Логотип
Хәбәрләр

"Мине озак сынадылар"

Театрда беренче тапкыр булган кешеләр операга беренче тыңлаудан ук гашыйк була. Аңа тугры һәм рәхмәтле булып кала.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры солисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлнора Гатина белән опера сәнгатенә мәхәббәте, яраткан образлары һәм элекке иренең фамилиясе турында сөйләштек.

Кайчан барсам да, опера һәм балет театрында сезгә төп рольләр генә эләгә кебек. Сез театр коллективының яраткан актрисасына әйләндегезме?

– Беләсезме, мин опера театрына эшкә килгәндә төп рольләрне бирмәделәр. Дүрт ел буе икенче-өченче партияләрне башкардым, мине бик озак сынадылар. Минем хәзерге дәрәҗәм – ул бик зур хезмәт, моның өчен мин көне-төне шуның белән генә яшәдем, аңлыйсызмы?

Кайберәүләр: «Опера театрында җырларга телим, ләкин анда болай гына алмыйлар», диләр. «Ул театрга үтеп керер өчен син нәрсә эшләдең соң?» – дигән каршы сорау туа. Кесәңдә биш кенә партияң булса да, килеп: «Мин шуны-шуны җырлый алам», – дип әйтә аласың. Бу инде яхшы.

Туры килгән театр юк, алмыйлар, авыр һ.б. дип уфтанып утырып була. Әмма әгәр теләгең булса, консерваториядә алган мәктәбең бар икән, рәхим итеп, үзеңне сынап карарга була, берәү дә каршы түгел.

Әлбәттә, тамашачы, коллектив мине җылы кабул итә. Мин дә бар көчемне биреп эшлим. Хезмәт, опера, театрга булган мәхәббәтем бер-берсе белән бәйле. Күбрәк җырлыйсы, рольләр башкарасы, яңа эмоцияләр кичерәсе, сәхнәдә яңа образларга керәсе килә. Яраткан шөгылеңне тапсаң, эшләргә туры килмәячәк, диләр. Шуның кебек, мин дә яраткан шөгылемне генә башкарам, эшлим дип хис итмим үземне. Бу яктан миңа бәхет елмайды, мин бәхетле кеше.

Җырчы буларак, билгеле бер дәрәҗәгә ирештегезме? Сезне «яшь башкаручы» дип тә атап булмый, Сез опера җырчысы булып өлгереп киләсез генә кебек.

– Мин бүгенге көндә шулкадәр эшкә, сәнгатькә чумган, хәзер шуны аңлыйм – мине башка өлкә кызыксындыра алмый. Хәзер иң мөһиме – рольләрем, эшем һәм минем эчке халәтем.

«Артистның хезмәте аның эчке дөньясыннан тора»

Һәр роль – кабатланмас образ. Чыгыш ясар алдыннан ничек әзерләнәсез? Һәр кеше дә моңа чыдый алмас иде. Дөрес, шуның өчен Сез артист та...

– Килешәм. Һәр спектакльгә әзерләнер өчен бик күп энергия, вакыт китә. Рольне тудырганда мин ул образга кереп, аның хисләрен үзем аша кичерергә тырышам. Эмоцияләрне тормыш тәҗрибәмнән алам.

Геройның хисләре ясалма була алмый. Шуңа күрә образга кергәндә мин үзем күрергә теләгән хисләрне эзлим. Сәхнәгә чыгып, режиссёр куйган шартлы таләпләрне генә үтәүнең мәгънәсе юк, тамашачыны алдап булмый бит.

Артист буларак, сәхнәгә чыкканда синең тамашачыга әйтер сүзең, җиткерәсе фикерең булуы шарт. Әгәр сәхнәдә ролеңә кереп, шул образың булып яшисең икән, бу тамашачыны битараф калдырмый. Тамашачы белән сәхнә арасындагы элемтә менә шулай барлыкка килә. Залда утырган кеше дә нәкъ синең белән бергә образыңның һәр мизгеле белән яши, аның өчен борчыла, аны күзәтә.

Хәзерге дөньяда һәр кеше үзенә бикләнгән. Аңа тирән кичерешләр, ихлас хисләр, гомумән, ихласлык җитеп бетми. Шуның өчен дә театр бар: кеше театрга эмоцияләр, сәхнәдә булган матурлыкны күреп, эстетик ләззәт кичерер өчен бара. Артистның хезмәте аның эчке дөньясыннан тора. Минемчә, һәр артистның эчке дөньясы үзенчә бай.

Кайсы рольләр сезнең өчен якын, кадерле һәм ни өчен?

– Барлык рольләремне яратам. Ике образга бик үзенчәлекле карыйм: «Мадам Баттерфляй» операсыннан Чио-Чио-Сан һәм «Сөембикә» операсыннан Сөембикә образы. Аларда хатын-кызның табигый чагылышы. Ике образ да нәзберек, тугры, аларда матурлык, ярату хисләре бар. Шул ук вакытта алар рухи яктан көчле.

«Миңа сәхнәдә яшәве рәхәтрәк»

Тормышта төрле хәлләр була. Опера җырчысы өчен тавышны югалту – куркыныч төшләрнең берседер. Сез бит әле микрофонсыз сәхнәдә җырлыйсыз. Тавыш югалган очракта ситуациядән ничек чыктыгыз?

– Ситуацияләрнең дә төрлесе була: арыганлык, талчыгу. Җырлыйсың бик килсә дә, тавыш ярыларыңа ял кирәк була. Хәлем начарлана кала икән, сәхнәгә чыгар алдыннан бар да үтә. Ничек аңлатырга да белмим. «Миңа сәхнәдә яшәве рәхәтрәк», – дип шаярам кайчак. Тавышны югалтканым булмады, Аллаһка шөкер. Нәрсә генә булмасын, тавышымны сакларга тырышам.

Классик сәнгать юнәлешендә эшләүче артистларның иҗаты билгеле бер даирә өчен генә билгеле. Тамашачыларның барысы да классиканы тыңламый, эстрада артистлары күпкә танылганрак, килешәсездер. Күңелгә тимиме бу?

– Беркайчан да бу турыда уйланганым булмады. Икесе ике төрле жанр бит алар, спорт төрләре кебек, аларны чагыштырып булмый. Театрда беренче тапкыр булган кешеләр операга беренче тыңлаудан ук гашыйк була. Аңа тугры һәм рәхмәтле булып кала. Шуннан соң, театр үзенә җәлеп итә, сине үстерә, эчке дөньяңны баета. Гади тормышта җитенкерәмәгәнгә алмаш туа.

Күпчелек җырчы карьерасын чит илдә төзергә хыяллана. Сезнең Италия яки Венага барып, шунда җырларга каласыгыз килмәдеме?

– Чит илгә китеп җырлауның әһәмияте юк. Минем өчен иң кыйммәте – сәхнә. Туган як сәхнәсе бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Урын кешене бизәми, кеше урынны бизи.

«Рузил белән безне сәхнә һәрвакыт бәйләп торачак»

Карьера дигәннән, гаиләне сайлар идегезме, карьеранымы?

– Нинди дә булса шарт кую минем өчен дөрес гамәл түгел. Андый хәл була кала икән, карьераны сайлар идем. Ихлас яраткан кеше, һичшиксез, сине аңлый, сиңа көч биреп тора, илһамландыра, саклый, ярдәм итә, синең белән кулга-кул тотынышып бер гармониядә була. Чын мәхәббәткә чик була алмый.

Опера җырчысы Рузил Гатин белән бик матур пар идегез. Аерылышуыгыз турында белгәч, күпләрнең кәефе кырылды. Сез иң гүзәл пар идегез, күз тидермәгәннәрдер бит? Аерылышудан соң, элекке ирегезнең фамилиясендә калгансыз, моның сәбәбе бардыр...

– Аерылышуыбызны күптәннән барысы да аңлады, кабул итте кебек. Ерак арада яшәгән кешеләр арасында гаилә сакланып кала алмый икән. Рузил белән без бер-беребезне хөрмәт итәбез, аерылышу икебезгә дә файдага гына булды кебек. Монда трагедия күрмим. Бу – тормыш. Әмма без дуслар булып калдык, элемтәдә торабыз, иҗади темаларга аралашабыз – сәхнә безне һәрвакыт бәйләп торачак.

Фамилиягә килгәндә, минем иҗатта формалашуым, бәйгеләрдә, казанышларга ирешүем шушы фамилия белән бәйле. Иҗат юлымны мин Гатина фамилиясе белән үттем. Бу фамилиягә күп хезмәт һәм мәхәббәт керде. Ул минем сәхнәдәге исемем. Алга таба бу фамилиядә калачакмын, бернәрсәне дә үзгәртергә җыенмыйм.

Тормышның бу этабында эш мөнәсәбәтләрдән өстенрәк тора, шулаймы?

– Яныңда сине аңларлык кешеңнең булуы кирәк. Һәр роль, һәр образ үзенчәлекле, артист кеше барлык рольләрне үзе аша үткәрә. Яныңдагы кешегә моны аңлавы бик авыр, моны һәркем дә аңлый һәм кабул итә алмый.

Хәзерге вакытта мине әни генә аңлый, чөнки ул да минем кебек җырчы. Ул – минем педагог, иҗат кешесе, һәм ул моның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлый. Концерт, опера башланыр алдыннан фикерләр туплыйсың. Бу психологик яктан безнең өчен бик мөһим.

Карьера һәм иҗаттан башка яши алмыйм. Сәхнәдә иҗат белән шөгыльләнмәсәм, башка өлкәдә эшли алмаячакмын. Минем өчен иң мөһиме – табигатьтән бирелгән сәләтне үстерү.

«Үз идеалымны көтәм»

Гөлнора, булачак ирегездә нинди сыйфатлар булырга тиеш?

– Әйтә алмыйм. Ул сыйфатлар беркемнекенә дә туры килми. Үз идеалым бар минем.

Сез аны көтәсезме?

– Әйе.

Сезгә гашыйк булучылар хатлар язамы?

– Мин аларга беркайчан да җавап бирмим.

Еллар бара, үз оягызны корасы киләдер.

– Әлбәттә. Һәр хатын-кыз кебек, минем дә гаилә корасым килә. Хатын-кыз өчен әни булу мөһим.

Кеше һәрчак нәрсәгәдер омтыла, максатлар куя. Сезнең дә киләчәккә омтылышларыгыз бардыр.

– Алга таба яшәргә, үсеш кичерергә телим, дөньяга матурлык, бәхет, мәхәббәт таратасым килә. Булганына шөкер итеп, һәр нәрсәгә рәхмәтле булып яшим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк