Логотип
Журналда укыгыз

Тормыштагы Илназ – нинди ул?

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Илназ Хәбибуллин белән әңгәмә.

– Илназ, театрга беренче тапкыр кайчан аяк бастыгыз?

– 2015 елда театр училищесын тәмамлагач, үзебезнең театрга  килдем.

– Ни өчен иҗат юлын сайладыгыз?

– Безнең авылда халык театры бар. Әнием гомер буе шушы театрда уйнады, мин дә мәктәптә укыган чорда шунда йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына укырга керергә булдым.

– Тиздән Кариев театрында «Корт» спектакленең премьерасы. Әлеге спектакль белән кыскача таныштырып китегез әле.

– «Корт» спектакле театрыбызның актёры һәм режиссёры Фәнәвил абый Галиевның якты истәлегенә багышланган. Спектакль нәкъ аның «Корт» пьесасына нигезләнеп сәхнәләштерелә.

Әлеге спектакль комедия жанрында эшләнгән, ләкин биредә җитди проблемалар күтәрелә, кешеләрнең эчке дөньясы яктыртыла. Репетицияләргә рәхәтләнеп керештек, яратып эшлибез. Тирән мәгънәле спектакль булырга охшап тора.

Калганы сер булып калсын, премьерада көтеп калабыз! (Елмая.)

– Ролегез турында нәрсә әйтә аласыз? Гомумән, ул Сезгә якынмы?

– Спектакльдә авыл тормышы һәм аның халкы турында сүз бара. Авылда туып үскән кеше буларак мин бу теманы якын итәм. Гомумән, авыл халкы кызык кешеләр. Образыма килгәндә, аны җыелма образ дип әйтеп була. Авылдашларымны искә төшереп, һәрберсеннән нәрсәдер алып, образым өстендә эшләдем. Мин авыл председателе ролен башкарам. Әйтүемчә, авылда барысын да күреп, күзәтеп үстем. Әлеге образым да тәҗрибәмә нигезләнеп иҗат ителә.

– Тормышыгызны театр һәм иҗаттан тыш күзаллыйсызмы?

– Дөресен генә әйткәндә, юк. Дүрт ел буе театр училищесында укыдым, Кариев театрында да хезмәт итүемә бишенче ел китте, өстәвенә, тормыш иптәшем Рузанна Хәбибуллина да театрыбыз артисткасы – юк, тормышымны театрдан һәм иҗаттан башка күзалламыйм. (Көлә.)

– Артист һөнәренең иң ошаган ягы?

– Мин яңа процесска өстенлек бирәм: яңа спектакльләр чыгару, яңа режиссёрлар белән эшләү, яңа образ тудыру һәм аны үстерү, репетицияләр, премьераларга әзерлек… Һәм, әлбәттә, тамашачылардан рәхмәт сүзләре һәм алкышлар ишетү – үзе бер ләззәт. Алар безгә иҗат итәргә көч биреп тора.

– Тормыштагы Илназ – нинди ул?

– Миңа бу сорауга җавап бирү шактый авыр. Шуны гына әйтә алам: кирәк вакытта усал булам, кайвакыт хыялланам. Сорауга төгәлрәк Рузанна җавап кайтарыр дип уйлыйм.

Рузанна Хәбибуллина: Илназ бик гади, рәхәт кеше. Аның һәрвакыт үз фикере бар һәм аны дөрес җиткерә белә. Театрда аны һәммәсе ярата, шуңа күрә Илназдан еш кына киңәш алалар. Илназ – Илназ инде ул! (Көлә.)

– Төшенкелеккә бирелгән чагыгыз буламы? Андый очракта күңелегезне ничек күтәрәсез?

– Төшенкелеккә бирелергә яратмыйм, чөнки һәрбер проблеманың чишелеше бар. Ул сәламәтлеккә дә начар тәэсир итә, якын кешеләреңнең дә кәефен төшерә. Шуңа күрә күңелемне төшерергә тырышмыйм.

– Бүген нинди хыял белән яшисез?

– Әйткәнемчә, мин хыялланырга яратам. Хыялларым театр һәм тормыш белән бәйле. Аллага шөкер, барысы да чынга ашып бара.

– Тамашачыга нинди теләкләрегез бар?

– Билгеле сәбәпләр буенча театр озак вакыт эшләмәде. Тамашачыларыбыз, безне онытмагыз, театрыбызга күңел ачып, тамаша кылырга килегез. Иң мөһиме исән-сау булыйк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк