Театр – тиңдәш дустым

Әңгәмә алдыннан һәрчак бераз дулкынланып аласың, алдан ук шәхесенә туры китереп сорауларын әзерлисең. Кыскасы, һәрбер күрешү алдыннан үз-үзеңә билгеле бер бурыч һәм максатлар куясың. Әмма кайвакыт интервьюга килеп, шәхес белән аралаша башлагач, әзерләнгән сорауларның кирәге чыкмый. Начармы бу? Юк, әлбәттә. Хәер, башта булган идеяләреңнән баш тартып, артистның башка сыйфатларын ачу күпкә яхшырак. Бөтен дөньяңны онытып, вакытыңны бары тик әңгәмәдәшеңә багышлыйсың. Башкарылган эшеңнән ләззәт алу – зур бәхетләрнең берсе. Ләкин алда минем хис-тойгыларым хакында сүз бармаячак. Бөтен игътибарыгызны минем әңгәмәдәшем, әлеге хисләрне тудырган кеше – Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының яшь һәм талантлы актрисасы Айсылу Мөсәлләмовага җәлеп итәм. Ул аңа, һичшиксез, лаек.

Айсылуны мин чишмә суы белән чагыштырыр идем. Шифалы чишмә суын эчеп туя алмаган кебек, актрисаның да чибәрлегенә сокланып күзеңне ала алмыйсың. Моңлы тавышы да сине дәвалый, башыңнан сыйпый кебек. Ә эчке дөньясының матурлыгы!.. Саф күңелле, туры сүзле, эчкерсез, гади – Айсылу Мөсәлләмованы мин шулай күрәм. Әңгәмәне укыган вакытта үзегез дә моңа төшенерсез дип уйлыйм.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Кәрим Тинчурин исемендәге театр тәкъдим иткән «Карурман» спектакленең премьерасын билгеләп узасым килә. Татар сәхнәсендә барысын да таң калдырырлык беренче фэнтези куелды. Театр җанлы кеше буларак әлеге премьера белән актрисаны котларга булдым, шуның белән әңгәмәбез дә башланды. Ләкин иң беренче итеп Айсылуның үзе белән танышыйк.

– Айсылу, үзегезнең тормыш юлыгыз турында сөйлә пкитегез әле.

 

– Мин Башкортстанда, кечкенә генә Карабаш авылында гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килдем. Мәктәп чорында олимпиадаларда, матурлык бәйгеләрендә катнаштым. Шушы бәйгеләрдән соң сәхнәгә үрелә башладым. Гомумән алганда, мин сәнгать белән шөгыльләнергә ярата идем: рәсем дә ясадым, фольклор, бию түгәрәкләренә дә йөрдем. Әнием мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытты, әтием башта колхозда, аннан соң Себергә китеп эшли башлады. Миннән башка гаиләдә абыем һәм энем бар. Абыем Илназ да сәнгать кешесе: ул баянист, композитор. Бүгенге көндә үз студиясен булдырды, җырлар һәм аранжировкалар яза.

Әниебез иҗат кешесе, аның йогынтысы зур булды. Ул минем таянычым, якын дустым. Кечкенә чакта әти һәрчак эштә булганга, күп вакытны әни белән уздырдым. Әдәби телне баетыр өчен ул миңа китаплар алып кайта иде, сәнгать ягыннан көчле тәрбия бирде. Бәйгегә яки төрле чараларга әзерләнгәндә дә ул ярдәмгә килә иде: күлмәк кирәк булса да үзе текте...

– Артист булырга теләвегезгә әти-әтиегез каршы килмәдеме?

 

– Әлбәттә, артист һөнәрен төпле түгел, дип фикер йөртүчеләр күп. Шул сәбәпле әти врач, юрист яки шул ук журналист булырга тәкъдим итте. Әни мине укытучы итеп күрде, рәсем белән дә шөгыльләнергә өндәде. Күрәмсең, күңелемә ятмагандыр. Абыем укырга кергәч, концертлар белән Башкортстан буенча гастрольләргә китте. Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигәненә туры килгән, мөгаен. Мине, 8-9 сыйныф баласын, үзе белән  баручы буларак алды. Зур сәхнәгә беренче тапкыр шулай чыктым. Бераздан соң абыйның җырларын да башкара башладым, шул вакытта сәнгать юлын сайлаячагыма инандым. Һөнәр сайлавы соравына мин янә 11 сыйныфта кайттым. Башымда: «җырчы, яки актриса булыйммы иккән», дигән уй барлыкка килде.

– Дөрес аңлавымча, ахыр чиктә Казанны сайладыгыз?

 

– Минем «Нур» театрының артисткасы буласы килә иде, алар труппа җыялар дигән сүз ишеткәч, Уфага юл тоттым. Баксаң, татар труппасын түгел, башкорт төркемен җыялар икән. Үзем татар булсам да, башкорт телен мәктәптә укыдым, аның белән һәрчак дус булдым. Татар телендә әзерләнгән әсәрләрне башкортчага тәрҗемә иттем дә кердем. Жюри әгъзалары минем татар икәнне тиз аңладылар һәм Казанга барырга киңәш иттеләр. Ә минем шулкадәр Уфадан китәсем килмәде! Әмма шулай да Казан мәдәният һәм сәнгать университетына кереп карарга булдым. Казанда тулай торакта ялгызым калгач кына нинди зур тормышка аяк басканымны аңладым...

Драма театры артисты булу хыялым Казанда да тормышка ашмады: мине эстрада артисты итеп күрделәр. Җырларга минем берниндидә әзерлегем юк иде. Җитмәсә, жюрида Татарстанның халык артисты – Салават Фәтхетдинов. Булдырмасмын дип уйлый башлагач, әнием телефон аша тынычландырды. Нишләргә белгән юк, күз яшьләрен сөртеп, башкортчага тәрҗемә ителгән әсәрләрне киредән татарча ятлап имтихан бирдем һәм укырга кердем. Үземнең батырлыгыма хәзер дә шаккатам, группадашларымның күбесе училещены тәмамлап керсәләр, мин гап-гади авыл баласы гына идем.

Укыган вакытта үземдә актёр талантын ачтым дисәм дә була. Сәхнә теле имтиханына төрле әсәрләрдән монолог, спетакльләрдән өзек сәхнәләштерә идек. Бу сәләтемне ачуда миңа күпчлек укытучым Эльмира Хамматова ярдәм итте.

– Ни өчен Тинчурин театрын сайладыгыз?

– Мин Айдар Галимов төркеменең артисты буласы идем. Әмма шул ук Эльмира Хамматова киңәше буенча, театрга да эшкә кереп карарга булдым. Анда кастингны узгач, театрыбызның элеккеге баш режиссёры Рәшит Заһидуллиннан киңәш сорарга булдым. Рәшит абый бары тик: «Анда син акча өчен эшләячәксең, монда – күңел өчен, үзеңә кара», – диде. Июль ае, яллар вакыты, бер ай уйлагач, Тинчурин театрына килергә булдым.Театр минем өчен якынрак иде.

Безнең театрга килеп кергәч, үзеңне өйдә кебек хис итәсең, ул миңа бер дә чит булып тоелмады.

– Димәк, бу юлны сайлаганга үкенмәдегез?

– Андый уйлар һич кенә дә килмәде. Әйе, сәхнәгә чыккан саен бераз куркыта иде. Драма артисты әзерлеге булмавы, эстрада артисты булуым бик сизелә. Әмма мин үземнең куркуымны, каушауларымны җиңеп чыга алдым.

Әле дә хәтерлим, ввод (икенче артист башкарган рольне уйнау) вакытында спектакль алдыннан төнеме йокламыйча уздыра идем. Беренчедән, тамашачы кабул итәрме икән дип уйлыйсың. Икенчедән, бергә уйнаучы артистлар да элек уйнаган актрисага өйрәнгән булалар, алар да кабул итмәскә мөмкин. Шуңа күрә ввод вакытында бик каты әзерләнәсең. Бервакыт ролеме кычкырып кабатлап йөргәндә, элеккеге баш режиссёрыбыз килеп керде. Борчылуымы күреп, миңа: «Театр – ул бер зур диңгез кебек. Диңгездә йә йөзеп китәсең, йә батасың. Төрлечә йөзеп була: аркаң белән дә, йөзең белән дә. Сәхнәдә дә шулай ук: син яки уйнарга өйрәнәсең, яки сәхнәдән китәсең. Башкаларга карап, аларның алымнарын үзләштерәсең һәм үзең дә уйнарга өйрәнәсең», – дип киңәш бирде. Шушы сүзләрдән соң мин үземе кулга алдым. Образларым өстендә эшли башладым: китаплар укып, кино карап тулыландыра бардым. Бер генә образ да үзара охшаш түгел, димәк, һәрберсенә аерым караш, әзерлек булырга тиеш.

Беренче елларны эшләргә шактый авыр булды. Ләкин хезмәттәшләрем, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән авырлыкларны җиңеп чыга алдым. Хәзер исә башкарган рольләремнән ләззәт алып, сөенеп яшәргә тырышам. Образларым турында уйлап, шулар белән яшим һәм шуның белән бик бәхетле!

Аннан соң, минем әбием гомер буе актриса булырга хыялланган. Мин аның хыялын чынга ашырдым. Ул вакытта артист һөнәрен, белүебезчә, яратып бетермәгәннәр. Әти-әнисе әбине укытучы булырга өндәгән. Дәү әти белән икесе укытучы булып мәктәптә эшләсәләр дә, буш вакытта авыл клубында куелган спектакльләрдә катнашып, һәрчак баш рольләрне уйнаганнар.

Әбием һәрвакытта да безнең янда затлы киенеп, чәчләрен матур итеп җыеп йөрергә яраткан. Хәтта бер-берсенә килешле киемнәр сайлаган –актриса булу теләге шулкадәр зур булган аның. Әлеге көндә дә әбиемнең рухын тоям. Хыялын тормышка ашырам дип, сәхнәдә бирешмәскә тырышам. Ата-бабалырыбызның йөзенә кызыллык китермәмен дип уйлыйм. Киләчәктә дә шулай иҗат итеп яшәргә иде!

Дәвамын «Сәхнә» журналының апрель санында укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1115
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы