Логотип
Журналда укыгыз

Дилә Нигъмәтуллинаның сәламәт яшәү рәвеше

Татар артистлары махсус «Сәхнә» журналы укучылары өчен үзләренең матурлык серләре белән уртаклаша. Бүгенге кунагыбыз — зифа буйлы һәм зәвыклы җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

Сәхнә матурлыкны ярата, диләр. Әйе, шунлыктан эстрада һәм театр артистлары һәрвакыт үзләрен яхшы формада тоту өчен күп нәрсәдән баш тартырга, камиллеккә омтылырга мәҗбүр. Татар артистлары махсус «Сәхнә» журналы укучылары өчен үзләренең матурлык серләре белән уртаклаша. Бүгенге кунагыбыз — зифа буйлы һәм зәвыклы җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

– Дилә, белүебезчә, Сез сәламәт яшәү рәвеше алып барасыз һәм дөрес тукланасыз. Бу юлга кайчан һәм ничек бастыгыз? Үзегезнең төп принципларыгыз белән уртаклашыгыз әле.

– Әйе, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Дөрес тукланырга да тырышам. Студент вакытларыннан бирле бу тема мине бик кызыксындыра иде. Әмма дөрес туклану, ягъни ПП — минем өчен ул җыен «начар» составлы, кибеттән алынган «тәмнүшкәләр»дән баш тарту гына иде. Шуңа күрә мин һәрвакыт авылдан алып килгән натураль ризыклар ашый идем. Әмма сәламәтлек ягыннан караганда үз халәтемнән бер дә канәгать түгел идем. Ашказаны авырту һәм авырлык җыю проблемалары мине гел борчыды. Шулай бервакыт мин бу мәсьәләне тирәннән өйрәнә башладым. Вегетарианка да булып карадым (ит ризыклары ашамау — ред.), бүлеп ашау да калмады… Әмма бер генә ысул да мин теләгән нәтиҗәгә китерми иде. Шулай эзләнә торгач, мин шикәрнең кеше организмына начар йогынтысы турында мәгьлүматка тап булдым. Бу фикерләрне күп табиблар да дәлилләде. Шушы хәлдән соң мин әкренләп шикәр комыннан баш тарта башладым. Камыр ризыгын да киметтем. Ярты ел бөтенләй дә арыш, бодай оныннан пешерелгән ризыкларны ашамадым. Организмга йогынтысын сынап карар өчен. Хәзер үзем ипи пешерәм (эре итеп тарттырылган оннан, ак он кушмыйча).

Нәтижәдә мин хәзер бөтенләй дә тазармыйм. Ашказаны авыртмый. Үземне яхшы хис итәм, шешенүләр дә бетте. Үзеңне һәрвакыт яхшы хис итәр өчен йокы әйбәт булырга тиеш. Иртә ятарга һәм иртә торырга кирәк. Көн саен физик күнегүләр эшләргә, ким дигәндә көненә 10-15 минут. Мин атнасына 2-3 тапкыр ныклап шөгыльләнәм, ә җинелчә күнегүләрне көн саен эшлим.

Күп кеше миннән ит ашыйсыңмы, дип сорый. Ит ашыйм, әмма хәзер аны да киметтем. Күбрәк ат, күркә, бәти ите. Балыкка өстенлек бирәм. Өйдәгеләр инде ияләнеп беттеләр. Мин пешергән әйберне ашыйлар. Әйткәнемчә, мин бер ризыкка да шикәр салмыйм. Бик теләкләре булса сгущёнка, варенье бар. Проблема юк. Калган ризыклар барысы да бик гади.

Мин ашарга пешергәндә кулланмый торган әйберләр: чистартылган май, майонез, шикәр, кибет сөте. Кыздырасы булса ат маенда яисә сары майда кыздырам. Баллы әйберсез ничек яшисез дисәгез — баллы ризык өйдә бик күп. Киптерелгән җиләк-җимеш, бал — шул җитә!

Шуны да өстәп әйтәсем килә. Кеше әллә нинди дөрес тукланулар, спорт белән шөгыльләнеп актив тормыш алып барса да эчке дөньясын һәм психик-эмоциональ халәтен бер дә онытмаска тиеш. Яраткан эш, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр дә безнең сәламәтлеккә бик уңай йогынты ясый. Шуны да онытмаска кирәк.

Мин иртә белән төрле коймаклар пешерәм. Менә бик гади һәм тәмле коймак рецептын «Сәхнә» журналы укучыларына да тәкъдим итәм:

• Ярты кап каймак (сөт булса да ярый);

• ярты стакан минераль су (мәсәлән, «ессентуки»);

• 2 йомырка;

• якынча ике стакан он (мин дөге оны салам).

Йомырканы сарысыннан аерып миксер белән кабартабыз. Калган ингредиентларны әйбәтләп болгатып, соңыннан йомырка агын кушып куябыз. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Ике бананны 1/2 см телемләп турыйбыз һәм һәрбер коймак эченә бер телемен салып кыздырабыз. Мин майсыз кыздырам да, аннары сары май белән майлыйм.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк