Логотип
Журналда укыгыз

Үзем төзегән дөнья белән яшәдем...

Илназ Сафиуллин белән әңгәмә.

Мин аңардан, нинди гаиләдә туып үстегез, дип сорамыйм. Чөнки бик күп популяр җырлары белән сокландырган һәм дөресен генә әйткәндә, дистәләгән җырчыга танылу китергән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Зиннур Сафиуллинның улы икәнен беләм. «Нишли соң әле бу егет?» – дигән сорау да тумый. Исеме үк телләрдән төшми бит: Илназ Сафиуллин, татар җырчысы! Тагын да өстәсәк: автор-башкаручы, композитор. Яшьләр кумиры. Югары белемле, ике дипломга ия. КДУның хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетында укыган, Җәүдәт Сөләйманов – диплом җитәкчесе. Ә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева классында белем алган.

Илназ, безнең халык шундый инде: «Ә-ә, аңа үсәргә әтисе ярдәм иткән», дияргә мөмкин. Оясында ни күрсә очканында шул булыр, янәсе. Чынлап та, иҗатка тартылуыгызда әтиегезнең өлеше булдымы? Шәхсән мин шикләнмим: Сезгә кемгәдер таяну, кемдер салган сукмактан атлау хас түгел, «үзем!» дигән шигар маңгаегызга ук язылган.

– Әгәр балачагымны күздән кичерсәм, без энекәш белән әти-әнигә карап үстек. Аллага шөкер, алар 34 ел бергә гомер кичерә. Бу үзе үк яшь парлар өчен үрнәк күрсәткеч. Тормышта әти-әни күп сынаулар узды. Әти – чын мәгънәсендә иҗат кешесе. Әнием алдында баш иям, ул искиткеч сабыр һәм түзем. Аңлыйсыздыр, сәнгать кешесе ул аерым бер дөнья. Әти армия сафларында хезмәт иткән, укыган, «егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» диләр, бу нәкъ менә аңа карата әйтелә кебек. Кулыннан нинди генә эш килми аның! 30 ел буе ул янгын сүндерүче булып эшләде, меңләгән кешене бәла-казадан коткарды. Әгәр иҗатка кереп китсәк, әтинең татар эстрада сәхнәсендә яңгыраган шлягерлары шактый. Хәтта яшермим, аның җырлары ничәмә-ничә артистны, шагыйрьләрне сәхнә күгендә балкытты. Мәсәлән, «Талларым» (Р.Рәкыйпов шигыре) нибарысы 3 куплет кына, әти аның кушымталарын үзе язган.

Зиннур әфәнденең кайсы гына җырын алма, («Челтер-челтер чишмә ага», «Ак каен», «Мәхәббәтем калды адашып», «Син генә» һ.б.) бер-берсен кабатламый. Һәркайсына хит тамгасы сугарлык.

– «Бәхет төне» җырына (Н.Әхмәдиев сүзләре) утыз елдан артык, ул ничә буынның йөрәге аша узды, аны һаман җырлыйлар. Мин аны акустик вариантта гитара белән башкарам. Зал да миңа кушыла. Без бит концертларда гына түгел, хәтта ки ачык һавада узган төрле чараларда, дискотекаларда да катнашабыз.

– Венера Ганиева, Мөнир Рахмаев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи һәм башкалар Зиннур Сафиуллинның иҗатын үз иткән артистлар исемлеген тулыландыра икән, димәк, әтиегезнең биеклеге алар биеклегеннән дә югарырак дип санарга мөмкин.

– Әтигә берәр матур шигырь бир, баян бир, биш минут эчендә (ә җыр язу катлаулы процесс) яңа иҗат җимеше тудыра! Ул элек җырларын аудиокассетага яздыра иде. Кызганыч, бүген яшь җырчылар сәхнәдән авторның исемен атап тормый шул. Һәм бу нәрсә авторга эмоциональ яктан бик нык тискәре йогынты ясый. Алар төшенкелеккә бирелә.

Илназ, күрәм, әтиегез турында бер туктамыйча сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Шулай да иҗат чаткысы аңардан чәчрәмәдеме икән?

– Юк, миңа әтинең тәэсире булмады. Безнең гаиләдә беркайчан да мине көчләп концерт-фәләннәргә йөртмәделәр. Яки татар музыкасын тыңла, димәделәр. Мин балачактан ук үзем төзегән дөньям белән яшәдем. Татар көйләрен бары тик әтинең җырлары аша гына белдем. Әлбәттә, татар гимназиясендә музыка дәресләренең дә өлеше зур. 7 сыйныфка хәтле мәктәптә «Бөркет» исемле ансамбль бар иде. Мин аның солисты идем. Музыка мәктәбенә бирделәр, ике генә атна йөргәч, ташладым. Әниләр моны белмәде, 6 ай буе акча түләде. Белгәч тә, ачуланмадылар. Әтидән миңа бары тик геннар гына күчкән. Ул мине болай ит, тегеләй ит дип бернигә дә өйрәтмәде. Моның өчен рәхмәт! Бала әти-әнидән үзенә кирәген алып, алар үрнәгендә тәрбияләнә.

Бернинди тыюлар да булмадымыни? Талны яшь чагында бөгәргә кирәк, диләр. Сез шәһәр малае да бит әле.

– Юк, мин үзем теләгән рус һәм чит ил көйләрен тыңлап үстем. Панк-рок төркемнәрен, попмузыкаларны, Майкл Джексон, Брайан Адамасларны! Фильмнарга саундтреклар миңа якын иде.

Ләкин тора-бара милли моң барыбер җиңә! Бүген тамашачы Сезне авыз тутырып: «Безнең татар җырчысы», дип атый.

– Миңа, билгеле, балачакта үзебезнең көйләр ошый иде, тик мин аларны мөкиббән китеп тыңламадым димәс идем.

Геннар үз эшен эшли: унынчы сыйныфны тәмамлагач Сез «Сәләт» лагерена барасыз һәм саф татарча беренче җырыгызны язасыз. Аның оешуына быел 25 ел тула икән. Сезне «Сәләт»нең ветераны дисәк тә ярыйдыр, Илназ.

– Юк әле, үземне ветераннар рәтенә кертмим, күңел һаман яшь. Бу оешма белән даими аралашам. Аңа эләккәндә миңа 16 гына яшь иде. Әгәр ерактанрак уратсак, ул җәйдә 11 сыйныф чыгарылыш кичәсенә әзерләнә, һәм боларга солист кирәк иде. Әйдә, дип мине чакырдылар. Репетициягә тәнәфестә урамга чыкканда шаяртып: «Мә, саклап тор әле», – дип гитараларын җилкәмә элгәннәр иде, юри генә кылларын чиертеп карадым… Шул хәтле матур аваз чыкты ки, таң калдым! Шуннан соң аны ай буе кулымнан төшермәдем. Таңга хәтле уйный идем. Кыскасы, «Сәләт»кә кадәр әлеге уен коралын үзләштердем. Лагерьдә «Тизрәк китәргә» дигән фәлсәфи рухтагы беренче җырым туды. Иртән үк уяндым, барысы да йоклый, тирә-якны ап-ак томан сарган иде. Хәтта урманда кошлар да сайрамый. Гитараның кылларына кагылу белән үзеннән-үзе көй агыла башлады. Минем иҗатымда һәрвакыт башта көй туа, аннары текстлар…

Гаҗәп, нигә шигырь димисез?

– Әйе, мин аларны текст дип саныйм. Чөнки андагы сүзләрне шигырь итеп укып булмый.

Илназ, «Мин яратам сине» җыры 2005 елда туган «бала». Сез Риф Әхмәтов белән аңа аранжировка эшлисез һәм ул Айгөл Сагынбаева тарафыннан җырлана да. Ә инде «Татар җыры 2005» фестивалендә аны зур сәхнәдән үзегез дә гитарада уйнап тамашачыга ирештердегез. Яшь кызлар өчен дә табышмак иде «Мин яратам сине». Күпләр, кемгә атап язды икән, дип кызыксынды.

–Хәзер инде сездән яшереп тормыйм, серне ачам. Заманында: «Ул бер кызга багышланган», – дия идем. Дөресен генә әйткәндә, беркемне дә күздә тотмаган идем.

Димәк, ул күңелдә йөргән хыялый кыз образы. Бу нәрсә һәр иҗат кешесенә хас.

– Шуңа күрә һәрбер егет-кыз анда үзен күрде, җырны йөрәге аша үткәреп, үзенең кичерешләре кебек кабул итте.

Әсәрнең гомерен вакыт билгели. Бар бер көнлек җырлар, бар мәңге хәтергә нык уелган җырлар. «Мин яратам сине» картаймый, яшәргән саен яшәрә генә, югыйсә аңа 15 ел бит инде. Ник шулай икән дип гаҗәпләнергә урын калдырмадыгыз, яшьләр аны үзләренең кичерешләре кебек кабул итә, дидегез. Чынлап та, шулай. Сәхнә Сезне ычкындырмаган, «Барс-Медиа» оешмасы белән контракт төзегәнсез.

– 2004 елда «Бизнес-рекордс» дигән компания икегә таркалды. Берсе – «Барс-Медиа», икенчесе – «Оскаррекордс». «Мин яратам сине»не «Аксу» студиясендә яздырткач Айгөл Сагынбаева: «Илназ, бу җыр яхшы кулларга эләксә, бик популяр булачак», – дип әйтте. Аны мин «Курай» радиосына бирдем. Аны гел сорадылар, гел тыңлаттылар. Иң авыры – «Татар радиосы»н яулау иде. «Оскаррекордс» «Яңа гасыр радиосы» белән хезмәттәшлек итә, ә «Барс-Медиа» «Музыкаль каймак», «Кәеф ничек?» кебек тапшырулар оештыра иде. Радио бинасына киләм, дискны чыгып алалар, ярар, карарбыз, диләр дә, шуның белән бетте. Ул вакытта Фәрит Таишев «Барс-Медиа»да генераль продюсер. ТНВда «7 йолдыз» дигән тапшыру бар иде. Әй, шунда минем җырымны хуплап тавыш бирәләр. Һәм мин һәрвакыт икенче, өченче урыннар ала идем. «Ярдәмеңнән мәхрүм итмә, Ходаем» җыры белән телевизордан чыгыш ясадым.

Дусларыгыз, танышларыгыз көн саен сезнең җырыгызны сорап «Татар радиосы»н интектереп бетергән диләр. Бөтен хит-паратларда беренче урын, ә бу радио йөз чөерә. Әлбәттә, йөрәгегез янгандыр. Тыйнаклык күрәсең, ул вакытта әзрәк кемнең улы икәнегезне сиздермәгәнсез. Бер коры исем: «Илназ».

– Әти-әниең әллә кем булсын, тамашачы алкышламаса син беркем түгел. Мин үземне үзем исбатларга тырыштым. Ниһаять, директор Әмир Исламов хезмәткәрләренә: «Табыгыз бу егетне!» – дигән. Шуннан соң мине ачык йөз белән каршы ала башладылар.

Фәрит Таишев сезнең иҗатыгызда зур роль уйнаган ахырысы.

– Миңа ике яктан тәкъдим булды. Кайсын сайларга? «Оскаррекордс»нымы, яки «БарсМедиа»нымы? Беренчесе кызык тоелды, чөнки ул «Яңа гасыр» телевидениесе белән бәйле иде. Ахыр чиктә, икенчесе белән контракт төзергә туры килде. Ник дигәндә, Фәрит Таишев үзе шылтыратты. Миңа әле 19 гына яшь иде. «Әйдә, хотя бы бер альбом чыгарыйк», – дигәч мин дә: «Бер альбом белән генә чикләнмик, Фәрит абый, озак вакытка килешү төзик», – дидем. 7 ел «Барс-Медиа» белән хезмәттәшлек иттем. Бер генә шартым иде: компания иҗатыма кагылмый, үзем җыр язам, дуслар аранжировка ясый. Шулай ук үземә үзем клиплар төшерәм.

Клиплар дигәннән, алар Сезнең мәгънәсе һәм эчтәлеге белән аерылып тора. Алар символикага корылган. Башка артистлардан да заказлар алгансыз икән.

– Әйе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда иллегә якын клип эшләп бирдем. Бу миңа тәҗрибә туплау өчен зур мәктәп булды. Әти-әни беренче фатирымны алганда гына ярдәм итте, ә инде икенче курстан мин үз көнемне үзем күрдем, алардан акча алмадым.

Сез бик иртә дөнья көтә башлагансыз икән шул, Илназ. Әти-әнисенә салынып ятмаган егеткә, билгеле, матди ягын көйләргә таланты булышкандыр. Сәхнәгә дә шул талантыгыз белән күтәрелгән романтик җырчы Сез. Романтик дидем, килешәсезме?

– Әлбәттә, килешәм. Ул образга «Мин яратам сине» белән кердем мин.

