Логотип
Журналда укыгыз

«Тантана» премиясен алырга хыяллана идем»

Сукояр билгесе астында туган кешеләр аеруча сизгер һәм тиз рәнҗи торган булулары белән аерылып торалар. Алар тиз дуслашып китү сәләтенә ия, танышлары күп, әмма ышанычлы дуслары бик сирәк. Сукоярларның фикерен үзгәртү кыен, бик тә кызыксынучан булалар.

Сукояр йолдызлыгы

Сукояр билгесе астында туган кешеләр аеруча сизгер һәм тиз рәнҗи торган булулары белән аерылып торалар. Алар тиз дуслашып китү сәләтенә ия, танышлары күп, әмма ышанычлы дуслары бик сирәк. Сукоярларның фикерен үзгәртү кыен, бик тә кызыксынучан булалар.

Сукояр бик тырыш, бу сыйфаты аңа зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Күп вакыт үзе дә аңлап бетерә алмый торган эшләр эшләргә, соңыннан алар өчен үкенергә мөмкин. Еш кына юк-бар өчен дә борчыла. Гадәттә тыныч, ярдәмчел кеше. Бик нечкә күңелле, шуңа да тормышка яраклашу авыр бирелә. Күбесенчә үзеннән олырак яшьтәгеләр белән аралаша. Бу билге астында туучылар бик тә җаваплы, килеп туган шартларга яраклаша беләләр. Шуңа да карамастан, аларга башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерү кыен.

Әлеге йолдызлык билгесенең стихиясе – Һава. Шуңа күрә ир-ат сукоярлар мөнәсәбәтләрдә дә «очучанрак». Вәгъдә бирүдән, гомумән, кемгәдер бәйлелектән качалар. Ул беркемнеке дә булырга теләми, шуңа гаиләне зур йөк кебек кабул итә. Игътибарын җәлеп итү өчен аны сокландырырга кирәк булачак.

Сукоярлар күп нәрсәне күңелләренә якын кабул итәләр, шуңа да аларның кәефләре төшү еш күзәтелә. Алар иҗат кешеләре, һәрвакыт нинди дә булса идеяләр белән янып йөриләр. Эш урыннарын да еш үзгәртеп торалар.

Сукояр йолдызлыгы астында туган Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Винер Фәйзуллин

Сукоярлар, чыннан да, тиз рәнҗи торган кешеләр. Минем дә иптәшләрем бераз булса да рәнҗешле сүз әйтсәләр, күңелемә бәрә. Ышанычлы дусларым күп түгел, икәү генә, берсе Казанда, берсе Чаллыда, аның белән бер театрда эшлибез. Сукоярларның фикерен үзгәртү чыннан да кыен, мин мәсәлән хәзерге вакытта машина алырга җыенам, әтием бераз көтеп торырга куша. Мин үземә максат куйдым һәм аңа барам, ләкин якыннарымның фикере барыбер уйландыра. Үземнең тырышлык турында фикер йөртә алмыйм, әнием дә сукояр, менә ул чыннан да тырыш кеше. Эшләгән эшләрем өчен үкенергә яратмыйм. Ярдәмчел дигәндә, ярдәм сорап килсәләр, каршы килгәнем юк. Башта нечкә күңелле идем, ләкин хәзер кырыс тормыш бераз үзгәртте дияр идем. Үзеннән өлкәнрәк кешеләр белән аралаша дигән сүз нәкъ тә минем турында, барлык дусларым да үземнән олырак. «Очучанрак» булсак та, без үз максатларыбызга ирешергә тырышабыз. Укыган вакытта «Тантана» премиясен алырга хыяллана идем, максат итеп куйдыйм һәм аңа ирештем. Чыннан да, бәйлелектән куркам, хәзерге вакытта үземне әти-әнием өчен җаваплы итеп хис итәм. Юк-бар өчен дә кәефем төшәргә мөмкин, ләкин икенче көнне инде мин бу вакыйгага башкачарак карыйм, шатланып яшәргә тырышам. Идеяләр күп, җырлар язам, аларны яздырып, клип төшереп халыкка чыгарасым, үземә нинди дә булса аудитория җыясым килә. Эш урынымны еш үзгәртермен дип уйламыйм, студент елларында төрле җирләрдә эшләргә туры килде, ләкин хәзер театрны калдырып китәргә җыенмыйм. Бәлки җыр эшчәнлегем барып чыкса, концертлар белән дә йөри башлармын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк