Аллаһ дип тә булмый. Аның тынгысыз җаннарны хөкем итәргә, ә бигрәк тә алардан көләргә хакы юк төсле, шуңа да бу эпизодта кирәгеннән артык сарказм күңелдә үпкә калдыра, ә Уракчыны туктатасы килә.

Спектакльнең музыкаль бизәлеше үзенчәлекле. Композитор Йосыф Бикчәнтәевнең заманча электро көйләре белән рәттән, сәхнәдә Ренат Еникеевнең милли моңнары, шулай ук, 90 нчы еллардан кайтаваздай Илһам Шакиров башкаруында «Синең хакта» җыры яңгырый.

Үзенең иҗатында моңарчы да метафораларны күп кулланучы Фәрит Бикчәнтәевның Артур Шәйдулланың бу мистик, шул ук вакытта үтә дә хакәсәренә бик зур кызыксыну белән алынуы күренә. Бу тандем тамашачыны иллюзор дөньяга җәлеп итеп кеше гомеренең матур һәм кимчелекле якларын яктырта.

Араф – иллюзор дөньяны сурәтләүдә сценография (рәссам – Сергей Скоморохов) да зур урын алып тора. Сәхнәдә декорация, реквизитлар статик. Биредә бар нәрсә – хәрәкәтсез, җансыз сыман, хәтта вакыт та туктаган төсле. Вакытның туктаганлыгын элеккеге – 90 нчы еллар интерьеры «сөйли». Әмма җиһазлар арасында борынгы граммофон булуы, үтә күренмәле диварлар, күкләргә хәтле озын, ап-ак колонналар – барысы, монда вакыт төшенчәсенең бары тик формаль икәненә ишарә ясый. Арафның вокзалны хәтерләтүе дә – үзе бер зур метафора.

Статик декорацияләр артында, кара экранда визуаль бизәлеш – күзләре капланган битлек, чайкалган су һәм иң соңгы эпизодта кояш баю сурәте пәйда була. Шул мизгелдә сәхнә күтәрелә, тынгысыз җаннар тынычланып күккә аша. Шулай итеп, кояш баюыннан соң таңга да вакыт җитәр, җиргә яңа җаннар килер дигән өметле дулкында пәрдә ябыла.

«Сагынырсызмы?.. » – әлеге заманча кыйссаны, һичшиксез, киная һәм метафоралар аша «сөйли» торган интеллектуаль драматургия юнәлешенә кертеп була. Хәзерге вакытта театр сәнгатендә уйландыру, аң – беренче урында, шуңа да «Сагынырсызмы?.. » ише спектакльләр сәхнәдә бик актуаль. Уй-фикерләр ташкыны, хис-кичерешләр, актёрларның уйнавы спектакль ахырына кадәр тамашачының игътибарын җибәрми. Режиссёр белән авторның һәр идеясе, һәр фәлсәфәсе сәхнәдә туган образлар һәм характерлар аша ачыла. Сәхнәдә үткән, киләчәк, бүгенге көннең кискен сораулары – барысы да бер булып яңгырый. Тик уйлап карарга да куркыныч, көннәрдән бер көнне безнең киләчәк җитмәсә?.. Үз заманыгызны, үз юл-тормышыгызны, якыннарыгызны, үзегезне сагынырсызмы? Ә сезне сагынырлармы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп рецензия