Салмак һәм моңсу җыр Сезнең стихия. Бер караганда, егет-кызларга «дөбер-шатыр» ошый, ә менә Сез моның киресен исбатлыйсыз, Сезгә яшьләр мөкиббән. Концертларда хәтта ки, зал үзегезгә кушылып җырлый. Мондый ярату һәр артистка да тәтеми. Чагыштырып карыйк әле, ун элек Сез нинди идегез? Бүгенге Илназ Сафиуллин белән аның аермасы бармы?

– Әлбәттә, аерма зур. Энтузиазм дигән нәрсә бүген аның хәтле түгел, ләкин барыбер приоритетларны куясың инде. 23 яшьтә өйләнү уема да килми, максатым – үземнең шәхесемнән битәр җырларымны таныту иде. Аллаһыга шөкер, инде гаиләм бар. Бүген дә иң-иң көчле теләгем – автор буларак җырларымны халыкка ирештерү. Үземнең кирәксез кеше икәнемне тойганым юк, җырларым белән ярты Рәсәйне уздым диярлек.

Амбиция һәр сәләтле сәнгать әһеленең юлдашы. Шунсыз аның иҗат уты сүрелә. Сезгә, мәсәлән, эзләнү, тынгысызлык хас. Сез бер урында гына таптанмыйсыз, дистә еллардан артык тамашачы мәхәббәтенә коенып яшисез. Иҗат мәйданыгыз киңәйгән саен киңәя. Менә Мәскәү белән элемтәләр урнаштырып шаккаттырдыгыз.

–2017 елда мин «Russian Musicbox» телеканалы премиясенең «Раскрутка года» номинациясендә номинант булдым. «Рәхмәт», «Бер үбәсем килә» җырларын рус телендә яздыртып клибын төшереп җибәргән идем, телеканал ошатты.

Ә бит ул чакта Илназ Сафиуллин Мәскәүгә күченә дигән имеш-мимешләр таралган иде.

– Минем җырлар татар телле, ләкин көе русныкына да тәңгәл килә. Текстлар турыдан-туры тәрҗемә ителми, һәркайсы аерым. Ике тел – ике дөнья, ике мәдәният ул. Русча җырлар шактый, алар бер альбомга тупларлык булды.

Кызык хәл, Сез концертларда русча да җырлыйсыз, һәм ул Сезгә килешә, ә менә кайбер татар җырчыларына бөтенләй батмый.

– Элегрәк күңелне үкенеч көйдереп уза иде. Их, мәйтәм, егерме яшьләр тирәсендә Мәскәүгә китсәм… Хәзер алай уйламыйм.

Сәхнә яшьләрне ярата, дисез.

– 39 яшькә кадәр җырчы яшь санала, бу – минем фикер.

Һәм Сез үзегезгә күрсәтмә бирәсез: «Илназ, кырыкка хәтле җигелеп эшлә!» Сездәге көч-энергия белән таш-таулар актарырга мөмкин. Күз генә тимәсен! Киләчәккә күз төбәп корган планнарыгыз турында да әйтсәгез иде.

–2020-2021 елларга үземнең сольный концертымны оештырырга уйлыйм. Мәскәү, Башкортостан, Пермь, Екатеринбург якларын урарга исәп. Иҗат сәфәрләрен сагындым. Әтине дә катнаштырам, аның да шактый гына яңа җырлары җыелды.

Әтиегез Сезне беркайчан да мактамаган…

– Дөрес, мактамады. Теге чакта өйдә «Мин яратам сине»не дүрт сәгать буе тыңлаган ул. Әни әйтте.

—Эчтән генә улы белән горурланган, димәк. Сезнең өчен гаилә нәрсә ул, Илназ?

– Гаилә – иҗат кешесе өчен илһам чыганагы. Хатыным Айгөл исемле. Кайбер журналистлар: «Өйләндең, хәзер инде җырларыңны ташлыйсыңдыр», – дип шик белдергәч, аптырадым. Чын иҗат – чишмә кебек, аның юлын берни дә томаламый, ул җиде кат җир астыннан да саркып ага!

Илназ, эстрада сәхнәсенә кыяркыймас кына аяк баскан, иҗаты борынлап кына килгән яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Беркемнән дә оялмасыннар һәм тартынмасыннар! Талантың бар икән, иҗат җимешеңне күрсәтә дә бел!

Рәхмәт!

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2019 елның июнь санында бастырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк