Логотип
Журналда укыгыз

«Тырышлык таләп итә торган юлларны яратам»

Без бүген йолдызнамәдә кучкар йолдызлыгында туган ир-атларны тикшерербез. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин да кучкар икән, түбәндә аның фикерләрен дә ишетербез.

Без бүген йолдызнамәдә кучкар йолдызлыгында туган ир-атларны тикшерербез. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин да кучкар икән, түбәндә аның фикерләрен дә ишетербез.

Кучкар ир-атлар өчен җиңел максатлар – максат түгел. Ут билгесе астындагы кучкарларга кемнеңдер игътибарын үзләренә җәлеп итү бернинди кыенлык та тудырмаячак. Кагыйдә буларак, ир-атларның гәүдәләре спортчыларныкы кебек җыйнак, матур була.

Кучкар ир-атлар үзләренең көчсезлеге турында сөйләргә яратмый, ә менә ирешкән уңышлары белән уртаклашалар. Аралашырга яраталар, энергияләре ташып тора. Ләкин алар тиз рәнҗи, тәнкыйтьләгәнне яратмыйлар. Үзләрендә ышаныч булдыру өчен ярату һәм мактау кирәк. Ләкин икейөзлелекне, ялагайлануны кабул итә алмыйлар.

Кучкарлар тынгысыз темпераментка ия һәм һәрвакыт беренче булырга яраталар. Нинди генә эшкә тотынсалар да ахыры уңышлы тәмамлана. Шул ук вакытта алар бик кире дә әле. Кучкар ир-атлар үзләрен һәрвакыт хаклы дип саный һәм аларның фикерләрен үзгәртү мөмкин түгел. Ләкин алар бик намуслы, сүзләрендә тора беләләр. Кызларга алар белән җайлы булачак, үзләрен бик ышанычлы хис итәчәкләр. Алар чын кавалер, сөйгән ярын бәхетле итәчәкләр.

Кучкар ир-атлар ялкынлы, шул ук вакытта салкын да. Шуңа күрә хатынкызны гашыйк итү авырлык тудырмый. Алар үзләренә бик ышанган, ләкин бик тынгысыз, сабырсыз. Мондый ир-атка каршылык күрсәтмәү яхшырак. Мәхәббәт алар тормышында зур урын алып тора. Аларга акыл лы, чибәр, гадел кызлар ошый. Ничек кенә булса да кучкар ир-атлар башка хатын-кызлар белән аралашмыйча тора алмаячак, алар ирек ярата.

Кучкарларга хис-кичерешләрен яшереп тору авыр, шуңа да берәр кешенең аларга ошау-ошамавын белү кыенлык тудырмый.

Гашыйк булган кучкар ир-ат хыялый була. Яраткан кешесен ул назга күмә, кайгыртучанлык күрсәтә. Ул мәңгелеккә дип яратырга тырыша, аерылышуны авыр кичерә. Ләкин сүнеп барган хисләр өчен көрәшми, яраткан кешене идеальләштерә. Үзе сайлаган кешенең хислелегенә, эчкерсезлегенә сабыйларча ышана.

Кучкар ир-атларның чыннан да гашыйк булганын ничек белеп була соң?

Моның берничә билгесе бар: 

• гашыйк ир-ат һәрвакыт яраткан кешесе янәшәсендә булырга тырышачак;

• хатын-кыз тормышындагы башка ир-атларны кысрыклап чыгара;

• бүләкләргә акча жәлләми, ул гади чәчәк бәйләмнәре белән генә чикләнеп калмас;

• хисләрен яшереп тора алмаячак, дуслары белән дә уртаклашыр;

• яраткан кешесен комплиментларга күмәчәк, корбаннарга барырга да әзер;

• мәхәббәт аңа икеләтә энергия бирә.

Кучкарлар кире кагуны кичермиләр, мәхәббәт белән җавап бирү булмаса үзенең сюрпризлары белән бергә юкка чыгачак.

Кучкар ир-атлар белән үзеңне ничек тотарга:

• хатын-кыз көчсезлеген  күрсәтә белергә тиеш;

• кучкар ир-атлар алдан билгеле әйберләрне яратмый, мәсәлән, планнар коруны;

• хәйләкәрлекне дә өнәп бетерми;

• үз дигәнендә нык торучы хатын-кызларга да авырга туры киләчәк;

• эчкерсез хатын-кызларны яраталар, үз хисләреңне беренче булып белдерүдән курыкмаска кирәк;

• аларны һәрвакыт гаҗәпләндереп  торсаң яхшы.

Кучкарларның характеры сөйгәне өчен дә, үзе өчен дә авыр. Ул сөйгәнен күтәреп кенә йөртергә яисә бәхетсез дә итәргә мөмкин. Кучкар тыныч тормыш алып барырга риза түгел.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Ришат Әхмәдуллин:

Чыннан да, җиңел бирелә торган әйберләрне яратмыйм, чөнки ул шулай ук бик җиңел үтеп тә китәчәк. Андый әйбер, максатның кадере булмый, тырышлык таләп итә торган юлларны яратам. Кешеләрнең игътибарын җәлеп итә алуга килгәндә, әгәр дә мин үземә андый максат куйсам, бу миңа авырлык тудырмый. Артист кеше буларак гәүдәмне камиллектә тотарга тырышам, әлеге вакытта үз фигурам белән канәгать. Ирешкән уңышлары турында сөйләргә яраталар дигәннән, мин мактанырга яратмыйм. Гомумән, күп сөйләргә яратмыйм, бәхет тынычлыкны ярата диләр бит. Әйе, аралашырга яратам. Энергиям чыннан да ташып тора, кайвакыт аны кая куярга белмичә төшенкелеккә бирелергә дә мөмкинмен. Тәнкыйть нигезләнгән булса, мин аны кабул итәм, башка очракта җенем чыга башлый, кеше язмышына тыгылмасыннар дип әйтәсем килә. Рәнҗергә яратмыйм, мин үпкәли дә белмим, чөнки вакытымны аңа сарыф итәсем килми. Мактап алсалар, бу сүзләргә ышанам, чөнки һәрвакыт башка сугып торалар икән, бирешә башлыйм, ләкин икейөзлелекне, ялагайлануны кабул итә алмыйм. Беренчелекне яуларга яраталар, нинди генә эшкә тотынсалар да уңышлы башкарып чыгалар дигән сүзләр белән дә килешәм, миңа хас бу. Әйе, кирелегем бар, бу минем кәҗә елында тууым белән бәйле дип уйлыйм. Чыннан да, мин үземне хаклы дип санасам, минем фикеремне үзгәртү кыен, әгәр шикләнәм икән, мин бәхәсләшеп тә тормыйм. Үз туксаны туксан булган кучкарларны беләм, ләкин бу миңа кагылмый. Әгәр мин сөйгән ярымны чынлап торып яратсам, яраткан кешем өчен бөтенесен булдырырга риза һәм булдырачакмын. Хатын-кызларны карату авырлык тудырмый дигәннән, төрле вакытлар була инде. Чыннан да мин үземә бик ышанган кеше, тынгысыз, сабырсыз дип әйтә алмыйм, яши яши сабырлыкка өйрәндем. Дөрес, мәхәббәт минем тормышымда зур урын алып тора, йолдызнамәдә әйтелгәнчә, гадел, акыллы, чибәр кызлар ошый миңа. Әйе, ирек яратам. Мин хыялый, романтик рухлы егет. Сөйгәненең тормышыннан башка ир-атларны кысрыклап чыгара дигән сүзләр белән бик килешмим, чөнки башкаларга игътибар иткән кешене мин үз янымда тотмыйм. Мин кешеләргә җылы сүзләр әйтергә бик яратам. Мәхәббәт өчен корбаннарга барырга да әзермен. Хатын-кыз беренче булып хисләрен белдерсә, миңа кызык булмый башлый. Характерым чыннан да җиңел түгел. Мин кешене алдап йөрергә яратмыйм, соңгы мәхәббәтем шулайрак булды, ике ел очрашып йөргәч, аны тиешле дәрәҗәдә яратмавымны аңладым, аңа да бу хакта әйттем һәм без аерылыштык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк