Логотип
Журналда укыгыз

«Театр – ул үсеш!»

Буа татар дәүләт драма театры артисткасы Айсылу Җаббарова белән әңгәмә.

– Айсылу, «Бәхеткә юл кайдан?» спектакле белән таныштырып китегез әле. Ни өчен тамашачы әлеге спектакльгә килергә тиеш? Сезнең фикер.

– Минемчә, бу спектакльне төрле буын вәкилләре карарга тиеш. Спектакль барышында халыкның реакциясен күреп мин моңа төшендем. Биредә гаиләдә еш очрый торган проблемалар күтәрелә. Шуңа күрә дә халык бу спектакльне яхшы кабул иткәндер.

Иң беренче итеп гүзәл затларыбызга үз-үзен хөрмәт итәргә тиешлеген аңлатасым килә. Үзеңне хөрмәт итмәсәң, башкалардан аны көтмә. Баш ияргә чыккан саен, мин тамашачының күзенә карарга яратам, спектакльнең мәгънәсен дөрес җиткерә алу-алмавыбызны шуннан беләм.

– Спектакльдә баш рольне башкарасыз дип беләбез, аны берничә сүз белән тасвирлагыз әле. Дилә белән охшашлыгыгыз бармы?

– Минем күзлектән Дилә көчле хатын-кыз, аның сүзләрендә тирән мәгънә ята. Ул йомшак, түземле, эчкерсез, беркатлы. Шулкадәр кыйналып, кимсетелеп яшәп тә, көчле рухлы кеше булып кала белә.

Дилә белән охшашлыгым бардыр, әлбәттә. Ләкин иң охшаш ягыбыз: үзебезне тиешле дәрәҗәдә хөрмәт итмәвебез. Кызганычка каршы, әлеге сыйфатны үземдә сизәм. Әмма моны төзәтеп була.

– Хыялдагы ролегез — ул нинди? Тискәре, яки уңай образны иҗат итәр идегезме?

– Дилә хыялымдагы рольгә тарта, чөнки аның тормышы мине тетрәндерә. Спектакльне куйган саен күңелем аша узмый калмый. Ә болай төрле образларда үземне күрәсем килә, бу барысы да үсеш өчен.

– Театр юлына ничек килеп кердегез? Кечкенә чакта ук актриса булырга хыялландыгызмы?

– Театрда хезмәт итүемә мин чиксез шатмын. Мәктәп елларында ук яратып төрле бәйгеләрдә катнаштым, тугызынчы сыйныфтан соң озак уйлап тормыйча театр училищесына керергә булдым. Мин сайлаган юлны кабул иткән әти-әниемә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Уку йортына кергәч Р.Әюпов һәм Л.Низамиева җитәкчелегенә эләктем. Диплом спектакльләренә театрыбызның хәзерге директоры Раил абый Садриев та килде, шунда Буа театрына чакырды. Мин Казан кызы буларак биредә калырга ниятләгән идем. Тик тормышның мондый борылышына мин бик шат. Бүгенге көндә Буа теарында хезмәт куймасам, чит илләрне кайчан гына күреп, шулкадәр танылган режиссёрлар белән кайчан гына эшләр идем. Театрга карата рәхмәтем чиксез!

– Тагын нинди талантка ия булыр идегез?

– Сәләтем булса, тегүчегә укыр идем. Үз-үзеңә киемнәр тегү, минемчә, хәзерге заманда бик актуаль һәм кызыклы эш.

Яратып караган спектаклегез бармы?

– Үзебезнең театрыбызга килгәндә, мин беренче көннәрдән Р.Зәйдулланың мишәр хикәяләре буенча куелган «Абага» спектаклен яратып карадым. Хәзер инде коллегам декрет ялларына киткәч, әлеге спектакльдә яратып уйныйм да. Шулай ук Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының хәзерге премьералары күңелемә ятышлы.

– Холкыгызның иң яхшы һәм тискәре сыйфатлары?

– Мин юаш, кеше белән талашырга яратмыйм, талаша да белмим. Тиз үпкәлим, кешедән күңелем кайтса, аны кабат үстерә алмыйм.

– Буш вакытыгызда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

– Буш вакытта мин җырларга, илһамым булса, чигергә яратам. Театрда уйнау сәбәпле, вакытым бик аз, шуңа жырларга гына житешәм. (Елмая). Гастроль юлларында китап укырга тырышам.

Сезнең өчен театр нәрсә ул?

– Театр – ул үсеш! Үземне иң бәхетле кеше дип саный алам. Театрыбызда һәрвакыт фестивальләр, лабораторияләр уздырыла, чит режиссёрлар белән дә эшлибез.

– Үзизоляция режимын саклау авыр биреләме? Карантинны кайда уздырасыз?

– Үзизоляция жиңелләрдән түгел, ләкин бу барысы да сәламәтлекне саклау өчен! Бу көннәрне авылымда, саф һавада уздырам.

Әңгәмә «Сәхнә» журналының «Кыскалыкта – осталык» сәхифәсендә май санында бастырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк