Логотип
Журналда укыгыз

Сүнмәс ут

«Минем урыным Яр Чаллы театрында. Бүгенге көндә башка театрда уйнарга тәкъдим итcәләр, мин гомумән актёрлык эшчәнлегеннән китәр идем»

Узган елны Яр Чаллы татар драма театры тарафыннан Зөлфәт Хәкимнең «Тәрәзәдә һаман ут яна» әсәре буенча спектакль куелды. Быел әлеге спектакльне «Һөнәр» фестивале кысаларында башкалабыз тамашачысы да күрә алды.

Заманча спектакль шау-шу күтәрә. Урыны белән ул җирәнү хисен тудыра, шок хәлендә калдыра, уйланырга мәҗбүр итә, әмма беркемне дә битараф калдырмый. Бу хис-кичерешләрне күпчелек баш героиня – Лениза тудыра. Әлеге рольнең үзенчәлекләре, иҗат юнәлешләре, татар театрының киләчәге һәм башка темаларга Яр Чаллы татар драма театрының яшь артисты Зөлфия Галиуллинаның үзе белән сөйләштек.

Иҗат юнәлеше

Талантлы актрисаның дөньяга килү тарихы кызык: Зөлфия кәбисә елында туа, һәм ни гаҗәп: белгечләр 29 февральне кызчыкның туасы көне буларак билгелиләр. Табиблар бу хакта булачак актрисаның әнисен кисәтеп куялар һәм кызны иртәрәк тудырыр өчен кулдан килгәнне эшлиләр. Шулай Галиуллина Зөлфия Камил кызы 1996 елның 28 февралендә Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга аваз сала.

– Зөлфия, иҗат юлына кайчан бастыгыз? Актриса булуыгызга кем зур йогынты ясады?

– Мин кечкенәдән үк актриса булачагымны белдем. Балалар бакчасында төрле бәйрәмнәр уңаеннан кечкенә спектакльләр куя идек. Ничек кенә тырышсам да, миңа гел роль бирмиләр иде. Әле дә хәтерлим: шулкадәр кызыклы төлке ролен башка кыз уйный иде. Бәйрәмнән соң аны алма белән бүләкли иделәр. Алма миндә дә җитәрлек иде, әмма бу бит мактаулап бирелгән алма!

Спектакль алдыннан «төлке» кыз авырды, һәм, ниһаять, бу роль минеке булды! (Елмая.) Шулай итеп мин дә алмалы булдым. Күрәсең, бу очрак бала күңелендә зур эз калдыргандыр.

Актрисаның тормыш юлы катлаулы булган, дисәк арттыру булыр. Әмма бу юлны бормалы дип атасак ялгышмабыз. Яр Чаллыда туып, 6 сыйныфны бетергәч, Зөлфия гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Биредә кыз бала ике ел мәктәптә укыгач, Арчада туып үскән әнисе шунда күченү теләген белдерә. Янә Галиуллиннар күченергә була.

Казан белән аерылу озак вакытка сузылмый: 9 сыйныфны тәмамлап, Зөлфия театр көллиятенә укырга керә. Аның актриса буларак формалашуына зур өлеш керткән остазлары – Зөлфәт Закиров һәм Резедә Гәрипова.

Диплом спектакленнән соң Яр Чаллы татар драма театрының режиссёры яшь актрисаны эшкә чакырып ала. Зөлфия икеләнә – Казан утлары аны җәлеп итә. Хәер, башкала ничек кенә үзенә тартса да, актриса Чаллыны сайлый, һәм 2016 елдан театрда хезмәт куя башлый.

Театр труппасы актрисаны үз итә, әмма Зөлфия һаман Казанны искә ала һәм сагына. Ярты ел актриса театрга бары тик пластика дәресләренә йөри, көн туса – шул ук күренеш. Әлбәттә, «спектакльдә уйныйсы килә», дип җан атып торган актриса моны ошатмый. Спектакльдә рольләр алмагач, Зөлфиянең күңеле төшә һәм ул театрдан китәргә карар кыла. Ләкин хезмәттәшләре һәм режиссёр моңа кул куймыйлар. Тиздән Зөлфия Галиуллина беренче җитди ролен башкарачак.

– Гадәттә, күпчелек кичә генә студент булган яшь актёрлар башкалада укып, шунда калырга омтылалар. Бу нәрсә белән бәйле?

– Үземнең дә Казаннан китәсем килмәде. Зур шәһәрдән кечкенәгә күчеп китү шактый авыр. Чаллы минем өчен соры, күңелсез булып тоелды. Адәм баласы һәрнәрсәгә ияләнә ала. Мин дә күнектем. Минем урыным Яр Чаллы театрында. Бүгенге көндә башка театрда уйнарга тәкъдим итcәләр, мин гомумән актёрлык эшчәнлегеннән китәр идем.

Сорауга килгәндә, уйга беренче итеп хезмәт хакы килә. Мин 8 меңгә эшли башладым. Нәрсә ул бүгенге көндә? Аңа түзә белергә кирәк, бәлки, театрдан тыш башка эш эзләп карарга мөмкинлек бардыр. Миңа калса, үз һөнәреңе яратсаң, теләсә кайсы хәлдән чыгу юлын табып була. Мин үзем дә татар телен үстерү дәресләрен бирәм, инде 4 ел тәҗрибәм бар (көлә)!

Яшьләр күпчелек әзер табынга гына килеп утырырга әзер. Тормыш алай бармый. Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла диләр, һәм мин моның белән килешәм. Мәдәният Казанда гына үсә дигән сүз түгел. Канәгать булмасаң, башта үзең үзгәр, аннан соң якын тирәңне үзгәрт. Бу гади генә кагыйдә.

Җылытасы иде җанны...

Дүрт ел эчендә Зөлфия күп рольләр башкарырга җитешә. Аларның арасында: Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектаклендә Шәфәк роле, Булат Сәләхов әсәре буенча – «Яратылмый калган ярлар» – Екатерина роле, Зөлфәт Хәким әсәре буенча – «Тәрәзәдә һаман ут яна» – Лениза роле. Аеруча соңгы спектакльгә тукталасым килә.

– «Тәрәзәдә һаман ут яна» спектаклендә баш рольне уйныйсыз. Лениза – татар кызына хас булмаган холык сыйфатларына ия. Бераз аның турында сөйләп китегез әле.

– Әйе, әлеге образым чыннан да башкалардан аерылып тора. Математика укытучылары ике-икең дүрт дип өйрәтәләр. Әмма тормыш – математика фәне түгел. Биредә бер генә җавап дөрес мөмкин була алмый. Лениза тормышка төрле яктан карый, аның һәрбер күренешкә үз фикере бар. Бу ягы белән мин аны якын итәм.

Лениза образы татар театрыбыз өчен гадәти һәм типик образ түгел. Үз сүзле, дорфа телле, гомумән холыксыз героиня барысына да ошап бетмәс. Ләкин спектакль барышында ул миндә нигәдер нәфрәт уятмады. Бу юлга ничек баскан, ни өчен аны башка кешеләр, аларның хисләре берничек тә борчымый икән – шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдем. Лениза минем күз алдымда өшегән җан кебек. Әмма шунысы кызганыч, ахыр чиктә аны җылытыр кеше табылмады.

Фатирдагы мәңге сүнмәс ут кебек, Ленизаның үзенчәлекле холкы, дөньяга карашы башкаларны кызыксындыра, үзенә тарта. Хәтта күрше өйдәге яшәүче өйләнгән парны да битараф калдырмый. Әгәр бу кызыксыну башта каршы фатирдагы сүнми торган ут өчен килеп чыкса, ахыр чиктә Ленизаның уты үзенә җәлеп итә.

Ленизаның һәрчак үз фикере бар, ул башкалардан курыкмый. Ничек бар, шулай сөйли. Зөлфия дә якты уйлы, ачык йөзле, үз максатына ирешүчән яшь актриса – мин аны шулай күрәм.

Яшәсен театр!

– Заманча татар театрының үсешендә нинди проблемалар күрәсез? Татар театрларын киләчәктә нәрсә көтәчәк?

– Безнең милли театрларыбыз, классик спектакльләрдән китәргә теләп, ниндидер яңалык эзли. Еш кына алар мәсьәләнең эчтәлегенә түгел, спектакльнең эстетик ягыннан куелышына өстенлек бирә. Кайбер режиссёрларга гамәлләр логикасы мөһим түгел. Матур икән димәк, шулай калдырабыз. Минемчә, бу дөрес түгел, һәм бу зур проблема.

Студент чакта остазларыбыз һәрбер күз карашына, куллар куелышына игътибар иттеләр. Барча гамәлләрне анализладык: нигә син утырдың, нигә син борылдың, нигә син аягыңы шулай суздың? Бу сорауларга актёр җавап тапмаса, ул сәхнәгә чыгарга әзер түгел дигән сүз.

Әлбәттә, яшь, заманча мәсъәләләрне чишә торган спектакльләр барлыкка килү яхшы күренеш. Бу – үсеш. Ләкин классик спектакльләр, яңалык кертүчеләре белән янәшәдә алга атласалар иде...

– Димәк, Сезнең уйлавыгызча, тиздән татар театры яңа форматка күчәчәк?

– Бөтенләй үк түгел, әмма заманабыз үзгәрешләр таләп итә. Биш елдан булмаса да, егерме елдан соң без шуңа киләчәкбез дип уйлыйм.

– Зөлфия, Сезгә рольдән чыгу авырмы? Гадәттә, спетактакльнең премьерасына әзерлек барганда, артистлар образ өстендә бик җитди эшлиләр. Героинягыз тормышы, аның дөньясында яши башлыйсыз дигән уйлар тумыймы?

– Әгәр мин сәхнәгә чыгып кемнеңдер тормышы хакында сөйлим икән, әлбәттә, аны бар яктан өйрәнергә тиеш. Һәрбер образыңы анализлап барасың, аны аңларга тырышасың. Бу образ өстендә эшләү дип атала, әмма эш белән шәхси тормышны бутарга ярамый.

Төрле актёрлар бар, кемдер образдан озак чыга алмыйча интегә. Мин сәхнәдә һәрбер башкарган рольләрне, аларның хис-кичерешләрен калдырам. Сәхнә артына чыктым икән, Зөлфиягә әйләнәм. Актёр рольгә кереп, оператив рәвештә образлар арасында күченә белергә тиеш. Әгәр ул моны эшли алмый икән – ул профессионал түгел.

Мин үз эшемне яратам. Кайберәүләр артист һөнәрен санга сукмый. Заводтан арып-талып кайтмыйсың икән, димәк, син эшләмәгән булып чыгасың. Мин моның белән өлешчә килешәм. Әйе, мин эшләмим – мин үземнең һөнәремнән ләззәт алам. Минемчә, бу тормышта уңышка ирешү сере: яраткан шөгылең белән акча эшли белү.

– Миңа калса, артист эше – дөньядагы иң кызыклы, шул арада иң авыр һөнәрләрнең берсе. Сәхнәдә рольне тиешле дәрәҗәдә уйнау,  тамашачыга герой холкының һәм тотышының үзенчәлекләрен дөрес җиткерү өчен зур талант кирәк.

Зөлфия, җылы әңгәмәбез өчен рәхмәт! Һәрчак шундый ачык йөзле, балкып торучы йолдыз булып кал. Эчке дөньяңның уты мәңге сүнмәсен.

«Сәхнә» журналы, 2020 елның гыйнвар саны.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк