Логотип
Журналда укыгыз

Шамил Закировка бер дога

Ошбу шәхес гади һәм гадәти генә түгел, кабатланмас һәм үзенчәлекле иде! Инде бишенче гасыр рухы коллыкта яшәгән кавемгә сирәк булса да Ходай андый шәхесләрне биреп тора. Шулай булмаса, ягъни кавеменең тамыры нык булмаса, яшәр көч кайдан иңгән булыр иде бу халыкка?! Үзен аямады ул. Аның шул сыйфаты хакында бер әңгәмәсендә Салават: «Бер үпкәм калды Шамил абыйга, үзе өчен яшәмәде!» – дигән иде. Шамил ага үзе исә уйлаган гамәлләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән язмышына үпкәләп киткәндер, безгә калса... Аның хакындагы якты хатирәләр Шамил абый рухына дога булып барсын!

Ошбу шәхес гади һәм гадәти генә түгел, кабатланмас һәм үзенчәлекле иде! Инде бишенче гасыр рухы коллыкта яшәгән кавемгә сирәк булса да Ходай андый шәхесләрне биреп тора. Шулай булмаса, ягъни кавеменең тамыры нык булмаса, яшәр көч кайдан иңгән булыр иде бу халыкка?! Үзен аямады ул. Аның шул сыйфаты хакында бер әңгәмәсендә Салават: «Бер үпкәм калды Шамил абыйга, үзе өчен яшәмәде!» – дигән иде. Шамил ага үзе исә уйлаган гамәлләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән язмышына үпкәләп киткәндер, безгә калса... Аның хакындагы якты хатирәләр Шамил абый рухына дога булып барсын!

Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссёры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Шамил Зиннурович турында сөйләү бер яктан рәхәт тә, кыен да, чөнки минем иҗади тормышымда, шәхси тормышымда аның йогынтысы бик зур булды. Ул – әтиләр белән бер курста укыган кеше. Мәскәүдән кайткач та, мине бик җылы итеп, үз улы кебек каршы алды. Мәскәүдән театрга кайтып эшләве җиңелләрдән булмады. Монда башка төрле мохит, милли театр... Әмма Шамил Зиннурович канаты астында иҗат итү шундый уңайлы иде: ул әтием кебек кулымнан җитәкләп йөртте, дисәм дә ялгыш булмас. Бер яктан режиссёрыбыз – Марсель абый, икенче яктан – Шамил абый... Мондый мөнәсәбәтләр ун ел буена дәвам итте, Марсель Хәкимович киткәнче... Аның урынына калгач, мин үз өстемә никадәр олы җаваплылык алганымны аңлый башладым. Шамил Зиннурович – директор, мин – режиссёр. Бу вазифага керешкәч, яшерен түгел, зур конфликтлар аша барырга туры килде. Шамил абыйның чын күңелдән театрга бирелгәнлеге, театрга мәхәббәте, кешеләргә хөрмәте генә ирешелгәннәрне саклап калырга ярдәм иткәндер дип уйлыйм хәзер. Шуңа күрә әйттем, бу олуг зат турында сөйләве авыр да, рәхәт тә.

Шәхси тормышымда да роле әйтеп бетергесез зур иде. Ярдәмгә килгән вакытларын әле дә хәтерлим. Үзегез беләсез: гаилә тормышы беркатлы гына булмый. Малаебыз үскәндә, дөрес, төгәл киңәшләре белән аның тәрбиясенә зур өлеш кертте. Җыеп әйткәндә, театрда эшләүче һәркем шул сүзне кабатлар – ул барыбызга әти дә, әни дә булды. Әле шулай дип шаярталар да иде: Марсель абый – әти булса, Шамил абый – әни дия идек. Ул бит һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер зат иде. Вахтёрдан алып, Шәүкәт ага Биктимеровка кадәр йомыш белән килә иде. Ничек һәммәсенә йөрәге җиткән, ничек күңеле киң булган аның, бу көнгә кадәр аңлый алмыйм.

Соңгы юлга озатыр алдыннан, өенә килдек. Шунда игътибар белән Шамил абыйның йөзенә бактым, ә ул елмаеп ята иде... Башыма «котылды» дигән фикер килде. Бәлки бу сүз туры да килмидер, әмма беренче уем шул булганын хәтерлим. Соңгы елларда аңа җиңел булмады, дөньядагы, илдәге үзгәрешләрне, сәяси, милли мәсьәләләрне ул күңеленә авыр кабул итте. Театрның бүгенгесе, киләчәге бик борчый иде Шамил абыйны. «Мин бу власть белән эшли алмыйм, алар мине аңламый, мин – аларны...» – дия иде. Элегрәк елларда ул бик көрәште, теләсә кайсы ишеккә кереп, үз фикерен дәлилләп чыга иде. Соңрак исә: «Боларга каршы торырлык көчем калмады, алар мине басып китә», – дип уфтанды. Үлеменең сәбәбен дә инфаркт дигәч, аптырап калдык. Шамил абый еш кына ашказаны авыртуга зарлана иде, ә монда йөрәк чире, диделәр. Димәк, йөрәге түзмәгән...

Гап-гади кеше килсә дә, кесәсеннән акча чыгарып бирде инде ул. Халык агылды да агылды театрга. Шул рәвешле, гаҗәеп йорт төзеде ул биредә. Камал театрын шундый дәрәҗәгә күтәрде, минемчә, бу чорны «Шамил абый дәвере» дип атарга була. Театрны ул театр буларак кына кабул итми иде. Шул сәбәпле бәхәсләшә дә идек. Берзаман Тинчурин театрыннан бер артистның юбилеен безнең сәхнәдә үткәрик, ди. «Ничек инде, аның үз театры бар бит», – дим. «Юк инде, алай булмый, син мине аңларга тиеш», – ди. Җырчы, рәссам, композитор булсынмы, Әлмәттән яки Уфадан килсенме – барысын магнит кебек үзенә тартып торды. «Республикада мөстәкыйльлек яулый алмадык, ә менә Камал театры – мөстәкыйль дәүләт», – дигән иде Разил Вәлиев, аның эшенә бәя биреп. Дәүләт эчендә дәүләт – Шамил абыйның казанышы. Бүген дә театрга гозер, мөрәҗәгать, хатлар белән киләләр, Шамил абый калдырган эз, мирас бу. Әгәр без милли театр икән, спектакльләр чыгару белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел, без читтә яшәүче татарларны берләштерүче үзәк булырга тиеш, дип фикерли иде ул. Театр вазифасы киңәйде – сәнгать йорты булды.

Бик күп хыяллары калды. Шуларның берсе – Шәрык клубын Президентыбыз килеп карады, ул ачылачак, диде. Чираттагысы – театрдан татар сәнгате үзәге ясау иде. «Шамил Зиннурович, җитте, булды, монысын ук тарта алмабыз», – дип тә карадык. Хәзер кая барсак та, Камал театрыннан дип горурланып әйтәбез, бу – Шамил абый калдырган якты эз...

Театр директорына баш режиссёр белән аңлашып эшләү өчен зур талант кирәк. Марсель абый киткәч, сәхнәгә чыгарга курка идем. Бергәләп чыгыйк дип, үзем дә сизмәстән, Шамил Зиннуровичның пиджагына ябышам икән. Спектакльләр соңында шактый гына шулай икәүләшеп чыктык. Аннары: «Бар, үзең генә чык, син сөйләргә тиеш, мин директор гына бит», – дигән сүз булды.

Кайсы директор репетицияләрнең башыннан ахырына кадәр карап утыра ала – мин андый җитәкчене белмим. Ул премьераларны басып карый иде, кайберләреннән елап чыга иде хәтта! Миңа Шамил Зиннуровичтан шул сеңеп калды – театрга килдең икән, син театр өчен ни дә булса эшләргә тиеш, болай гына, вакыт узсын дип күзгә чалынып йөрүчеләрне аңламады ул. Хәзер дә аның эш-гамәлләре асылына төшенеп, ул салган сукмактан тайпылмыйча хезмәт итәргә тырышабыз.

Илфир Якупов, Ш.Закировның дәвамчысы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры:

– Шамил Зиннуровичны мин беренче тапкыр мәдәният һәм сәнгать академиясендә Марсель Сәлимҗанов курсына имтихан бирергә килгәч, 1999 елда күрдем. Ул кабул итү комиссиясендә утыра иде. Имтиханнан соң ул һәрберебез белән аерым танышып үтте. Аның никадәр ярдәмчел, киң күңелле икәнлеген аңлау өчен миңа бер соравы җитте. «Казанга укырга килгән очракта синең торыр урының бармы, кайда яшәячәксең», – дип сорады ул. Казанда туганнарым булуын әйттем. Әле бит мин беркем түгел, аңа тигән файдам да булмады, әле хәтта студент түгел!

Мин бүгенге көндә дә Шамил абый идея-тәкъдимнәре белән яшәргә тырышам, аның сүзләрен яшьләр алдында еш кабатлыйм. Аның яраткан сүзләре бар иде. «Көн саен, замана белән бергә үзгәрергә кирәк һәм алыштыргысыз кешеләр булмый!» – ди торган иде ул. Һәр җыелышта шул сүзләрен кабатламый калмас иде. Администрация эшләренә килгәндә, Шамил Зиннурович төзегән система, эш алымнары хәзер дә яши. Без аны җимерергә дә, үзгәртеп корырга да уйламыйбыз, чөнки ул Шамил абыйның 30 ел төзегән ныклы маягы! Бары тик заман таләпләренә туры килерлек итеп яраклаша, камилләшергә омтылабыз. Хәзер эшемдә юридик нечкәлекләргә басым ясыйм. Авторлык хокукларын җентекләп карыйм. Бүгенге көндә Камал театры спектакльләренең рәсми хокукларын булдыру өстендә эшлибез. Алар Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан лицензияләнәләр. Без аларны видеотасмага яздырып, DVD диск форматында, шулай ук интернет челтәре аша да сата алачакбыз. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребез өчен аеруча зур бүләк булачак. Бу Шамил Зиннуровичның да күптәнге хыялы иде. Тормыш таләп иткән үзгәрешләрдән читтә калмыйбыз, әмма Шамил абый калдырган традицияләрне юкка чыгарырга хакыбыз юк!

Ринат Таҗетдинов, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:

– Театр – ул зур бер гаилә, без бер төркем яшьләр, Мәскәүнең Малый театр каршындагы Щепкин исемендәге югары белем бирә торган Театр училищесын тәмамлап кайтып, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә алындык. Кызганычка каршы, театрның хәле бик шәптән түгел иде, шуңа күрә бик чибәр, булдыклы, акыллы бер ханымны, Рәшидә апа Җиһаншинаны директор итеп билгеләделәр һәм театр җанланып китте. Рәшидә апа әле күптән түгел генә ГИТИСны бетереп кайтып, Рус яшь тамашачылар театрында баш режиссёр булып эшли торган М.Сәлимҗановны безгә баш режиссёр булып килергә чакырды һәм ул риза булды. Без яшьләрнең бәхетенә булды бу. Театрда зур үзгәрешләр башланды, спектакльләребезгә агылып кеше йөрде, сезон саен алтышар-җидешәр премьера чыгып торды һәм без, яшь артистлар, җигелеп эшли башладык. Менә шул елларда, театрның һәрбер спектаклен карап барып, аларга зур бәя биреп йөрүче, бик тә акыллы бер егет, безнең яшь артистлар белән, минем һәм минем гаиләм белән танышып, безгә килеп йөри башлады. Бу егет Шамил Закиров иде. Ул шулчаклы кешелекле егет булып чыкты, безнең тормыш авырлыгын күреп, безгә авылдан капчыклап бәрәңгеләр китерә башлады, безнең гаилә дустына әйләнде, чөнки театрга үлеп гашыйк егет иде ул. Кайбер спектакльләрне барган саен карый торган иде. Казанның химия-технология институтында укуына карамастан, ул көн саен театрда иде. Аның бик нык артист буласы килә башлады, безнекеләр аңа театр училищесына керергә дә булыштылар. Әмма ул артист була алмавын аңлап, Ленинградка – мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Аны бик әйбәт тәмамлап кайткач, Шамилне Чаллының бер мәдәният сараена директор итеп билгеләделәр. Менә шунда ул үзен ныклап күрсәтте. Ул эшли башлагач, мәдәният сарае бөтенләй үзгәрде, гөрләп яши башлады, без анда гастрольләрдә еш була идек. Шунда инде алар Марсель Сәлимҗанов белән ныклап таныштылар, дуслаштылар һәм Марсель Хәкимович аны театрыбызга директор итеп чакырды. Менә шуннан инде аның чын биографиясе башланды.        Иң беренче, ул татар халкының язмышы өчен борчылып яшәүче кеше иде. Инде театрда берәр артист авырса, ул аны машинасына утыртып, больницага алып китә һәм һәрвакыт янына барып йөри. Бервакытны ул минем коридорда, яңагымны тотып, сызланып йөргәнемне күрде. «Нәрсә булды?» – ди ул миңа. – «Менә, тешем сызлый башлады әле, больницага барасым бар», – дим. – «Минем хәзер буш вакытым бар, әйдәле, утыр машинага, мин сине бик шәп бер врачка алып барам, аннан соң гел шул врачка гына йөрерсең», – ди ул миңа. Һәм чынлап та ул искиткеч врач булып чыкты, әле дә тешем сызлый башласа, гел шул врачка гына барам. Кемгә генә ярдәм итмәде икән ул, күпме яшь, талантлы артистларны аякка бастырып, һәрвакыт ярдәм кулын сузып йөрде. Үз театрында эшләүчеләргә генә түгел, талантлы яшь җырчыларга, өлкән яшьтәгеләренә дә һәрвакыт ярдәм кулын сузып килде. Сезон башланыр алдыннан һәм сезон тәмамланганда, зиратка барып, арабыздан киткән артистларга баш иеп кайтырга өйрәтте ул. Күп артистларның каберләренә таш кую турында борчылып йөрде ул!.. Бу бит бик зур кешелеклелек. Менә ни өчен аны яратканнар икән. Әлбәттә, безне иртәрәк ташлап китте, үзе турында кайгыртмады шул... Урыны җәннәттә булсын! Без аны бик нык сагынабыз...

Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты:

«Мин аңа үпкәли идем...», – Салават шулай диде. Шамил Закиров турында әңгәмә корырга дип алдан ук сөйләшеп куйган идек без. Мин Шамил абый турында бәйнә-бәйнә бар белгәнен сөйләр Салават дип уйлаган идем. Ләкин ул тагын бер тапкыр: «Мин аңа әле дә үпкәлим!» – диде дә, әңгәмәбез шуның белән өзелде. Салаваттан Шамил Закиров хакында башка бер сүз алып булмас кебек иде. Сөйләшү дә директорның күрше бүлмәсендә генә бара иде. Салават урынына да утырып тора алмый, фани дөньяны гына түгел, аны яраткан-хөрмәт иткән бар дусларын калдырып киткән изге зат хакында ачылып сөйләү, күренеп тора, җиңел түгел иде аңа. Без, сәнгать кешеләре, барыбыз да беркадәр пафослы, хисле, эмоцияләргә бирелүчән «кавем». Салават бу минутларда тора-торып кыза торган пар казанын хәтерләтә иде. Ул моңарчы мин ишетмәгән, колакка ят булган (аны гади сүз белән генә аңлатып булмас дип уйлаган идем, бәлки «кайнар» тон дип атап була торгандыр) тавыш белән янә баягы сүзләрен кабатлады: «Бер үпкәм калды Шамил абыйга, үзе өчен яшәмәде!» Шуннан соң әңгәмәдәшем янә ачылып китте: «Кеше өчен яшәүче бердәнбер шәхес иде! Аны югалту миңа бик авыр. Вафатын ишеткәч, бөтен гаиләм елады. Ул бит үләсе көнне бездә иде. Мин коръән ашы уздырдым ул көнне һәм Түбән Камага китеп бардым. Шамил абый мине капка төбеннән, хәерле сәфәрләр теләп озатып калды!..»

Бу сүзләрдән соң Салаватның хисләре миңа тагын да яхшырак аңлашыла башлаган иде. Капка төбеннән хәерле юл теләп озатып калсын да артыңнан ук: «Ул үлде!» – дигән хәбәр җиткерсеннәр әле!.. «Бу бит... Бу атом бомбасы шартлауга тиң хәбәр!..» – дип уйлап куйдым мин ачынып. Нишлисең, язмыш кырыс. Каты бу язмыш! Тимердән дә, хәтта иң каты металлардан да катырак! «Үлгәч, мин аңа карый алмадым, – дип дәвам итә сүзен Салават. – Кайда карау гына! Мин шуннан соң Камал театрының ишеген ачып керә алмадым. Ел саен бу театрда концертлар оештыра идем. Аны да туктатып тордым. Һәрнәрсә Шамил абыйны искә төшерә, һәрнәрсә әлеге игелекле шәхесне хәтерләтә театрда».

Ходай Тәгалә аны сәнгать халкына махсус җибәргән! Чөнки бу илдә иң мохтаҗ халык сәнгать кешеләре бит! Бар инде, Шамил атлы игелекле җанлы адәмем, ярдәм кулыңны суз шул самими, беркатлы, нечкә күңелле сәнгатькәрләргә дигәндер. Бар яхшылыкны Шамил абый Ходай ярдәме белән эшләде, чөнки шулай яратылган иде!

Эстрадада булсынмы, театр дөньясындамы, без «йолдыз» дип атарга гадәтләнгән талантлар бар. Ә менә Шамил Зиннурович җырчы да, театр актёры да түгел иде, хәтта сәнгать тәнкыйтьчесе буларак та (театрга да, эстрадага карата да һәрвакыт үз фикере булды, бик нечкә, үткен бәя бирә торган таләпчән сәнгатькәр иде үзе) рәсми танылмады. Татар сәнгате дөньясында югалмас эз калдырган шушы затны кем дип исемлик?! Ә бит ул бар «йолдызлардан» да югарырак кебек тоела иде безгә? Йә, кем дип атыйк?! Мин аны үзем әүлия дип атар идем. Югыйсә, шулай булмаса, бу кадәр игелекле гамәлләр кылып китә алмас иде ул сәнгать өчен, татар сәнгате хакына.

Бәлки, кабатлана да торганмындыр: их, Шамил абый аз гына булса да үзе өчен яши алмады. Үз-үзенә, сәламәтлегенә чак кына игътибар иткән булса, бәлки, бүген дә безнең арада булыр иде... Хәер, мин әле дә һаман аның белән киңәшәм, ул минем өчен илаһи образ булып яши. Әйтәләр бит: адәм баласының ике иң башында ике фәрештә кылган гамәлләрен язып утыра, дип. Шамил абый минем өченче фәрештә, нурлы фәрештә. Ул мин кылган эшләргә хисап сорап утырмый, ә бәлки киңәшләре белән ярдәм итә. Һаман да...

Материаллар «Балкыш. Шамил Закировка бер дога»

китабыннан алынды

Автор һәм төзүче мөхәррир –

Зиннур Хөснияр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк